|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2011 Могҗиза
Күрдем бер төш...Нәрсә ул төш? Без аларны ни өчен күрәбез? Алар нәрсәне аңлата? Кеше тормышында төшләр нинди дә булса урын алып торамы? Без аларны ничек аңларга тиеш? Һәрбер кеше чираттагы серле төш күргәннән соң, әлеге сораулар белән җәфалагандыр. Гади кеше түгел, хәтта галимнәр дә бу сорауга чишелеш, төгәл җавап таба алмыйлар. Туганнан бирле без төшләр күрәбез. Алар арасында куркынычлары, бәхетлеләре, киләчәкне күрәзә итүче, без онытырга теләгән үткәннең вакыйлары... Шулай ук төштә үлгәннәрне, үзебезнең хыялларның чынга ашуын күрәбез. Әлеге төшләрне без сорап ала алмыйбыз һәм көтелмәгән төш күрүне аңлый алмыйбыз. Бу аңлатып бирерлек түгел. Бирелгән сорауларга җавап табарга тырышып карыйк.
Дөньяда бер бик акыллы кеше яшәгән. Аның исеме Зигмунд Фрейд. 1899 елда ул “Төшләрне аңлату” дигән бик кызыклы китап язып чыгара. Җәмгыять тарафыннан әлеге басма төрлечә кабул ителсә дә, ахырда укучылар китап асылына төшенәләр.
Билгеле булганча, төшләр – тирән аң (подсознание). Төш күрү – теләкнең чынга ашуы дип исәпләгән психоаналитик Фрейд.
Тышкы факторлар төшләргә зур йогынты ясый. Чыннан да, без чит тавышлар, исләр, кагылулар, бүлмәбезнең температурасын, йоклаган мендәребезнең катылыгын тойган төшләрне бик еш күрәбез. Тагын бер кызык факт китерергә була – тәмәке тартуны ташлаган кешеләр тартучыларга һәм тартмаучыларга караганда күпкә төслерәк төш күрәләр икән. Ягъни, тәмәкесез тормышның тәэсире турында әйтергә кирәк.
Фрейд төшләр аңлату өчен ысул таба: төшнең эчтәлеген тыңлаганнын соң ул аерым элементларга кагылган (сүзләр, образлар) бер үк сорулар бирә башлый: образ турында уйлаганда, сөйләүче алдында нинди сурәтләр барлыкка килә? Кеше башына килгән һәрбер фикерне, бер караштан алар сәер булып тоелса да, җиткерергә тиеш булган.
Ысулның асылы - психик процесслар детерминизм законына буйсынган дип аңлата Фрейд. Әгәр кеше төше турында нинди дә булса сүз зйтә икән, димэк бу юкка гына түгел. Әлеге очраклылык турыдан-туры элементның үзе белән бәйле. Шулай итеп, психоаналитик төш турында сөйләми, ә киресенчә төш күрүчегә аны аңларга ярдәм итә.
Өндә күрергә теләгәнне, без төштә күрәбез. Ач кешеләр төшендә азык-төлектән сыгылып торган табын артында утырып, аңа ләззәтләнүләрен күргән кызыклы очраклар билгеле. Шулай ук ачы азык ашаучылар төшләрендә су эчүләрен күрергә мөмкинннәр. Төш күрү кайвакыт чынга ашмаслык теләк каршысына килә, аның котылгысыз бәхетсезлеген йомшартмакчы була икән.
Төштә без көне буена арган тәнне ял иттерәбез. Шуңа кеше ничек кенә фаразламасын, төшләрнең файдасы зур икәнлеген онытмыйк. Төш – ял, иң-иң зур теләкләрнең чынга ашуы.
Ләйсән ЯКУПОВА |
Иң күп укылган
|