поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.08.2011 Милләт

«Әйдәгез, бергәләп татарча өйрәник»

Көньяк Азиядән Россиягә укырга килгән Нәҗип (тулы исеме Мөхәммәд Зәйнүннәҗип) камил дәрәҗәдә татар телен үзләштергән һәм башкаларны да шулай ук эшләргә чакыра. Урал федераль университетында магистратурада дин белеме буенча укучы 25 яшьлек студент үз телләрен белмәгән татарларга гаҗәпләнә.

Нәҗип Екатеринбургка 2010 елның октябрендә килгән. Тукай телен ул шул бер ел эчендә интернеттагы үзөйрәткечләрне кулланып һәм Свердловск өлкәсе татар авылларындагы әбиләргә кунакка кайтып өйрәнгән. Нурлы йөзле кара-кучкыл егетне интернет аудиториясе аның Youtube сайтындагы «Мин татарча өйрәнәм» видеотасмалар циклы буенча белә.

 

Мин Нәҗипне Екатеринбургта узган Федераль Сабан туенда очраттым. Янына барып: «Син теге Youtube,дагы егет түгелме?» – дигәч, ул шатлыгыннан мине кочаклап ук алды. Сабан туе аланындагы чирәмлеккә утырып, кызыклы гына әңгәмә кордык.

 

– Нәҗип, татарча өйрәнү сиңа нәрсә бирә?

 

– Нәрсә бирә, дигәндә... Мин татар телен яратам. Шулдыр инде төп сәбәп. Икенчесе – кардәшлек. Мондагы мөселманнарның күбесе татар. Шулар белән тагын да якынрак булыр өчен, миңа татарча өйрәнергә кирәк. Индонезиядә булганда, минем Россиягә, Татарстанга килергә, мондагы мөселманнарның тормышы белән танышырга хыялым бар иде.

 

– Бездә Татарстанда татарча укырга теләмәүчеләр бар. Син шундый күренешкә нинди карашта?

 

– Бу кешенең үзеннән тора инде. Аңа нәрсә ошый – ул шуны эшли. Ләкин шулай да татар телен өйрәнү алар өчен зур байлык булыр иде. Татар – ул бит тулаем бер мәдәният. Без аны читкә алып куя алмыйбыз, күз йомып карарга тиеш түгелбез. Мәсәлән, мин индонезияле. Бездә дә күптөрле халык бар. Без бер-беребезне, мәдәниятебезне яхшылап өйрәнергә, танырга тиешбез. Ә моны телне өйрәнү аша гына тормышка ашыра алабыз. Татарстандагы руслар да яхшылап татарча белсәләр, ике халык арасында дуслык тагын да ныграк булыр иде.

 

– Татар телен нинди ысул ярдәмендә, кайсы чаралар аша өйрәндең соң?

 

– Күпчелек – интернеттан, tatar.com.ru дигән сайттан. Анда татарча үзөйрәткеч бар. Һәр якшәмбе татар авылларына кайтам, андагы әбиләр белән аралашам, алардан сабак алам. Апрельдә Казанда узган «Мин татарча сөйләшәм» дигән акция турында интернеттан белеп алдым. Шулай ук мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы чаралар оештыручы кешеләр булганын да ишеттем. Шуңа күрә минем, индонезияле, бөтенләй башка бер милләт кешесе буларак, аларга мөрәҗәгать итәсем килде: «Татар телен укытуга киртә куярга кирәк түгел. Әйдәгез, бергәләп татарча өйрәник. Мин булып мин дә татарча сөйләшәм һәм аны яратып өйрәнәм». Бу хәбәрне кешеләргә җиткерер өчен, интернетны кулландым. «Мин ничек татарча өйрәнәм» дигән видеотасмалар эшли башладым. Анда киң интернет аудиториясенә татар телен өйрәнү серләрен төшендерергә тырышам. Менә инде дүртенче видеоны чыгардым.

 

– Әйе, без сине ул видеотасмалар циклы буенча беләбез. Татар теле авыр булып тоелмыймы сиңа?

 

– Мин Екатеринбургка килгәч шуңа гаҗәпләндем: Лилия, Руслан исемле татар яшьләре туган телләрен белмиләр. «Син бит татар, ник татарча сөйләшмисең?» – дип сорыйм алардан. Кайбер татарлар миңа, син татарча бездән дә яхшырак сөйләшәсең, дип әйтәләр. Мин үз-үземне өйрәтә торган кеше. Миңа берәр нәрсә кирәк икән – мин аны өйрәнәм. Татар теле белән дә шулай ук: ул миңа ошый – шуңа күрә мин аны үзләштерәм, татарча аралашам.

 

– Татарлар белән тагын да якынрак танышыр өчен, мин сиңа Казанга килергә тәкъдим итәр идем. Андый исәбең юкмы?

 

– Әйе, әлбәттә, бар. Рамазан аенда Казанга барам, Аллаһы боерса. Бездә Индонезиядә Рамазан ае, Ураза бәйрәме – төп бәйрәм, елның иң әһәмиятле вакыйгасы. Анда гаилә белән җыелырга кирәк. Буада, Казанда да бер гаиләм бар кебек хис итәм. Минем анда дустым бар бит – Рамил Гыйззәтуллин. Ул хәзер «Әниләр» мәчетендә имам хатип вазифасын башкара. Без аның белән Мисырда әл-Әзһәр университетында бергә укыган идек. Шуңа күрә тиздән сезнең якка юл тотачакмын инде.

 

– Көтеп калабыз сине. Татар телен өйрәнүдә уңышлар телибез!


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»