поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.08.2011 Язмыш

Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый

Якшәмбе көнне кич белән авылда, «Әлфияне ире мунчада өстенә бер таз кайнар су коеп үтергән», дигән хәбәр таралды. Әлфиянең әнисе Мәрьям апа, әлеге куркыныч хәбәрне ишетеп, йөрәген тотып егылган. Ярый әле шәфкать туташы күршеләрендә генә яши, ул, тиз генә укол ясап, ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Хастаханәдә авыр хәлдә яткан Мәрьям апа кызы Әлфияне күмәргә кайта алмады. Үзенең туганнары, кода-кодагыйлары, авыл халкы Әлфияне соңгы юлга кадерләп озатты...

Мәрьям апа өч баласын да ялгыз үстерде. Иреннән аерылганда Айсылуга – 5, Әлфиягә – 3, Булатка 1,5 яшь иде. Кызлары бик тырыш, акыллы булып үстеләр. Ә менә Булат кечкенәдән иркә булды. Якын туганнарының, «улың гел әтисенә охшап үсә, аның кебек ялкау, эгоист», диюләренә Мәрьям апаның хәтере дә калгалый иде. Дөрес, ул аның шулай икәнлеген үзе дә сизде, тик ана кешенең үз баласын беркайчан да начар итеп күрәсе килми, күргәндә дә, балалыгы белән генә шулайдыр, үзгәрер, дип өметләнә. Улының начар гамәлләрен күрсә дә, үсә төшкәч үзгәрер әле, дип, үз-үзен юата иде Мәрьям апа.

 

Югары белем бирә алмаса да, ике кызын да укытырга тырышты ул. Икесе дә педагогика училищесын тәмамлады. Белгечлекләре буенча эшкә урнаштылар. Айсылу Казанда калды. Ә Әлфия, мәктәптә укыган вакытында ук очраша башлаган егеткә – Мансурга кияүгә чыгып, күрше авылда яши башлады. Әле кияү булганчы ук, Мансурның салгаларга яратканлыгын ишетеп белсә дә, кызына каршы килә алмады Мәрьям апа.

 

Ә менә олы кызы Айсылу кияүгә соң чыкты. Үзе чибәр, үзе чая кызга күз төшерүчеләр дә күп булды. Тик Айсылуның нишләптер аларның берсенә дә күңеле ятмады. 35 яшенә җиткәндә генә ул тәвәккәлләргә булды. Танышлары аны төрек кешесе белән таныштырды. 50 яшьлек Кәмранга кияүгә чыгып, Төркиягә китеп барды. Үзеннән еракка җибәрәсе килмәсә дә, анысына да каршы килмәде Мәрьям апа. Айсылу китеп баргач, ана кешегә бигрәкләр дә авыр булды. Авылда эшсезлек, күңелсез. Егетләрнең җыелышып эчүдән башка эшләре юк. Булат та шуларга ияреп тәмам бозылгач, Айсылу аны үзе белән Казанга алып китеп, эшкә урнаштырган иде. Фатирда бергә тордылар. Эшен ташламасын өчен, энесен эшкә җайлап озата, акчасын юк-барга әрәм итмәсен, дип, аны контрольдә тота, керен юа, ашарына пешерә иде Айсылу. Айсылу китеп баргач, Булат рәхәтләнеп үзенчә яши башлады. Эшкә бармый, дуслары аңа аулакка кызлар алып килеп күңел ачалар. Кыскасы, көн дә бәйрәм. Фатир хуҗасы үзен куып чыгармаса, нәрсә булып беткән булыр иде. Фатир хуҗасына соңгы ике ай өчен акча китереп, Мәрьям апа малаен үзе белән алып кайтып китте. Ә ике-өч атнадан Булат белән Казанда очрашып йөргән, аңардан балага узарга да өлгергән Ләйсән кайтты. Әмма моның да ахыры хәерле генә бетмәде. Ләйсәннең баласы төште. Хәер, ул моңа алай артык борчылмады, бәхетемәдер, дип, Казанга кире китеп барды.

 

Шул тынычсыз көннәрдә Әлфиянең дә ире эчүгә сабышты. Ул, көн дә эчмәсә дә, бер «авызланса», атналар буе сала. Аек булмаганда, холкы да бик үзгәрә, юкка көнләшә, хатынына да, балаларына да кул күтәрә. Шимбә көнне Әлфия өйдә үзе генә була. Күрәчәге булгандыр инде, балаларын бер атнага әбиләренә кунакка озаткан иде ул. Соң гына мунчага керә. Ул да түгел, исерек ире кереп, кайнар сулы тазны Әлфиянең башына аудара да чыгып китә. Өйгә кереп караватка ава һәм иртәнгә кадәр уянмыйча йоклый. Уянып китсә, хатыны өйдә юк. Хатынын эзләп абзарга керә, бакчага чыгып карый. Ә мунчага кереп карарга исенә дә килми. Башы чатнап авырта, каяндыр табып алып баш төзәтә дә кырга эшкә чыгып китә. Күршеләре, төш вакытында абзарда бертуктаусыз сыер мөгрәгән тавышны ишетеп, Әлфияләргә керәләр. Сыер көтүгә куылмаган, бер-бер нәрсә булмагандыр бит, дип, йорттан Әлфияне эзлиләр һәм үле килеш мунча идәненнән табып алалар.

 

Күрәчәгеңне күрми гүргә кереп булмый, диюләре шушыдыр инде.


Диләрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»