поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.08.2011 Авыл

Умартачы да, тегүче дә, мичче дә...

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләрме әле? Күп еллар мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Рәшит абый РАВИЛОВ турында да һич арттырусыз әйтергә була бу сүзләрне. Саный китсәң, аның һөнәрләренең очына да чыгып булмас төсле.

Ирләр, мич чыгарырга ярдәм ит әле, дип килсә, хатын-кызлар, итәк-чалбар кыскартып, пәлтә якасын төзәтеп, җиңен кыскартып, халат, тышбияләй тегеп бирү кебек йомышлар белән килә аңарга, чәч алдырырга кирәк булганда да Рәшит абыйга баралар, агач эшләренә дә осталыгы бар авылдашыбызның... Нәрсәгә генә алынса да, аның җаен белеп, пөхтә итеп башкарып та куя. Хуҗалык эшләренә караган нинди генә сорау белән барсаң да, төпле киңәшен әйтеп, тәҗрибәсен уртаклашып озата. Атап киткән һөнәрләреннән тыш, ул куян үрчетә, умарта тота, күп итеп яшелчә үстерә. Соңгысына килгәндә, ул үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр бер елны да мул уңыш бирми калмый.

 

– Рәшит абый, яшелчәләрегезнең күп итеп уңыш бирүенең сәбәбен нәрсәдә күрәсез?

 

– Минем орлыкларны беркайчан да сатып алганым юк. Аларны үзем әзерлим. Берничә төрле сортны утыртып карап, аларның уңышны ничек бирүен өйрәнәм. Киләсе елга инде аның мул уңыш биргәнен, ышанычлысын утыртам. Шул ук орлыкларны авылдашларыма да тәкъдим итәм. Чөнки инде син аның шушы җирлектә ныклап үсеп китәчәген беләсең. Киләчәктә дә гел шул сортны утыртырга тырышасың. Бәрәңгене үстерү буенча да шул тәҗрибәне кулланырга мөмкин. Бер үк сортны берничә төрле итеп тә үстереп караганым бар. Берсен баздан аласың да соңрак тишелә торган итәсең, ягъни үрдермичә утыртасың. Икенче өлешен, кояшта тотып, үргәнен көтеп чәчәсең. Өченче ысул – идән астыннан алган, тамырланган-үргән бәрәңгене утыртып карыйсың. Анысы бер атна эчендә тишелеп, июль ахырына өлгерә дә. Бу бәрәңгене иртәрәк ашый башлыйсың.

 

– Ашламалар да кулланасыздыр инде?

 

– Ашламаны кулланмаска тырышам. Районыбыз кара туфраклы, өске катламы калын, бай бездә, шуңа да яшелчәләргә ашлама сибү кирәк тә түгел дип уйлыйм. Терлек асраган кешенең тиресе булмый калмый бит, шушы органик ашлама җитеп тора. Ике-өч ел буена компост (төрле органик калдыкларны черетеп ясаган ашлама) күче ясала, чери, бакчага шуны кертәсең. Минераль ашламага караганда, органик калдыкларны кертү яхшырак. Кибетләрдә сатыла торган махсус ашламаларга да кызыкмыйм. Аларга акча әрәм иткәнем юк.

 

– Фитофторозга каршы ничек көрәшәсез?

 

– Ул географик зонасы белән була. Татарстанга шундый һава торышы керә икән, беркем дә аңардан качып котыла алмый. Җылылык җиде градуска калганда башлана фитофтороз авыруы. Үсемлек авырса, орлыкта да калырга мөмкин ул. Шуңа сәламәт орлыкны гына утыртырга кирәк. Аны, утыртыр алдыннан, марганцовка эремәсендә яки тозлы суда эшкәртәсең. Помидор сортларына килгәндә, аның иртә өлгерә торганнарын, әйтик, «Белый налив», «Загадка» сортларына өстенлек бирегез. Авыру башланганчы, алар уңыш бирергә өлгерә әле. Кыярны соңрак – җир җылынгач кына утыртам.

 

– Бакчагызда, нишләптер, кәбестә күренми?

 

– Быел яздан ук, җәй явымлы киләчәк, диделәр. Яңгыр күп яуганда, әкәм-төкәм булмый калмый. Кәбестәне күп итеп утыртсаң, әкәм-төкәмне чүпләп бетерә алмыйсың. Химик матдәләр кулланып кына котыласың. Ә аны сибеп, агу ашыйсы килми.

 

– Виноградларыгыз уңыш бирәме?

 

– Соңгы өч елда виноград утыртам. Виноградны үз авылыңда үстерүчеләрдән алып утыртырга кирәк, чөнки ул, әйткәнемчә, сыналган, безнең төбәккә җирләшкән сорт. Виноград үстерергә теләүчеләргә мин «Изабелла» сортын тәкъдим итәр идем. Ул уңышны әйбәт бирә.

 

Менә шулай көн туды исә, башта куяннары, аннары умарталары янында кайнашып, яшелчәләрен карап, авылдашларының теге яки бу гозерен үтәп, һәр көнен бәрәкәтле итеп үткәрергә тырыша Рәшит абый. Аның авылда яшәү турындагы фикерләре дә кызыклы: «Пенсия яки хезмәт хакыңны гына көтеп утырмыйча, авылда да үзеңә бер шөгыль табып, өстәмә керем алырга мөмкин. Хуҗалыгыңда күп итеп яшелчә үстереп, абзарыңда терлек асрап кына да үзеңне ел әйләнәсенә җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итәсең, артып калганын исә сата аласың. Минемчә, авылда һәр йортта унлап баш умарта булырга тиеш. Аны үзе өчен генә тотып, кышны кибеттә фәлән сумга сатыла торган, төрле буягычлар кушкан баллы ризыкларсыз да чыга ала. Моңардан кала, ике генә баш булса да куян тотсын ул. Шулай эшләсә, үзен диетик ит белән тәэмин итәчәк. Сыер асрый алмаса, бер кәҗә тотсын. Көндәлеккә җитәрлек сөте була. Берәр һөнәр үзләштерергә мөмкин: тегүме, агач эшеме, мич чыгарумы, чәч кисүме, итек басумы, шәл бәйләүме – барысы да авыл җирендә берникадәр акча эшләргә мөмкинлек бирә торган һөнәрләр болар».

 

Кама Тамагы, Олы Кариле


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»