|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2011 Дин
Җәйге уразаМөселман табиблары махсус туклану режимына күчәргә киңәш итә Рамазан – рәхмәт ае. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә гөнаһларыбыздан арыну өчен бик күп мөмкинлекләр бирә. Ахирәткә, мәңгелек дөнья барлыгына ышанганнар аларны кулдан ычкындырмасын. "Тәннең пакьләүчесе – уразадыр" дигән хәдис бар. Әлеге изге айда без рухыбызны гына түгел, организмыбызны да зарарлы матдәләрдән чистартабыз.
Узган ел Рамазан ае бик эссе вакытка туры килде. Быел исә нәкъ ураза башланып китү белән көннәр бераз җиләсләнеп, салкынайтып җибәрде. Әмма 18 сәгатькә якын ризыксыз тору кайбер кеше ләрнең сәламәтлегенә зыян салырга да мөм кин. Шуңа күрә һәр ураза тотарга ниятләгән кеше иң элек сәламәтлегенә таянып эш йөртергә тиеш. Билгеле, авыру кешеләр уразаны тотмый. Сау-сәламәт кеше дә туклану режимы бозылу нәтиҗәсендә авырып китәргә мөмкин.
Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз:
– Быелгы Рамазан ае шул ягы белән дә үзенчәлекле – уразаны эссе вакытта тотабыз.җәен көннәр озын, ә төннәр кыска булса да, мөселманнарны берсе дә куркытырга тиеш түгел. Сабырлык белән Аллаһы тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышыйк.
Дин әһелләре генә түгел, ә табиблар да авыру кешеләргә ураза тотканда бик сак булырга киңәш итә. Йөрәк-кан юллары авыруларыннан интегүчеләргә эсседә ач тормаска киңәш ителә, чөнки организмның зур микъдарда су һәм микроэлементлар югалту кан куеруына һәм кислород кытлыгына китерергә мөмкин.
Тәүлегенә кимендә ике литр су кулланырга тиешлеген онытмагыз. Минераллар белән витаминнар комплекслары куллану да организмны ныгыта. Хроник авырулы кеше ләргә даруларын эчеп барырга ки рәк. Эссе вакытта физик эшләр башкармаска ки ңәш ителә. Спорт залларына, фитнеска йөрү, бакчада эшләү, эссе мунча керүдән тыелып торыгыз. Өстегезгә табигый тукымадан эшләнелгән киемнәр кияргә, кояш астына баш киемсез чыкмаска кирәк. Авыр эшләрне Рамазаннан соңгы айга күчерү мәс лихәт. Аеруча йончыктыра тор ган хезмәт башкаручылар җәйге ял алса, әйбәтрәк булыр.
"Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар", – диелә мөбарәк хәдисләрнең берсендә. Сөенечләрнең берсе – авыз ачу. Көнозын ач торганнан соң, Аллаһы Тәгалә җан теләгән нигъмәтләрдән авыз итәргә рөхсәт итә. Әмма һәрнәр сәдә чама хисен белү зарур. Уразаны сәхәр һәм ифтар вакытларында ашау йоласына гына әйләндереп калдырырга ярамый. Югыйсә сихәтләнү урынына чирләп китәргә мөмкин.
Рамазан аенда ураза тотучыларга киңәшләр бирер өчен "Йә син" клиника – диагностика үзәге табибы Абдурәшит Абдурахмановка мөрәҗәгать итәргә булдык.
– Рамазан аенда кешеләрнең туклануы гадәти көннәрдән аерыла. Иң мөһиме – ураза тотучы үз авырлыгын югалтмаска тиеш. Әгәр дә сез гәүдә авырлыгыннан тилмерәсез икән, димәк, бу ай – нормага килү өчен бик кулай вакыт. Ураза сәгатьләре озакка сузылганга күрә, эшкәртелү вакыты 8 сәгатькә җитәрлек ризыклар кулланырга киңәш ителә. Боларга яшелчәләр, кузаклылар, борчак, кукуруз, ташкабак, салат, чөгендер яфрагы, кабыгы белән җиләкләр, күрәгә, инжир, караҗимеш, миндаль (бадәм) ашарга кирәк. Югары сорт оннан әзерләнгән һәм баллы ризыклар тамакны тиз ачтыра. Шуңа күрә аларны кулланмый торыгыз. Иң мөһиме – ураза аенда ашауны төрләндерергә кирәк. Ит, балык, яшелчә, җи ләк-җимеш, сөт продуктларын, ипине күбрәк кулланырга киңәш итәм. Майлы ризыкларны бөтенләй ашамаска кирәк. Мондый ризыклар саруны кайната һәм тазарта.
Сәхәр вакытында артык күп ашаудан тыелыгыз. Иртән углеводларга бай ризыклар ашарга кирәк. Хөрмә, миндаль, бананны курыкмыйча ашагыз. Авыз ачканнан соң, су һәм сокларны күп итеп эчәргә кирәк. Шунысы да бар – дөрес тукланмаган вакытта сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин. Болар – эч кату, газ җыелу, кан басымы түбәнәю, хәлсезлек, баш авырту, канда шикәр күләме кимү, гастрит, ашказаны җәрәхәте ачылу, буыннар, тамырлар тартышу авырулары. Ураза тотканда сәламәтлегегезгә зур игътибар бирегез.
|
Иң күп укылган
|