|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2011 Фаҗига
Менә-менә кайтырлар кебек...Иделдә булган фаҗига беркемне дә битараф калдырмады. Ял итәргә озатып калган җирләреннән әти-әнисен, апа-абыйсын, туганнарын, дусларын, үзләре шул хәлдә катнашып, исән калган, тик гомерлеккә газиз сабыйларын югалтканнарга, сүз дә юк, бик авыр бүген. Аларга ни әйтеп тә юатырга белмисең. Хәер, әйтсәң дә урынсыз булыр. Йөрәк әрнүен, җан авазын сүзләр белән дә, матди байлык белән дә җиңеп булмый. Вакыт, дияр күпләр, вакыт кирәк. Тик андый чакта бер минутың да сәгатьләргә тиңдер шул. Бигрәк тә күзләреңә моңсу карашын төбәгән сабый балалар: "Кайда минем әни? Кайда минем әти?"– дип минут саен сорап, үзәкне өзеп торса...
Әйдә, бераз ял итеп кайтык
Арчада яшәүче Эльмира һәм Альберт Әһлиевләр дә була ул теплоходта. Алар исән кала. Ә менә каенэнесе белән киленнәре, 4 яшьлек Алмазны калдырып, дөнья белән хушлаша.
"Җәй көне эшнең бетәсе юк. Менә шулай уйладык та хатыным Эльмира, аның энесе Айнур, киленебез Райлә белән Иделгә ял итәргә чыктык, – дип сөйли Альберт Әһлиев. – Каенэнем дә, җизни гел эш тә эш, әйдә, бераз ял итеп кайтыйк, дип чакыргач, теләп ризалаштык. Теплоходта күңелле ял иттек. Әллә инде яшьләр булгангамы, безгә бик ошады. Дискотекаларга чыктык. Фаҗига булырга 15 минутлап калган булгандыр, Айнурлар каютасына кереп, сөйләшеп утырдык. Безнең ашау-эчү аларда иде. Энем, монда ял иткәненә бик сөенеп, ярый әле барганбыз, дип әйтеп утырды. Кайткач, әби белән бабайга да юллама бүләк итәргә кирәк әле дип килештек. Берзаман табындагы әйберләр шуыша башлады. Фужерлар тәгәрәште. Игътибар да итмәдек, төшеп киткән әйберләрне кире алып, янә бәйрәмне дәвам иттердек. Шулай да күңелгә шик кереп, ишекне ачып карарга булдык. Шунда бер ир, барыгыз да коткару җилетлары киегез, дип кычкырып узды. Хатыным тиз генә Айнурларның җилетына үрелде. Мин аны туктаттым да, аларныкына тимә, әйдә үзебезнең бүлмәдәге жилетларны алыйк, дип каютабызга юнәлдек. Тиз генә киендек тә, каютадан чыктык. Берни аңламыйча, өске якка юнәлдек.
Коткару жилетлары бик начар сыйфатлы иде, дип уйлый Альберт. Аны хатынга кидерткәч тә башта үкендем, ди ул. "Үзе уңайсыз, уртасында баш сыярлык тишек. Шуны билдән киясе, бот арасыннан бәйләп куярга кирәк. Җитмәсә зур гына тимере дә асылынып тора. Көймә өчен бу жилет коткарадыр, бәлки, әмма теплоходта аның белән җайсызрак. Әгәр өске якка чыгып өлгермәсәң, пенопласттан эшләнгән жилет шундук түбәгә менгерә, ул чакта кисәк башны бәрергә мөмкин",– ди ир.
Каютадан чыккач Әһлиевләр, менә егылам, менә егылам, дип ярымбөкрәеп торган бер егетне күреп ала. Бары тик шуннан соң гына башларына, батабыз ахры, дигән уй килә. Кемнеңдер: "Все на правый борт!" – дигән әмере дә ишетелеп китә. Эльмира белән Альберт өстәге палубага менеп өлгерә. Ир хатынын теплоходның өске ягына утырта да, үзе куллары таеп аска, суга төшеп китә. Кире йөзеп менә. Артына борылып карый. Ә анда котылам, дип йөгерүче кешеләр шуып-шуып төшеп китә, суга бата. Ул хатынына: "Палубадан суга сикер!" – дип кычкыра. Эльмира ике дә уйламыйча сикерә. Бер-ике секунд дигәндә теплоход төпкә китә. "Су өстендә бары тик ниндидер такталар гына йөзеп калды",– дип искә ала Эльмира.
Хатынын көймәгә утырткач та, Альберт су астына төшеп, Айнур белән Райләне эзләп китә. Батканнардыр, дигән уйны башына да китерми. Ара-тирә башка кешеләргә дә ярдәм итә. Кулы киселгән бер ирне хатыны янына утырта. "Бик каты туңдык. Бер егет белән кыз, яралы тагын бер егет һәм мин Идел уртасында, бер-беребезне кочаклап, җылынышып утырдык. Йөзләребез, тәннәребез шул яралы егетнең канына буялды. Янәшәдән узган "Арбат" теплоходының туктамыйча киткәненә шаккаттык. Өстемдәге кызыл футболкамны салып болгадым, янәсе сигнал бирәм. Кемнеңдер палубага чыгып, кире кереп киткәне генә күренде. Безне күргәннәрдер, дип уйлыйм. Шушы чакта бик авыр булды. Өстән яңгыр ява, нәрсә булганын да аңлый алмыйсың, ә алар узып китә", – ди Эльмира.
"Арабелла" теплоходында бәлагә тарыганнарга нык ярдәм итәләр. Кайнар чәй бирәләр, җылы одеялларга төрәләр. Эльмирага туристлар үз киемнәрен кидертә. Арчага да шул киемнән кайта хатын. Ул шулкадәр курыккан була, "Арабелла"га утыргач та коткару жилетын кулыннан бик озак ычкындырмый.
Казанга төшкәч тә, тиз генә китәргә ашыкмый әле алар. Чөнки 75 кеше коткарылган, 85е яр буенда дигән хәбәр таралган була. "Айнур белән Райләне яр буендадыр, дип уйлый ир белән хатын. Сәгать кичке 9 дан төнге 1 нче яртыга кадәр көтеп утыралар. Аптырагач, бер хокук сакчысы янына барып, яр буендагылар кайчан кайта, дип сорыйлар. Ул исә, белмим, андый мәгълүмат юк, дип кенә баш селки. Менә шунда соңгы өметләре сүнә аларның.
Айнур – бик тырыш, кулыннан килмәгән эше юк иде, дип искә ала туганнары. Мунчаны яңартам, дигән планнары да булган үзенең. Яшәгән йортларына евроремонт ясый, гомерлек булсын, дип тырыша. "Киленебез дә бик әйбәт кеше иде. Апай, апай дип кенә торды. Бер-берсен бик яраталар иде. Гел бергә, җитәкләшеп кенә йөриләр иде, бергә киттеләр дә",– ди Эльмира.
Айнур – Габделхәй абый белән Дания апаның бердәнбер малае. Ятим калган оныклары Алмаз инде моннан соң әнисе карынында тумыйча үлгән туганын да, әти-әнисен дә күрә алмаячак. Бу сабыйга хәзер әби-бабасы әти дә, әни дә булыр инде. Газиз улларын югалтканнан соң, 4 яшьлек Алмаз – өлкәннәрнең бар юанычы, шатлыгы, яшәргә көч бирүчесе.
Әһлиевләр 12, 15 яшьлек ике уллары, 4 яшьлек Гүзәлләре бәхетенә исән калгандыр. Алар фаҗигадән кайтып керү белән, балалар бер-бер артлы әти-әнисе кочагына ташлана.
Салют булмыймыни?
Теплоход фаҗигасендә бердәнбер кызы белән киявен югалткан тагын бер Арча кешесе – Маргарита Ефремова әле дә булган хәлләрне аңлый алмый. "Кызым бик уңган, булган, чибәр иде. Кулыннан килмәгән эше булмады. Быел үзе орлык ясап утырткан помидорлары сабагында кызарып утыра. Әле ул машина да йөртте. Рульдә исән-сау гына йөрсен дип, гел куркып, теләк теләп тора идем. Күптән түгел генә Сочига барып кайттык. Оныклар, кызым белән. Бәла-казадан куркып, самолетка да утырмадык. Поезд белән барган идек", – дип сөйли бичара хатын.
Кызы белән киявенең өйләнешүенә быел 7 ел тулган булган. "Булгария"гә утырып, шул уңайдан әлеге сәяхәткә киткәннәр икән.
– Киявем бер дә ачулана белми, гел елмаеп кына тора иде. Алар бик тату, матур яшәде. Гомерләре шушындый чәчәк кебек вакытларында бетәр, дип кем уйлаган соң? – дип өзгәләнә Маргарита апа.
"Кайда безнең әти-әни?"– дип сораган балаларга: "Әти-әниегез утырган теплоход ватылган, алар шунда күккә фәрештә булып очкан",– дип әйтәләр. Тик балага сүзләр белән генә аңлатып буламыни соң? Өч яшьлек Даян әле һаман да кич җиткән саен әнисен сорап елый икән. 6 яшьлек Яна: "Әни безне үз янына кайчан алып китә инде, сагындым", – дип аптырата, ди.
– Бакчада оныкларымны бик тәртипле, диләр. Әниләре үлгән көнне, бакчага бармас өчен, Даян елады да елады. Шунда апасы: "Әбине тыңларга кирәк, энем",– дип аны юатып, алып китте. Елена белән Рамилне 12се көнне күмдек. Ә 14е Даянның туган көне иде. Күз яшьләрен күрсәтмичә, иренне тешләп түзәргә туры килде, – ди хәсрәтле ана, күз яшьләрен сөртеп.
Балалар әти-әни юклыгын сизмәсен өчен, аңа әниләре шикелле яраткан ризыкларын әзерләп, табын корырга туры килә. Еленаның дуслары килеп, уеннар уйнатып, туган көн уздыралар. Кич җиткәч, Яна, салют булмыймыни, дип сорый. "Әти-әни туган көндә безгә салют аттыра иде", – дип тә өстәп куя. Маргарита ханым тизрәк таныш-белешләренә шалтырата, салют алып кайтырга куша. Салют Казаннан төнге сәгать 11дә кайтып җитә.
– Балалар шулкадәр сөенде, ул көнне әти-әниләрен сорамадылар. Хәзер алар өчен дип яшисе инде,– ди Маргарита Александровна.
Әби кеше, балаларны үзем үстерермен инде, ди. Оныкларына опекун булырга җыена. Барлыйсы документларны барлаган инде ул. Балаларны якынрак бакчага күчерермен, дип планлаштыра.
– Август аенда 50 яшем тула. Түгәрәк датама баламның кырыгын үткәрермен, дип башыма да китермәдем, – ди Маргарита ханым. – Кызыма бу юбилеемны ничекләр генә уздырырмын, дип гел борчылуымны әйтә килдем. Ул исә, борчылма, әни, ремонт ясарбыз, барысы да әйбәт булыр, дип юата килде. Язмыштан узмышлар булсамы...
Аларны үлгән дип түгел, ә кайдадыр сәяхәттәдер, дип уйлап яшәсәм генә җиңелрәк булып китә, ди ул.
Дүртәү китеп икәү кайткан
Теплоходта Биектау районы Дөбъяз авылы кешеләре була. Фаҗига алдыннан гына балаларны музыкаль залга җыйганнар. Кадыйровлар гаиләсе дә шунда күңел ача. "Ирем белән кызым чәй эчеп меник әле, дип каютага төшеп китте. Никтер озак торгач, эчем пошып мин дә яннарына төштем. Ирем шторм килә дип хәбәр бирде. Тиз генә улыбыз Аделне табып жилет кидерергә кушты. Мин музыкаль залга кире йөгердем. Без килгәч, ирем икенче катка менеп китте. Кулында кызым Алинә иде. Шуннан соң мин аларны күрмәдем инде. Улым белән шуып су астына киткәнбез. Кулымда балам, үзем йөзеп маташтым. И, Ходаем шунда үләбез микән, дип уйладым үзем. Баламны өстерәп йөзүе авыр булды. Җитмәсә, бер җайсыз, чыга алмый торган җиргә эләктек. Моннан да уза алдык. Тик бер вакыт балам кулымнан ычкынды. "Арабелла" теплоходында баламны китереп бирделәр. Әле ирем белән кызымны баткандыр дип уйлап та карамадым",– дип сөйли Гөлнара. – Жилет кияргә өлгереп булмады, ул мәхшәр шулкадәр тиз булды. Иремнең мин кызымны югалттым, дип өзгәләнеп кычкырганын күп кеше ишеткән. Сабыебызны эзләгәндә баткан, ахры. Табиблар, кызымны бер тамчы су да йотмаган, башына нидер төшкән, диләр. Август аенда өч кенә яше тула иде әле. Улыма 23 июльдә 6 яшь була. Кызымны шундый көтеп алган идек. Бала хәсрәтләре бигрәк авыр икән. Алып кайтып күмсәк тә, яраткан иремне, газиз баламны югалтканыма күңелем ышанмый",– ди ул.
Гөлнарага "Арабелла"га эләккәч Ижау шәһәреннән Юля белән Саша исемле ирле-хатынлылар ярдәм итә. Көн саен шалтыратып хәлемне сорыйлар, ди ул.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|