|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2011 Сәясәт
1 сентябрь – бөлү көнеЯңа канун таксистларны йә бәя арттырырга, йә эшләрен ябарга мәҗбүр итәчәк Быелның 1 сентябреннән такси турында яңа закон гамәлгә керәчәк. Моңарчы бу тармакны аңлашылмый торган төрле норматив актлар аша җайга салырга тырышсалар, тиздән барысы да тәртиптә булачак, дип ышандыра түрәләр. Таксистлар үзләре генә бу үзгәрешләрдән канәгать түгел.
Таксистларның эшен җайларга кирәклеге хакында иң элек Мәскәү мэры Сергей Собянин сүз кузгатты. Аның белдерүенчә, бүген башкалада пассажир ташу белән законлы шөгыльләнүчеләр паркында 10-15 мең машина исәпләнә. Ә менә легаль булмаганнары 40 меңнән артып китә. Хакимият таксиларны халык өчен уңайлы һәм куркынычсыз итү максатыннан аларның эшен тәртипкә салырга булган да икән. Закон әлегә гамәлгә кермәсә дә, Мәскәүнең транспорт департаменты аларга яңа төрдәге рөхсәт кәгазьләрен бушлай бирә башлаган инде. Анда таксистлар өчен махсус реестр да төзергә уйлыйлар. Шул исемлеккә эләгү өчен йөртүченең 3 ел стажы булырга, ул рус телен һәм каланы биш бармагы кебек белергә тиеш. Әле бу Мәскәүдә кертелгән өстәмәләр генә.
Документка күз салыйк әле. Аның нигезендә һәр такси машинасының пассажир ташуга лицензиясе, махсус төстә һәм түбәсенә фонарь куелган булуы зарур. Шулай ук фрахт шартнамәсе, һәр пассажир белән хезмәт күрсәтү турында килешү дә таләп ителә. Таксины исә көн саен механик карарга тиеш, автомобильгә ярты ел саен техник күзәтү уздыру каралган. Боларны үтәмәгән очракта зур күләмдә штраф сугачаклар. Элегрәк моңа әллә ни игътибар бирмәсәләр, хәзер закон кырысланды. Мисал өчен, яңа кагыйдәләр нигезендә һәр машинада таксометр, “такси” дигән язу, түбәсендә төсле җиһаз булырга тиеш.
Эшмәкәрләрнең баш авыртуы моның белән генә бетми. Моннан, таксопарктагы машиналарның предприятие милке булуы зарур, шәхси зат үз автомобиле белән анда эшли алмаячак. Әле өстәвенә йөртүчеләргә гараждан чыгып китү алдыннан медицина тикшерүе уздырачаклар. Кече бизнес өчен штатта бер табиб тоту авырга туры киләчәген эшмәкәрләр хәзердән үк яшерми. Яңа закон нигезендә бер төбәк таксистларына пассажирны икенчесенә алып бару тыела, чөнки лицензия үзе яшәгән җирлек өчен генә бирелә. Дөрес, түрәләр әлеге законны бары тик яхшы нияттән генә кертергә уйлый. Әмма таксистлар аннан канәгать түгел. Таксопарк хуҗалары документта бик күп аңлашылмаучанлыклар булуын һәм әлегә бер нәрсә дә әйтә алмавын яшерми. Алар алга таба ни көтәргә дә белми.
Казандагы таксопарк директоры Никита Озеров исә, яңа канун гамәлгә керүгә таксига бәяләр 1,5-2 тапкыр артачак, дип саный. Аның фикеренчә, шул сәбәпле клиентлар кимеячәк, үзләренә-үзләре генә эшләүче, рәсми теркәлмәгән, пассажирларны юл кырыеннан алып китә торган таксистлар гына күбәячәк. Гомумән алганда, әлеге закон яхшы булса да, аның техник нигезе ныклап уйланылмаган. Озеров сүзләренчә, беренчедән, анда ничек итеп һәм кайда техник күзәтү узарга кирәклеге турында әйтелмәгән. Икенчедән, йөртүченең ни рәвешле иртән эшкә чыккан саен медицина тикшерүе узарга тиешлеге хакында сүз юк. “Аның үзенә поликлиникага барырга кирәкме, әллә таксопаркның шәхси табибы булырга тиешме, аңлашылмый”, – ди Озеров. Аның сүзләренчә, соңгысы булган очракта, бу предприятие штатын зурайтуга китерәчәк, ә моның нәтиҗәсе билгеле – такси бәяләре арту. Таксопарк тотучылар өчен яңа канунның начар яклары моның белән генә бетми. Машина предприятиенең үз милке булырга тиеш, дигән таләп тә бәяләр артуга гына китерәчәк.
Шәһәрдәге таксиларның эшчәнлеген җайлау бик күркәм күренеш тә бит, тик моның аркасында кечкенә район һәм авылларда пассажир ташучыларга көн бетә түгелме соң? Менделеев районындагы таксист Әхтәм Мөбәрәкшин яңа закон турында әллә ни белмәсә дә, “ВТ” хәбәрчесе мәгънәсен әйтеп биргәч, үз эше өчен куркып куйды. Ул үзе авылында агрофирмада эшләгән булган, тик берничә ел элек аны кыскартканнар. Хәзер Мөбәрәкшин үз машинасы белән көн күрә. Болай итеп аңа тормыш итәргә, акча эшләргә мөмкинлек ачыла. Аның фикеренчә, яңа канун дип беркем дә машинасын махсус төсләргә буямаячак, түбәсенә төсле фонарь да куймаячак.
Район халкына яңа канунның бер файдасы да тимәячәге көн кебек ачык. Ә бит, мисал өчен, Казанда кичләрен шәхси машинасында “бомбить” итеп йөрүчеләр дә байтак, берсе дә яхшы тормыштан урамга чыкмый. Документ нигезендә 1 сентябрьдән аларга көн бетәргә тиеш, чөнки үз автомобилен берәү дә канун кушканча җиһазландырырга уйламый. Казанда яшәүче Зөфәр Сәлмиевне “бомбила”лар рәтенә кертергә була. Үзе өч тәүлек саен офис саклый, ә буш көннәрендә шәһәр урамында таксист хезмәтен башкара. Өендә ике кечкенә кызы бар, хатыны өченче бала белән декрет ялында икән. Гаиләсен туендыру өчен ул “бомбить” итәргә мәҗбүр. Аның фикеренчә, әлеге канунның бер генә максаты бар, ул да булса – гади халыктан мөмкин кадәр күбрәк акча каеру. “Ә халыкка ничек яшәргә, анысын әйтмәделәрме ул түрәләр?
Нишләп безнең илдә бөтен нәрсә арт ягыннан эшләнә соң?” – дип сыкрана Сәлмиев. Аның сүзләренчә, кеше барыбер “бомбить” итәчәк, дәүләт андыйларны берничек тотып тора алмаячак.
Казанда кичен үз машинасында пассажир ташып йөрүчеләр байтак булса, Чаллыда хәлләр бөтенләй башкача. Анда халык бары тик такси хезмәтеннән генә файдалана. Чаллыдагы таксопарк хезмәткәре Данис Хәбипов сүзләренчә, бу вәзгыять әлеге хезмәтнең шәһәрдә арзанлыгына бәйле. Мәсәлән, Чаллының “Яңа шәһәр”енең теләсә кайсы җиренә барып җитү 70 сумнан артмый, ә инде шәһәрнең бер башыннан икенчесенә 120 сумга барырга була. Дөрес, акчаны эре таксопарклар гына шәп итеп эшли, ә инде кечерәкләренең хәлләре авыррак. Хәбипов фикеренчә, яңа канун гамәлгә керсә, нәкъ менә аларга көн бетәчәк, ә эреләрендә бәяләр артачак. Ул да акчаны качырып эшләүче таксопарк һәм йөртүчеләр барлыкка киләчәген әйтә.
Шунысы да бар: әлеге закон проектын федераль үзәк тәкъдим итә, ә аны төбәк парламенты үзенчә үзгәртә ала. “ВТ” хәбәрчесе такси турындагы яңа канун хакында Татарстан депутатларыннан бер-ике сүз ишетергә теләде, тик алар әлеге вакытта ялда. Югыйсә документ таксистларда бик күп сораулар тудыра. Алар аның киң җәмәгатьчелек тарафыннан каралмавын да искәртә, аны тәкъдим иткәндә түрәләр эшмәкәрләрнең фикерләрен сорамаган. Ә бит монда күпме кешенең язмышы хәл ителә. Канунны яхшы ниятләр белән гамәлгә кертергә уйласалар да, хәлләр гадәттәгечә килеп чыкмаса ярар иде.
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|