|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2011 Сәясәт
Кенәгәсез һәм... пенсиясезме?Узган атна азагында РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы киләсе елдан илдә хезмәт кенәгәләре бетереләчәк дип белдерде. Министр урынбасары Александр Сафонов бу яңа реформаның планы белән таныштырды. Ул аңлатып күрсәткәнчә, 1967 елга кадәр туган гражданнарга кенәгәне хезмәт эшчәнлекләре тәмамланганчы, ягъни пенсиягә чыкканчы гамәлдә калдырачаклар (бу хәл 2027 елга кадәр, ягъни 1967 елда туган ир-ат лар 60 яшькә җиткәнче дәвам итәчәк). 1968 елдан алып 1970 елга кадәр туган кешеләргә документның гамәлдәге вакыты әле тагын ун елга калдырыла. Ә инде 1971 елдан соң туганнарга хезмәт кенәгәсенең кирәге бөтенләй булмаячак.
А.Сафонов кәгазь документның кирәксезлеген бөтен җирдә электрон исәпкә кую кертелү белән аңлатты. "Дөньяның күпчелек илләрендә мондый кенәгәләр инде күптән кулланылмый. Хәзер хезмәт кенәгәләре әһәмиятләрен югалтты: хезмәткәрнең хокуклары хезмәт килешүе буенча яклана, ә пенсия аңа пенсия страховкасы таныклыгы буенча исәпләп күчерелә", — диде ул. Әмма халык бу тәкъдимне әллә ни хупламады. Социологларның сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 46 процент русияле, "мондый кенәгә хезмәткәрне дә, хуҗаны да тәртипкә өйрәтә" дип, кенәгә сакланып калырга тиеш дигән фикерне белдергән (35 проценты - хуплаган, калганнары җавап бирә алмаган). Халык кулыңда хезмәт кенәгәсе булмагач, пенсиягә чыкканда стажыңны дәлилли алмаячаксың, нәтиҗәдә пенсия акчасы азрак исәпләнәчәк дип курка
Министрлыкта исә пенсия күләме хәзер хезмәт кенәгәсенә дә, стажга түгел, ә оешманың Пенсия фондына күпме страховка түләүләре юллавына бәйле диләр. Күбрәк күчерә икән – бу хезмәткәр өчен файдага, аның пенсиясе күбрәк булачак, имеш.
|
Иң күп укылган
|