|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2011 Җәмгыять
Адашкан язмышларТышта яуган елак яңгыр эчне пошыра, күңел нидер эзләнә, ашкына. Әмма һаман туктый белмәгән яңгыр бусагадан чыгармый. Аптыраганнан, телевизорны кабызып куйдым. НТВ каналында картлар йорты турында тапшыру бара икән. Студиядә берничә хатын-кыз. Шуларның берсе әнисен картлар йортына биргән. Үзе дә инде алтмыштан узган хатын күзен дә йоммый бер бүлмәле фатирда бишәү яшәүләре, аңардан башка кияве, кызы, оныгы булуы турында сөйли. Туксан ике яшендәге әнисе генә сыймаган шунда. Янәсе, баласы якын, аны түләүле фатирга чыгара алмаган, ә әнисен картлар йортына тапшырырга намусы җиткән... Үзенә гомер биргән, җан җылысын кызганмаган, күпме авырлыклар күреп үстергән анасын артык күреп, хөкүмәткә тапшырган...
Картлар йортында яшәүче әнисен дә күрсәттеләр. Тормыш мәшәкатьләреннән бөрешкән кулларын күкрәгенә кушырып, тимер караватта ятим булып утыра ул. Кайчандыр кояштай балкыган күзләре сүнеп баручы учакны хәтерләтә: җил иссә дә кабынып китәргә тора кебек алар. Тик яныннан узып баручы башка картларны күрми ул, кызы килмиме дип ишеккә караганда гына, тормыш чаткысы чалынып китә аларда. Кызын, оныгын сагынып елаган күз яшьләрен йотып, кайчан ашарга бирерләр икән дип, көтеп утыра бичаракай. Йөзенче дистәне алмаштырган ананың күпме генә гомере калган? Бер елмы, әллә берничә сәгатьме?
Тормыш үчле зат бит ул, әнисен картлар йортына биргән кызына да шушы көн киләчәк әле. Ул көн менә, артында гына сагалап тора, борылып карасаң - өшеп китәрлек, шыксыз, өметсез ул. Менә кайчан аңа әнисе түккән яшьләр әйләнеп кайтачак, тик соң булыр шул инде. Аллаһы Тәгалә хөкеме бик авыр була бит кайчакта.
Студиядә икенче мисал, икенче гаилә дә утыра. Шундый ук тормыш шартларында яшәүче бу хатынның да бер бүлмәле фатиры, кызы, кияве, оныгы, әнисе дә шунда ук. Барысына да урын бар. “Инәкәйләребез бит безнең бер генә, башкача булмый да, тумый да. Миңа гомер биргән әниемне мин ничек итеп башка кешеләр кулына тапшырыйм ди? Җансыз кеше генә аны эшли ала. Балалар тормышларын башлыйлар гына әле: алар көчле, укымышлы, эшле, акча эшләп, башка чыгарга мөмкинлекләре дә бар. Ә мин әниемне соңгы сулышына кадәр караячакмын. Ул бит хәзер балалар кебек, газны кабызып калдыра, су кранын борырга оныта, теленә нәрсә килсә, шуны сөйли. Алай да без аны кыерсытмыйбыз, төрле җайланмалар уйлап чыгарып, күз алдыннан ычкындырмыйбыз үзен”, - ди.
Төрле кеше бар шул дөньяда. Заманасына сылтап, бер бүлмәле түгел, берничә катлы таш пулатларда яшәүчеләрнең әниләренә дә урын булмый кайчакта. Хәзерге байлар акча түләп, кеше яллап ата-аналарын тәрбиялиләр. Анысы яхшыдыр да, тик чит кешенең җан җылысы җитеп бетә микән картларга? Күзгә-күз карашып, бала чакларын искә төшереп кич утырулардан да яхшырак дәва бар микән үлем упкыны кырыенда торучы кешегә?
Хөкүмәтебезгә рәхмәтләребез чиксез, картларны да, әти-әнисез калган балаларны да карый ул. Тик менә Ходай ризалыгы, ата-ана бәхиллеге алып, бәхетле картлык кичерергә теләсәк, хәлсезләнгән туганнарыбызны тәрбияләп, балаларыбызга үрнәк бирергә тиеш без.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|