|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2011 Бәйрәм
Бөтен авыл сөендеАнды сабан туеның үз традициясе, үз көе, үз җае. Соңгы елларда милли бәйрәмебез авылның үзәгендә, мәктәпнең спорт мәйданында үтә. Урын аулак, спорт ярышларына да, сәүдәгә дә, балалар уеннарына да җитәрлек. Үзәктә зур итеп корылган көрәш мәйданы. Ә иң хөрмәтле урында сәхнә. Ул мәйданның теләсә кайсы урыныннан бик яхшы күренә, шуннан җыр-моң да һәр тарафка агылып тора. Бу көнне дә шулай булды. Иң элек мәйданга сәүдә кешеләре, аттракционнар кереп урнашты, аннан соң спортчылар чыкты – биредә мини-футболны бик яраталар икән. Шул арада сәхнә осталары аппаратураларын җайлап куйдылар. Һәм, төштән соң, Анды халкы – олысы-кечесе мәйданга ашыкты.
Бәйрәм яңа җәмигъ мәчетнең бер еллыгына багышланган иде. Үткән елны нәкъ шушы көннәрдә бик зурлап мәчет ачтылар. Авыл мөселманнарының күптәнге хыялын тормышка ашыручылар - Сәяр Сөләйманов, Ринат Сәйфетдинов, Флёра Сафиуллина, Зиннур һәм Марат Сафиуллиннар, авылның башка мәрхәмәтле мөселманнары булдылар. Һәм бүгенге бәйрәмне оештыруда да алар читтә калмадылар, нәкъ үзәгендә иделәр.
Анды халкының бер матур үзенчәлеге бар, ул да булса, яхшы эшләрдә бер-берсен уздырырга тырышу, хәерле гамәлләрдә ярышу. Әлеге сабан туена да бәйрәмне оештыручылар иң матур, иң моңлы җырчыларны чакырганнар иде. Уеннарда, ярышларда катнашучыларга бүләкләрне дә мул итеп әзерләгәннәр. Көрәшкә дә тирә-якның иң көчле егетләре чыккан.
Көрәш башлану белән мәйданга җиңүчеләр өчен әзерләнгән бүләкләрне чыгарып куйдылар: яхшы суыткычлар, телевизорлар, музыль үзәкләр... Сабантуй батырларына ике ат – берсе авылдашлар арасында җиңүчегә, икенчесе күрше авыллардан килеп мәйдан тотучыга. Менә бу яктан да андылылар үзенчәлекләрен күрсәтә белделәр.
Сабан туйлары кадерле олы кунаклары белән дә хәтердә калыр. Андылылар белән бәйрәм шатлыгын Сергач районы башлыгы Н.Субботин, Земство җыены рәисе Е.Соколов, өлкә губернаторы урынбасары Д.Сватковский, күренекле якташларыбыз теннис буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Марат Сафин, Мансур Садеков һәм башкалар уртаклашты. Алар милли бәйрәмебез белән сөенделәр, бәйрәм белән тәбрикләп исән-имин тормыш, мул уңышлар, бәхет-шатлык теләделәр.
Ә көрәштә иң көчле егетләребез бил алышты. Шул арада дөнья чемпионыбыз, күп кенә сабан туйлары батыры Рамил Нуриманов, Марат Усманов, Илшат Абдрахманов, Ринат Әндәрҗанов, Азат Алимов һәм башкалар. Көрәш аеруча матур булды, тамашачылар, көрәш сөючеләр бик ләззәтләнеп карадылар. Истәлекле Сабан туеның баш бүләге - атка Рамил Нуриманов лаек булды. Ә Анды егетләре арасында Марат Сафиуллин иң көчле иде, ул да ат белән бүләкләнде.
Бәйрәм, гадәттәгечә, яшьләр дискотекасы һәм фейерверк белән тәмамланды.
Якшәмбе көнне Андыда тагын бер зур вакыйга булды – яңа мәчеткә, гомумән авыл халкына кунакка Россия мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров килделәр. Алар белән очрашуга мәчеткә бик күп мөселманнар җыелган иде. Равил хәзрәт һәм авыл картлары яңа мәчеткә кереп намаз укыдылар, мәрхүмнәрне искә алып дога кылдылар.
Мөселманнар белән очрашуда Равил хәзрәт аларны мәчетләр санының арта баруы, халыкларның исламга тартылуы, дини тормышыбызның үзенчәлекләре турында сөйләде һәм мәчет төзүчеләргә, барча андылыларга имин тормыш теләде.
Фотода: хөкемдарлар.
Р.САЛЕХОВ |
Иң күп укылган
|