поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
18.08.2011 Икътисад

Салым кыйссасы

Үткән ел республиканың бер абруйлы оешмасы йөз авыл укытучысын бишәр мең сум акча белән бүләкләде. Акчасы зур түгел, шулай да укытучыларның күңеле булган иде. Ләкин бу бүләкләнү тарихы дәвамлы булып чыкты.

Язманың максаты әлеге оешмага тап төшерү түгел, шу­ңа да аның исемен фаш итеп тормыйбыз. Аннан соң тарихның дәвам итүендә бү­ләкләү­челәр гаепле дә түгел. Алар бер нәрсәне генә оныткан: конвертка салып би­релгән акча өчен салым түләнмәгәнлеген укытучыларга ис­кәртмә­гән. Бүләклә­нер алдыннан тиешле барлык документларын тапшырган укытучылар да, акчадан салым тотылмагандыр, дип уйлап та карамаган. Әмма федераль салым хезмәте дигән уяу хезмәт бар. Менә шул хезмәт июнь ае җиткәч, укытучыларга салым декларациясен вакытында тутырмаулары һәм моның өчен мең сум кү­лә­мендә штраф түләргә ки­рәклеге хакында исләренә тө­шергән. Җәмгысы биш мең сумның 650 сумын салым буларак, мең сумын штраф итеп тү­ләргә кирәк булып чыккан.

 

Салым декларациясен вакытында тапшырмаган өчен җәзага тартылучылар укытучылар гына түгел. Җәй уртасында декларация тутырып иза чигүчеләр арасында уку йортыннан матди ярдәм алып, салым түлисе икәнен белмәгән байтак студент, ярышта катнашып бүләк алган һәм аны дәү­ләт белән бүлешмәгән спортчылар һәм башкалар, һәм башкалар да бар. Бер сум ак­чаның салымын түлә­мәсәң дә, штрафы мең тәңкә икән. Шуңа күрә штраф күләме бүләк суммасыннан артып киткән очраклар да шактый гына... Бәс, шулай булгач, каяндыр читтән акча алгансың икән, аның өчен салым түләнгәнме-юкмы икәнен белешергә онытма, салымыңны түлә дә тыныч йокла. Бу вакыйганың кыскача морале менә шундый.

 

Салым хезмәте үз эшен җиренә җиткереп башкара, салымнар өлкәсендәге кануннардан аз гына читкә тайпыл­дыңмы, хат язып искәртә. Дө­рес, кайвакыт бөтенләй син тү­ләргә тиеш булмаган салымнар турында да искәртеләсең. Әйтик, минем хатынның җире юк, ә менә җир салымын тү­ләргә кирәклеге хакында берничә хат килеп өлгерде инде. Ләкин шулкадәр үз эшен җиренә җиткереп һәм бирелеп башкарган салым хезмәтенең дә теше үтмәгән очраклар байтак икән. Бүген Рос­сиянең 250 меңгә якын компаниясе бер тиен дә салым тү­ләми, чөнки җәмгысы триллионлаган сум акча белән эш йөртеп тә, ахыр чиктә ба­ланслары нульгә тигез булып чыга икән.

 

Әйтик, алты оешма 10 миллиард сумнан артык акча бе­лән эш йөртә, ә бер тиен дә салым түләми, 66 меңләп компаниянең акча әйләнеше миллион сумнан артып китә, салым түләүчеләр исемлегендә болар да юк, имеш. Балансны нульгә чыгару да әллә ни кыен түгел, моның өчен табышны чыгымга әйләндерә­сең дә ке­сәгә салып куясың. Әлбәттә, акчаны кесәгә салып кую өчен чыгым чынлыкта булмаска, бар булып күре­нергә генә тиеш. Россиядә моны эшләүнең схемасы да бик гади, имеш. Моны бер көнлек фирмалар ярдәмендә башкаралар. Шул бер көнлек фирмага нәрсәдер эшләргә заказ биреп, аның хисабына акча күчерәсең, әлбәттә, фирма синең өчен нәрсә­дер эшләп мәшәкатьләнми, ак­чаны банктан ала һәм сиңа китереп бирә, очларны бик яхшылап төйнәп тә куя. Мондый фирмаларны ялган паспортлар ярдәмендә уңыш­лы гына теркиләр ди. Кыскасы, җинаять эшләренең тулы бер җыелмасы инде монда. Әмма бер генә очракта да җинаять эше ачылмый һәм ачыла да алмый икән.

 

2010 елда Россиянең финанс разведкасы дөньяның иң яхшы биш финанс разведкасы исемлегенә керде. Әмма илдә “акча юу” темпларына бу аз гына да тәэсир итми. Киресенчә, бу темплар тотрыклы үсештә. Минем үземне дә бервакыт тәҗрибәле бер бухгалтер бердәм социаль салым түләүдән җиңел генә котылырга өйрәткән иде. Моның өчен чыгымнарны хезмәт хакы итеп күрсәтмәскә, кайсыдыр бер фирмадан эшләнмәгән эшне эшләнде дип документлар гына алып тапшырырга кирәк икән. Документлар эзләп тә әллә ни мәшәкатьләнәсе юк, Татарстанда мөһере-ние белән фиктив документлар ясап бирүче махсус фирмалар бар, аз гына эш йөрткән кешеләргә боларның адресы бик мәгълүм.

 

Бәс, шулай булгач, бюджетка салым җыюның иң уңайлы юлы булып салым ­декларациясе тутырырга оныткан, юридик яктан надан булган кешеләрнең тиенлек ке­ремнәренә мең сумлык штрафлар салу гына кала да бугай инде.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 153 | 17.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»