поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
09.08.2011 Җәмгыять

Ризык хәсрәтеме, иман тынычлыгымы?

Матбугат.ру да “Акылга сыймаслык “хокуклар” язмасына карата язылган фикерләр арасында берсе кызыклы тоелды. Дөрес, ул бик примитив фикер, әмма материалистларның фикерләве нәкъ менә шул примитивлыгы белән кызыклы һәм гыйбрәтле дә инде.

“ЛәкЛәк” псевдонимлы берәү: “Әгәр дә кеше үз ризыгы белән туа икән, бу дөньяда нишләп ачлыктан шул хәтле кеше үлә? Ризыгы бар бит!” – дип куйган. Без, мөселманнар, бәхәстә дәлил кирәк булганда, Коръән һәм хәдисләргә мөрәҗәгать итәбез, әмма материалист белән дискуссия вакытында бу батмый. Шуңа күрә бу юлы да сорауга мантыйкый анализ һәм дөньяви фактлар белән җавап бирергә туры килә.

 

Тик шулай да башта бернәрсәне искәртергә туры ки­лә: баланың үз ризыгы белән тууы турындагы җөмлә ул исламнан, шуңа да ул югарыда искә алынган язмада мөселман гаиләләренә карата кулланылды да, нәкъ менә шулар бала туу сәбәпле муллыкларына зыян килер дип уйламыйлар, тынычлык һәм имин­лектә яшәүләрен дәвам итә­ләр. Ә менә материалист гаиләсендә, исә җан яралу фаҗига, бөлгенлек хакында баш ватып, стресс кичерү икән. Язмага карата әйтелгән мате­риалистларның фикерләре моны дәлилли. Бәхәс объекты булган җөмләгә килсәк, ул ана карынындагы яралгыга җан керү белән, Аллаһы Тәга­ләнең әмеренә буйсынып, фә­рештәләрнең дөньяга килә­чәк җанга тәкъдир язуларына бәйле туган. Адәм баласының баймы, фәкыйрьме буласы (ягъни ризыгының да күләме), бәхетлеме-бәхетсезме икәне шул чакта билгеләнә дә инде. Тагын бер тапкыр ассызыклыйк, аның ризыгының кү­ләме хәл ителә. Кемнәргәдер Галәмнәр хуҗасы тарафыннан мул ризык, кемнәргәдер исә ачлы-туклы яшәү, кайберәүләргә хәтта, күргәнебезчә, ачтан үлү вәгъдә ителә. Адәм баласы дөньяга килгәннән соң никадәр генә талпынмасын, үзенә билгеләнгән ризыкны арттыра да, киметә дә алмый, аңа билгеләнгән ик­мәк сыныгы башка берәү­нең ашказанына төшми һәм, ки­ресенчә, бу баланың ризыгы да башка берәүгә, хәтта үз әти-әнисенә дә аш була алмый. Шуңа күрә дә хак мө­селман кемгәдер бирелгән муллык өчен көнчелек хисе белән янмый, үз байлыгы өчен кан калтырамый, байлык алтын-акча күләмендә түгел, шөкер итүдә дип, тыныч кына яши, мал сәбәпле үз баласын бугазламый.

 

Инде хәзер бәхәс тудырган җөмләгә печтек кенә лексик анализ ясыйк. Сорау га­дәттә нәкъ менә шул мәгънәне төшенмәгәнлектән туа бит. Анда ризыгы дигән сүз алдыннан үз дигән ачыклаучы аергыч килә. Менә шул аергыч “ЛәкЛәк”нең соравына җавап бирә дә инде, ягъни җавап сорауның үз эчендә үк. Әлеге сүз ризыкның бар кешегә дә тигез бүленмәвен искәртә, әти-әнинең үз ризыгы, баланың үзенеке. Монда сүз күләм турында бармый, балага күпме ризык язылганлыгын без белә алмыйбыз, аның бу дөньяда күпме торачагы да, үлеме ни рәвешле булачагы да адәм баласына алдан мәгълүм түгел.

 

Инде хәзер үзе пенсиягә киткән хезмәттәшләремнең берсе миңа бер вакыйга сөйләгән иде. Бу урында аны китереп китү урынлы булыр төсле. Бер авылда бер үк елда ике кеше пенсиягә чыга. Берсе колхозда авыр кара эштә изелеп, минималь пенсиягә лаек була. Икенчесе, кү­рәсең, җитәкчелек эше бе­лән мәшә­кать чиккәндер, аңа персональ пенсия билге­лиләр, ягъни картлык ак­часының күлә­ме беренче авыл­дашыныкына караганда күпкә артык булып чыга. Мул пенсия алучы карт, сөенә инде, билгеле, күршесенә килеп мактана, шуның-шуның кадәр пенсия чыкты, ди. Икенчесе, күрәсең, иман әһеле булгандыр, алай көен­ми дә, күкләргә дә сикерми, сабыр гына: “Азны күп итеп тотарга язсын”, – дип Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә. Акчасы күп булганга сөенгән пенсионер бер ел да аннан файдалана алмый, берничә айдан соң вафат була. Икенчесе исә, чынлап та, азны күп итеп тотып, инде дистә еллар тыныч кына яшәп ята. Кү­рәбез, Аллаһы Тәгалә аңа аз пенсия насыйп итсә дә, ризыгын күп әйләгән.

 

Инсанга билгеләнгән ри­зыкның күләмен аның бүгенге көндәге байлыгы белән бәяләп булмый. Әйтик, миллиард долларлар белән үлчәнгән байлыкка ия олигархның ризыгы урам теләнче­сенекенә караганда артык, дип өздереп раслый алмыйбыз. Бердән, ул миллиардларны олигарх, күпме тырышса да, ашап бетерә алмый, бу дөньяда калдырып китә, икен­чедән, аны иртәгә үк әҗәл көтүе һәм ризыгының инде бер көнлек кенә калган булуы ихтимал, өченчедән, үңәч рагы белән чирләгән карун да, өстәлдә ризык өелеп торган килеш, аны йота алмыйча, ачлыктан айлар-ел­лар буе интегергә мөмкин. Барысы да ана карынында вакытта Аллаһның әмере белән фә­рештәләр ни дип язганга бәйле.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 147 | 09.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»