|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2011 Интернет
Ике дөнья, бер үк көрәш“Дөнья пәрәвезе”ндә сүз иреген кысып буламы? Интернет яратучылар бу көннәрдә әнә шул хакта шаулаша. Узган атнада ил эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев төрле эчтәлектәге сайтларда “тәртип салу” өчен аларның күбесен мәгълүмат чарасы итеп теркәргә тәкъдим итте. Тик министр фикерен хуплаучыларга караганда, аңа каршы килүчеләр күбрәк. Бүген “дөнья пәрәвезе”ндә ниләр генә юк. Күлмәккә төймә тагудан алып, шартлаткыч ясауга кадәр өйрәтәләр. Рәшит Нургалиев соңгысына чик куймакчы. “Интернетта экстремистик характердагы 7 мең ярымнан артык сайт исәпләнә, – дип сөйләгән ул экстремизмга каршы көрәш буенча үткән киңәшмәләрнең берсендә. – Башка мәгълүмат чыганаклары белән чагыштырганда, халык арасында коткы тарату буенча “дөнья пәрәвезе” беренче урында”. Интернетны “зарарлы” мәгълүматтан чистарту өчен министр сайтларны законга буйсындырырга тәкъдим итә. Эчке эшләр министрлыгы “Мәгълүмат чаралары турында”гы законга өстәмәләр дә әзерләгән. Аның нигезендә, мәсәлән, мәгълүмат чараларында экстремистик эшчәнлек алып баручыларны яки шундый эчтәлектәге басмаларны финанслаучыларны җинаять җаваплылыгына тартачаклар.
Әлегә законга үзгәрешләр кертелмәгән. Шуңа күрә сүз тәгаен нәрсә турында барганын белүче юк. Әмма кайберәүләр Интернетка цензура кертәләр, дип чаң сугарга өлгергән дә инде. “Мәгълүмат чарасы статусы редакция һәм биредә иҗат итүчеләргә вәкаләтләр бирүдән бигрәк, җаваплылык та өсти, – дип яза “Свободная пресса” басмасы. – Мәсәлән, мәгълүмат чаралары телгә алу тыелган кайбер оешмаларның исемнәрен яза алмый. Алга таба Интернетта да шундый кагыйдәләр пәйда булачак. Ә законны үтәмәүчеләрне ябачаклар”.
Белгечләр исә борчылмаска киңәш итә. Алар фикеренчә, министрның теләге чынга ашмаячак. Россиядә мәгълүмат чарасын теркәү – ирекле эш. “Дөнья пәрәвезе”ндәге сайтны мәгълүмат чарасы итеп теркәү өчен йә законны тулысынча үзгәртергә, йә Интернеттагы барлык сайтларны яңадан корырга кирәк, дигән алар. Газетаның, мәсәлән, редакторы һәм редакция уставы бар. Ә сайтка артист фәләнне “чәйнәргә” дип керүчеләргә биредә кем хуҗа икәне, аннан бигрәк устав нәрсәгә? Белгечләр экстремистик характерда дип табылган 7 мең ярым сайтны уйлап табучыларны үз ирекләре белән теркәтү, җинаять җаваплылыгына тартылачагын белә торып, сайтка хуҗа билгеләү эшен ничек оештырачакларын да аңламый. Гомумән, экстремизмга каршы Интернетта түгел, ә чынбарлыкта көрәшергә киңәш иткәннәр.
Россиянең авырткан җире шул ук – нинди дә булса проблеманы хәл итү өчен иң элек аның нәтиҗәсенә каршы көрәшә башлыйлар. Шуңа күрә арба урыныннан кузгалмый да. Моннан берничә көн элек яшьләр белән очрашуга барган түрәләр аларның буш вакытта нәрсә укулары, нинди музыка тыңлаулары белән кызыксынды. Баксаң, бүгенге егетләр-кызлар романс, вальсның ни икәнен дә белми икән бит! Рухи яктан “ярлы” булган яшьләр аркасында илдә экстремизм проблемасы кискенләшергә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шуңа күрә яшьләрнең шөгыльләрен өйрәнмәкчеләр. Моның өчен илдә тиз арада мониторинг уздырачаклар. Чынбарлыкта көрәшмиләр дигән булалар тагын...
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|