|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2011 Җәмгыять
Диңгез – тубыктан«Өч баласын да детдомга озаталар», – диде әнием Г. турында. Аяк астында курчагы белән мәш килеп уйнап йөргән кызым янында табак-савыт юып тора идем, өстемнән бозлы су койдылармыни! Әле кай арада өчне табарга өлгерде соң ул, әле кай арада кешелектән чыгып бетеп алкашка әверелде? Бер парта артында укып үсмәсәк тә, бер мәктәптә, бер яшь аермасы белән генә укыдык без аның белән.
Тугыз еллык мәктәпне тәмамлагач, юллар аерылды анысы – кем нинди шәһәргә, кем нинди уку йортына сибелде. Теге безне тыгыз итеп бер төендә тоткан чылбыр шунда өзелде дә – башта кемнең кайда укуын, эшләвен белә идек, аннан, картлар әйтмешли, һәркемнең үз мәшәкате башланды. «Сарафан радиосы» гына олы-олы хәбәрләрне «сөзеп» җиткерә иде – кем кияүгә чыккан, кемнең баласы туган, нинди тарафта яшәп ята...
Г.нең авылга кайтып урнашуына күптән иде инде – ул вакытта, бер бала ияртеп кайткан, диделәр. Ә менә кайчан тормышның төбенә төшеп утырган – бер Ходай белә. 28 яшеңдә өч баланы дөньяга китереп, урамда аунап, кеше танымас дәрәҗәдә эчеп ятар өчен кем булырга кирәк соң?
Хатын-кыз ник эчә?
Иң беренче чиратта, башы юка булганнан. Тормышым шәп, дип мактанган, бер проблемасыз кешене очратам димә – беркемнең дә казаны буш түгел. Акча җитми инде, тораклы булам дисәң дә проблемалар җитәрлек, әмма яшим дигән кешегә җан асрарлык эш табып була. Г. дә әллә нинди гаиләдә үсмәде анысы, әти-әнисе гади авыл кешесе иде. Әмма урамда аунап ятмадылар, балаларын адәм рәтле яшәттеләр.
Бүген тормыш авырракмы? Сугыш вакытында бер кыерчык ипигә тилмергәннәргә җиңел булганмы – авылда исерек хатын булмаган бит. Көмешкәлек кенә табарлар иде анысы... Бүген ирләрне уздырып ләх булып аунап яткан хатыннарга карыйсың да имәнеп китәсең – тормыш шул аек булмаганнан гына авырланмыймы икән ул?
Икенче чиратта, безнең – яшьләрнең җиңел тормышка, җиңел акчага табыну бәласедер. Телевизор, интернет әйбәт «тәрбияли» бит – кайда ничек тиз генә баеп китәргә, кайда «шаром-даром» акча тараталар, кайда лотерея.
Өченче бәла – ирләр белән тигезләшергә тырышу. Без бит хәзер һавалы – имеш, үзебез дә булдырабыз, үзебез дә ким түгел. Юкса ир канаты астында мыштым гына, иркә генә булып яшәүгә ни җитә инде – ул малын тапсын, син телеңне тый. Мин үземнең әбекәемә генә карап та шаккатам – андагы сабырлык тагын биш буынга бүлеп бирсәң дә, артып калачак. Аның да теле кычыткан вакытлары булмаган түгелдер, сабырлыгы белән матур була белгән ул.
Ник табасың?
Әни хокукыннан мәхрүм итәләр дигән сүзләрне ишеткәч, минем Г.гә шулай диясем килде. Ул бит сарык баласы түгел, адәм баласы – багарлык булмагач, ник аны табарга кирәк? Газизеңнең төчкерүе-пошкыруы да йөрәкнең кыл уртасына килеп кадала, ул ашамаса, син тамактан каласың, ул янда өч-дүрт сәгать кенә булмаса да дөньяның яме кача. Мес-мес килеп тәгәрәп йоклап яткан нарасыеңа бер генә карап ал– сиңа Ходай Тәгалә шундый зур бәхет биргәндә нинди авырлык ди, нинди дөнья мәшәкате ди? Йә ничек ниндидер сыекча бәрабәренә шул әни булу ләззәтеннән үзеңне мәхрүм итеп була?
Минем Г. белән күрешеп сөйләшәсем дә килгән иде. Аннан уемнан кире кайттым – ул бит инде аракы белән бөтен барлыгын да эчеп бетергән кеше – аңа сүз ни, вәгазь ни. Аңа диңгез тубыктан. Үз баласыннан ваз кичкән ана акыл өйрәтүне ишетә димени. Мин инде аны иманга кайтыр, үкенер әле дип уйламыйм. Жәлләмим дә мин аны. Балаларын жәллим. Әти-әнине сайлап алып булмый бит – алар болай да өчесе өч әтидән, әниләренә дә кирәксез балалар. Исән килеш әнисез калу бер бәла, язмышның ботарлануы, нәсел-нәсәпсез калу, киләчәккә ышанычсыз булу – шунысы куркыныч. Үз әниеңә таянып, ышанып булмаганны башка берәүгә ышана ала димени ул балалар?
Мин үзем бу өлкәдә кардиналь чаралар яклы – бер баласын табып эчеп-исереп йөри, баласын карамый икән – ул хатыннан башка бала таптырмаска. Медицина андый гына эшне эшли ала. Алкаш хатынның кеше булмавы аркасында ник башка язмышлар ботарланырга тиеш? Детдомга берәрсе уллыкка-кызлыкка алыр, бала ул гаиләдә бәхетле булыр дигән гарантия юк бит әле. Аннан, юньле ризык күрмәгән, кан тамырының һәр җепселе буйлап алкоголь аккан организм нинди сәламәт бала таба алсын? Караклар, кеше үтерүчеләрнең күбесе әнә шундый генетикалы ласа.
Илдар абый Юзеев әйтмешли, кешегә үткәреп әйтәсе килә – әмма эчкечелек, хатын-кызның түбәнлеге каршында ни әйтеп була? Балаларын әниләре ташласа да, Ходай ташламасын диясе генә кала. Тагын – юлларында бары аек һәм мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|