поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.07.2011 Авыл

Бер йортлы авыл

Мәңге эзләп табармын димә, чөнки авылның барлыгын күрсәтүче бер генә билге дә юк. Үрнәкнең матур табигате, аның кешеләре турында күптәннән ишеткәнем булса да, ни гомер яшәп, бу авылның кайсы якта урнашканын да белми идем.

Шуңа күрә үземә юлдаш итеп яшьлек дустым Галияне алдым. Ул Үрнәккә Куяновлар гаиләсенә килен булып төшкән кеше. Кайдан ничек барасын белә. Урап тормыйча, туры юлдан – басу аша гына киттек. Әле ярый юлы коры, яңгыр явып китсә монда трактордан башка бернинди техника да уза алмый. “Монда гомергә шулай булды. Авылга кайта башласак, юл газапларыннан курка идек”, – ди Галия.

 

Авыл дип, болай гына язам. Нәрсә дип әйтергә белмәгәннән генә. Үрнәк – күптән юкка чыккан авыл. “Мөслим төбәге”хакында язылган китаптан аның тарихын эзлим. 1960-1970 елларда бетерелгән авыллар арасында бер юл белән Үрнәкне дә теркәп куйганнар. Шуның белән вәссәлам. Ә кайчандыр авыл шаулап торган. Үзенең медпункты, клубы, мәктәбе, кибете булган. Яшьләр кичке уенга чыкканнар, волейбол уйнаганнар. Колхоз умарталык, терлекчелек, кош-корт фермалары тоткан. Авылның алма бакчасы язын ап-ак чәчәкләргә күмелсә, көзен мул уңышы белән халыкны шатландырган. Авыл Үрнәк һәм Заря дип аталган ике урамнан торган. Бу ике урам уртасыннан елга аккан. Аның аша салынган зур агач күпер ике урамны тоташтырып торган. Төрле милләт халкы яшәүгә карамастан, авыл халкы бер-берсен хөрмәтләп, аралашып гомер иткән.

 

Башлангыч мәктәптә Тәскирә апа Чинаева балаларга гомере буе белем биргән. Лаеклы ялга чыккач, аның эшен улы Яхъя абый дәвам иткән. Укучылар өч сыйныфтан соң якындагы Усы, Мухан кебек күрше авылларга җәяүләп йөреп укыганнар. Мөмкинлекләре булганнар исә балаларын район үзәгендәге мәктәпкә биргән.

 

Авылның шәфкать туташы Куянова Татьяна Ивановна өздереп гармунда уйнаган, тормыш иптәше Константин Романович белән бергәләп җырлаганнар. Алардан башка авылда бер генә бәйрәм дә узмаган. Клубта концертлар оештырганнар, яшь парлар туйларының түреннән аларга урын биргәннәр.

 

Үрнәк халкының кайсысын гына телгә алсаң да мактап сөйләрлек. Туган җирләренең кадерен белеп, хезмәттән тәм табып яшәгәннәр. Бәлкем, бу матур тормыш әле һаман шулай дәвам иткән булыр иде дә...

 

Көннәрдән бер көнне халык арасында: “Авыл бетәчәк икән!” – дигән яман хәбәр таралган. Чыннан да, 1960-1970 елларда перспективасыз авылларны бетерү программасы Үрнәкне дә читләп узмаган. Шулай итеп, чәчүен чәчкән, игенен иккән, басу-кырларда техникалары гөрләп торган авылның тамырына балта чабылган. Тормыш итү, эшләү өчен бөтен мөмкинлеге, ләкин юлы гына булмаган авыл яшәүдән туктаган. Аптырашта калган авыл халкы кая барырга, кемгә сыенырга белмәгән. Яшьләрнең күбесе Чаллы шәһәрендәге КамАЗ төзелешенә, кайберләре бәхет эзләп, Себер якларына ук юл тоткан. Карт-корылар елый-елый, гомер иткән нигезләрен ташлап, балалары янына шәһәргә китәргә мәҗбүр булган, ятимнәре күрше авылда нинди буш йорт бар – шунда күченгән. Үрнәккә терәлеп үк торган Ясная Поляна авылы да шул рәвешле юкка чыккан.

 

Күченеп киткән авыл картлары әллә җирсүдән, әллә бүтән сәбәптән, берсе дә чит җирләрдә озак яши алмаган, тиз арада вафат булганнар. Күбесе Үрнәктә җирләнгән. Авыл бетсә дә, заманында шунда яшәгән Галимҗан абый ел саен килеп, зиратны карап, чистартып тора икән. Әйләнә-тирәсен тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алган.

 

Ике авыл халкы арасыннан бер генә гаилә калган. Ул да булса – Үрнәк авылыннан Куяновлар. Алар утыз елдан артык үзләре генә бу авылда гомер итәләр. Константин Романович белән Татьяна Ивановна сигез бала – дүрт малай, дүрт кыз тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаткач, икесе генә торып калганнар. Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр иң «кайнар» урыннарда йөргән һәм япон самурайларына каршы көрәшкән кеше ул – Константин Романович. Батыр йөрәкле булганга күрә ул, урман эчендә ялгызыбыз гына яши алмабыз дип куркып калмаган, читкә чыгып китмәгән. Үзләренә шөгыль табып, үз көннәрен үзләре генә күргәннәр. Авыл таралганчы ул колхозда автомеханик булып эшләгән. Татьяна Ивановна, әйткәнемчә, фельдшер булган. “Икесе дә укымышлы, бик зыялы кешеләр иде. Әти урыс булса да, шулкадәр чиста, матур итеп татарча сөйләште. Ул безгә дә шул рухта тәрбия бирде”, – ди Тамара исемле кызы.

 

Алар гомерләре буе умарта тотканнар. Дистәгә якын мөгезле эре терлек, алтмыштан артык сарык асраганнар. Иясез калган иксез-чиксез болыннарда көтү көткәннәр. Җәй көннәрендә балалары җыелышып кайтып, печәнен чапкан, бүтән эшләрдә дә булышканнар.

 

Яз, көз, кыш көннәрендә Үрнәккә керә-чыга торган булмаган. Картлар гомер көзләренә якынлашкан саен кайгыга калганнар. Авылдан читкә китәселәре килми, монда ялгызлары да яши алмыйлар. Балалары төрлесе-төрле яктан үзләренә чакырсалар да, риза булмыйлар. Чаллыда яшәүче олы уллары Владимир җай гына барган тормышын ташлап, әти-әнисен тәрбияләргә кайта. 1997 елдан бирле ул Үрнәктә яши. Ә Константин Романович 80 яшендә, 2002 елда вафат була. Үләр алдыннан әтиләре: “Исән чакта үзебез генә яшәдек. Ичмасам, үлгәч булса да җәсәдемне халык күп яши торган авыл зиратына күмегез”, – дип, килене Галиягә васыятен әйтеп калдырган. Төпчек улы Олег гаиләсе белән Мөслимдә яши һәм картны шул төбәктәге зиратка күмәләр. Ире үлеп дүрт ел узгач, 81 яшендә Татьяна Ивановна да бакыйлыкка күчә. Балалары мәрхүмәне дә әтиләре яткан кабер янына җирлиләр. Алар икесе дә бу фани дөньядан Үрнәктә, үз өйләрендә китеп баралар.

 

Шулай итеп, Владимир Константинович туган авылында ялгызы гына яшәп кала. Үрнәктә аларның йорт һәм абзарларыннан кала бернәрсә дә юк. Бөтен тирә-якны катнаш урман әйләндереп алган. Кайчандыр бу урам буйлап өйләр тезелеп киткәнен искәртеп, баз урыннары гына чокырланып тора. Нигезләрен инде әллә кайчан чирәм баскан, җиләклеккә әйләнгән. Кайберләренең өстендә пар каеннар чайкала.

 

Владимир Константинович ипләп кенә дөнья көтә. Инде 64 яшьне ваклап килсә дә, күз тимәсен үзенә, егетләр кебек. Урманда берүзе яшәп йончып беткән, көне-төне эшләп арып туктаган бер кешедер дип уйлаган идем, киресенчә булып чыкты. Бик җылы каршы алды. Үзенең көнкүреше белән таныштырып йөрде. Гөрләп яшелчә бакчасы үсеп утыра. Бәрәңге корты, карурман дип тормаган, аның да бакчасын эзләп тапкан. Көн саен җыеп торса да, бетерә алмый азаплана икән. Элек чишмәдән су ташый торган булганнар. Күптән түгел генә җиргә торба кактырып кое казыткан. Хәзер суны электрны гына кушып ала. Бу рәхәтлек аңа 20 меңгә төшкән. Читтәрәк мунчасы тора. “Көндез генә ягып керергә яратам. Кич белән арыгач юынасы да килми. Мунча чыккач, бер-ике сәгать ятып торам да, яңадан туган кебек булам”, – ди ул. Ихатасы әйләндереп алынмаган. Анысы нәрсәгә инде аның? Күрше малы керә дип куркасы юк. Барысы да үзенеке. Мал-туары әниләре исән чакта асраган кебек күп булмаса да, җитәрлек. Ике бозавы, сарыклары, Зоя исемле кәҗәсе бәтиләре белән мәэлдәп торалар. Тәкәсен ерак китмәсен өчен бәйләп куйган. Безне күргәч, нишләп йөриләр монда дигәндәй, мөгезен тырпайтып, сөзәргә әзерләп куйды. Бәйләгән чылбыры гына җибәрмәде. Владимир Константиновичка зур бәла килә язган икән әле. Без килер алдыннан бер-ике көн элек электрдан ут чыгып, бер бозавы янып үлгән. “Әгәр көн яңгырлы булмаса, бөтен дөньяны чолгап алган булыр иде. Үзем дә тизрәк коедан су сиптереп калдым”,– дип сөйләп алды.

 

– Владимир Константинович, үзегезгә генә яшәве кыен түгелме? – дип сорамыйча булдыра алмадым.

 

– Шәһәр тормышына бер өйрәнеп, яңадан авылга кайткач, ияләшеп булмады. Ләкин кеше дигәнең бар нәрсәгә дә җайлаша икән. Хәзер шәһәрдә бер көн дә тора алмыйм. Берүзең генә яшәп, тынычлыкка күнегеп бетәсең икән. Кайчакларда шәһәрдән хатын, балалар онык белән кайтсалар, эштән түгел, аларның тавышыннан арып туктыйм. Телевизорны караудан бөтенләй туктадым. Кайчакларда яңалыклар гына тыңлап алам. Күрше авылга кирәк чыгып барсам, андагы газ исе башыма каба. Тизрәк Үрнәккә кайтып китәм.

 

Хатыны Лотфия апа улы һәм килене, оныклары белән Чаллыда яши. Юл төшкәч, Үрнәккә кайтып, иренең хәлен белеп, булышкалап китә икән. Владимир Константинович хатынының монда кайтып бергәләп яшәргә өмете барлыгын да әйтеп алды. Гомерең буе урманда бер иптәшсез үзең генә яшәве бик кыендыр ул. Мал арасында гына йөреп булмый шул, сөйләшәсе дә, киңәшләшәсе дә килә бит. Ярый әле, сөйләшә белмәсә дә, аяк астында буталып йөрергә Актырнак дусты бар. Эте хуҗасының күзенә генә карап тора. Кунаклар килгәнен күргәч, Актырнак шатлануыннан ни кыланырга белми сикергәләде, җаныкаем.

 

– Бүреләр килеп йөдәтмиләрме соң?

 

–Юк, алар соңгы елларны бөтенләй күренмиләр. Әле күптән түгел генә бер әрсез төлке килде. Тәрәзәдән карап торам. Ишек тоткасына үрелеп ачмакчы була. Көрәк сабын тешләп өстери башлады. Ничек куып җибәрергә белмим. Аптырагач, чиләк төбе кага башладым. Исе дә китми карап тик тора. Бераздан китеп барды үзе тагы.

 

– Котырган булгандыр ул. Атарга кирәк иде.

 

– Мылтыгым юк шул минем.

 

– Ничек инде, карурманда бер үзегез мылтыксыз яшисез? Әллә нинди җанварлар, куркыныч кешеләр килеп чыкса куркытыр өчен булса да атарга кирәк.

 

– Моңарчы алай булганы юк иде әле. Кайчакларда җиләккә килгән кешеләр адашып килеп чыккалыйлар. Бервакыт кыш көне төнлә буранда берәү ишек шакыды. Юлда адашып, Үрнәккә барып чыккан. Чәйләр эчереп, кундырып, иртән озатып җибәрдек. Ул вакытта әти-әни исән иде әле. Шуннан бирле очраганнары юк.

 

Кыш көннәрендә Владимир Константиновичка авырга туры килә икән. “Өйнең түбәсеннән үк кар күмеп китә. Шуңа күрә ишекне эчке якка ачыла торган итеп ясадык. Бәләкәй генә тишек ясап чыгам да, аннан соң юл ачам. Сарайлар да көрт өеме астында калалар”, – дип, башыннан кичкән кыш хикмәтләрен сөйләп алды.

 

Элек Үрнәк авылы янында бик матур, зур күл булган. Нишләптер ул юкка чыккан. Аның урынында ерып чыкмаслык куе агачлык. Кечкенә генә челтерәп аккан чишмәдән башка монда сулы урын юк. Куянов чишмә янында буа ясап, балыклар җибәреп үрчеткән. Ял иткәндә кармак тотып, шунда балык тотарга да йөри икән.

 

Тирә-якта билдән печәнлек. Рәхәтләнеп әзерләргә һава торышының гына рәте юк. Шунлыктан чапкан печән кибә алмыйча ята. “Әйдәгез, җиләк ашарга!” – дип, Владимир Константинович безне печәнлеккә алып китте. Пакус өстендә яткан чыпчык башы кадәр кып-кызыл җиләкләрне җыеп бетерерлек түгел. Монда терлекләр дә җиләк кенә ашап кыш чыга икән. Кайдандыр борынны ярып бал исе килә. Юкә чәчәге, тагы әллә нинди хуш исләр барысы бергә буталды. Ипигә бал ягып ашыйсы килә башлады. Хуҗа кеше безне өенә дәште. Тыштан караганда да , эчтән дә гади генә авыл йорты. Ашарына электр плитәсендә әзерли. Утын ягып җылыта торган миче тора. Өенең нигезенә әллә нинди бер җәнлек ияләшкән. Икәүләп шуның белән кыш чыкканнар. Без сөйләшкән арада чәй дә кайнап чыкты, телне йотарлык тәмле быелгы балны да авыз иттек. Кояш Үрнәк урманы артына кереп барганда кайтыр юлга кузгалдык. “Монда җиләк бик күп. Җиләккә килегез!” – дип, Владимир Константинович Актырнак дусты белән безне озатып калды. Бер дә китәсе килмәде оҗмахка тиң бу яклардан. Инде күптәннән юкка чыккан авыл булып саналса да, аның утын сүндермичә гомере буе Үрнәккә табынып яшәгән Куяновлар гаиләсенә, кул болгап озатып калган бу авыл хуҗасына сокланып куйдым.


Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 11 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»