поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.07.2011 Авыл

Печән әрәм кала!

Табигатьтә тулысы белән җәй хакимлек итә. Термометр баганасы 30-32 градустан түбән төшми. Җәй әллә кышка карап килә шунда, кышын кар-бураннар, июньдә тоташ яңгырлар бик нык ялыктырган иде. Тфү, тфү... Авызымнан җил алсын. Узган ел бер тамчы яңгыр күрә алмыйча тилмергәнебезне онытмыйк! Баш миләрен кайнатырлык эссе булса да, җәй җәй инде ул. Барыбер рәхәт. Гадәттә, шәһәрдә яшәүчеләр су коена, шашлыгын пешерә, күләгәдә тәмләп куасын эчә. Ә авыл халкы бу вакытта нишли дисезме? Бер-берсен уздыра-уздыра печән җыя.

Яшел юргандай күпереп үскән үлән матур булып өлгереп җитте, ныгыды. Чабып ташласаң да, ул күләмен югалтмаячак (яшь үлән кипкәч күләмен югалтучан). Атнага сузылган эсседән соң шактый саргая төшкән үләннәр яшенле, әмма шифалы яңгырлардан соң шактый хәл алдылар, тагын да куеланып, матурланып киттеләр.

 

Иртә таңнан чык белән печән чабу, кояш кыздырганда аны әйләндерү, кул-аяк буыннары шартлар дәрәҗәгә җиткәнче биеккә трактор арбасына печән төяү авыр эш, билгеле. Әмма җәйнең бер көне елны туйдыра, ди халык мәкале. Искиткеч тәмле, сулап туймаслык печән исе менә шул авырлыкларның барысын да оныттыра. Хуш исле печән өелгән һәм каен себеркесе куелган печәнлектә йоклаулары үзе ни тора?! Төрледән-төрле чәчәкләр исе синең мең төрле авыруларыңа шифадыр. Ә аста, абзарда сыерның салмак кына көйгә печән күшәгәне ишетелә. Менә кайда ул гармония?!

 

Алма пеш, авызга төш...

 

Кызганыч, авылдан әлеге гармония югала бара. Мондый исне кулларына чалгы алып печән чабучыларның печәнлеге яныннан үткәндә генә тоярга мөмкин. Ни сәбәпледер, хәзер авыл халкы басу печәненә өстенлек бирә башлады. Мөгаен, мәшәкате юк, дия торгандыр. Чөнки бүген авылда төргәкле печәнне капка төбенә генә китереп аударалар. Шулай булгач, нигә азапланып печән чабып йөрергә әле?!

 

Әйе, бүген авылда бик сирәкләр генә кулларына чалгы ала. Алары да яшьлекләрендә гектарлаган печән, борчак, вика җирен чапкан өлкәннәр. Шулар арасыннан да берничәсе генә, егәрлерәкләре, хуҗалыгында ат тотканнар гына. Әле кайчан гына бергә бер болында печән чапкан агайларның иллелеге, печән чабу, чалгыны таптап, үткенләп, карап-рәтләп тору осталыгы, һәркемнең үзенә хас гаҗәеп матур сөйләм теле сагындыра-юксындыра. Пешкән йомырка, суган кыягы, кара ипи, баллы чәй белән бергә-бергә тамак ялгап алуларның күңеллелеген әйткән дә юк. Бүген авылда гасырлардан гасырларга күчә килгән шушы крестьян рухы үлә бара... Чөнки хәзер биредә оста чалгы таптаучы, печән чабучы яшьләрне генә түгел, рәтле чалгы да табып булмый. Бүгенге калай чалгылар кычыткан чабарга да яраксыз. Их, тирләп-пешеп эшләгәннән соң, өйгә кайтып, суыткычтагы салкын әйрән, куас эчеп куюлар... «Пепси», «Фанта», «Спрайт»ларың бер якта торсын! Авыл тормышы, аның хезмәт итү һәм яшәү рәвеше табигатькә шулкадәр яраклашкан ки, аның әйрәне дә эчәсе килүне шундук баса.

 

Күпме булса да, бәрәкәте юк...

 

Печән өсте дигәннән, хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә печән әзерләгәннән соң гына, шәхси хуҗалыкларга өлеш чыгарыла. Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, арада авылдашларына яңгырда калып, атналар буе череп, каралып беткән, шыр таякка калган сыйфатсыз печән өләшүче хуҗалыклар да юк түгел. Икенче берәүләр, теш чыкканнан бирле колхозда бил бөккән, шул хуҗалыкның икътисади нигезен ныгыткан өлкәннәрне «оныта» йә булмаса печәнне ерак басудан, иң соңыннан гына бирә. Печән өсте әнә шундый үпкә-рәнҗешләргә дә, күңел түрендә калган төер-юшкыннарга да бай була. Монысы җирле җитәкченең булган муллыкны, берәүне дә рәнҗетмичә, бүлә белүенә бәйле.

 

Елга-ерганаклардагы, болындагы, урман полосаларындагы куе булып үскән һәм чабылмыйча утырган печәнне күргәч, ирексездән, балачак искә төшә. Элек авыл халкы үләнне (печәнне түгел!) кукуруз, бәрәңге һәм арыш арасыннан җыя иде. Әбием белән әниемнең кача-поса кукуруз арасыннан эт эчәгесе, тал үләне, арыш арасыннан ромашка, күкчәчәк җыйганнары әле дә хәтеремдә. Аны атчы булып эшләүче туган тиешле Хатмулла абыйдан җигүле ат алып торып, төяп алып кайту безнең җилкәгә төште. Балачакта ат тотып йөрү, аның өстенә атланып ат абзарына төшереп куюлар малай-шалай күңелендә әйтеп бетергесез горурлык, ләззәт өсти. Кырыйдан кыз-кыркын карап калса, бигрәк тә күңелле. Басудагы эт эчәгесен, күкчәчәкне, урмандагы миллекне әбием, әнием һәм башка авылдаш абый-апалар рәхәт тормыштан җыймагандыр, һаман да шул юклык, мохтаҗлык этәргәндер аларны бу эшкә. Ни сәбәпледер, ул елларда көтеп алган, крестьянның еллык запасы «процент» печәне дә август азакларында, сентябрь башларында гына бирелә иде. Әнә шулай көчкә бер сыер асрап чыгарлык печән әзерли ала иде ул елларда авыл кешесе. Инде бүген печәнгә муллык хөкем сөрә. Шулай булса да, аның бәрәкәте, кешеләр күңелендә рухи канәгатьләнү, бөтенлек хисе юк.

 

А-у! Әби-бабайлар, кайда сез?

 

Печәннәр әрәм кала... Күптән түгел халкының күпчелеге руслар булган Әбде авылында булырга туры килгән иде. Анда елгасы-елгасы белән чабылмыйча яткан печәнлекләрне күреп йөрәк әрнеде. Шунысы кызык: авыл халкы район җитәкчесе катнашында узган «Авыл җыены»нда эшсезлектән зарланды. Мәсәлән, шул болынлыклардан, елга-ерганаклардан кышлыкка печән әзерләп ике сыер асрасаң да, эшсез-ашсыз булмыйсың. Ни кызганыч, авыл халкы бүген тормышын зарлануга, эшсезлек пособиесе алып ятуга көйләгән, елдан-ел, көннән-көн эштән бизә бара, ә яшьләрнең күбесе шәһәр ягына «кыяклый». Сөенечкә булсын, кайбер авылларда, мәсәлән, Олы Нырсыда, Баландышта, Олы Мәтәскәдә, Аланда авыл агайлары печәнне әле дә булса чалгы белән чаба, тәртипләп киптерә, кул тырмасы белән җыя. Ә Әбдедә басуы белән өлгереп җиткән, мине бүген үк чап, дип утыручы печәнлекләр сәлам бирә. Җәй башлануга печәнгә төшәргә әзерләнгән әби-бабайлар, кайда сез? Чалгыларны таптап, үткенләп аласы бар иде. Печән өлгерде! Печән әзерләү өчен менә дигән һава торышы. Ни аяныч, елга-болыннарда чалгы, янавыч тавышлары ишетелми. Нәрсә бу? Күрәсең, авылда яшәүнең кызыгы бетеп бара.

 

– Авылга дәүләт дәрәҗәсендә игътибар кирәк. Җитәкче яхшы оештыручы, көчле шәхес икән, авылны авыр хәлгә куймый. Җитмешенче елларда шактый авылны юкка чыгардык бит инде, күчереп тә азапландык. Мондый эш рухи яктан ук дөрес түгел, минемчә. Кешенең яшәү рәвеше, авылның үзенә генә хас тарихы, токымы, өлгесе, үрнәге юкка чыга дигән сүз...

 

Теләче


Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»