поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.07.2011 Җәмгыять

Тимер-томырлы яшьлек

Бүлмәдәшем Ләйсән “неформаллар” өчен тимер-томыр сата торган кибеттә эшли. Бер көнне аның эшләгән җиренә сугылып чыктым. Ләйсән янында ярты сәгать басып торган арада ниләр генә күрмәдем һәм ниләр генә ишетмәдем. Тәннәренә әллә ничәшәр тишек тишеп бетергән адәмнәр белән дөнья тулган диярсең. Кибеткә әле берсе, әле икенчесе кереп кенә тора.

Мин шаккаттым. Без тимер кисәге генә итеп караган һәр “шөреп”нең без белмәгән, берсеннән берсе сәер исемнәре бар икән бит. Колакка сәер яңгырашлы сүзләрне гомеремдә беренче ишетүем. Кайберләрен әйткәндә телләрең сынарлык! Ләйсән исә елга якын шул өлкәдә эшләгәч, инде ул исемнәрне ятлап бетергән.

 

Моннан биш-алты еллар элек кызлар арасында түгәрәк формадагы алкалар бик популярлашып киткән иде. Мин үзем дә алар белән “авырып” алдым. Зурысы да, кечкенәсе дә, сары төстәгесе дә, ялтыравыклысы да бар иде. Шул алкаларны кисәм, әби: “Үгез борынына кигезә торган нәрсә кебек бит бу, сал!”— дип сүгә иде үземне. Яшүсмерлек чорыннан чыккач, андый алкаларны үзем дә кими башладым. Анжела исемле иптәш кызым "металлалом"га тагын да баерак иде. “Колакка да, кулга да шундый 15-20 беләзек тага идем дә, әй китә идем, шалдыр-шолдыр клубка”, — дип көлеп искә ала хәзер. Бүгенге яшьләр безне дә арттырып җибәрделәр. Колакларына җиде-сигез тишек тишәләр. Без сәерсенеп караган “тишек тәнле” яшьләр телендә колакка тага торган түгәрәк алка "тоннель" дип атала икән. (Монысын миңа Ләйсән аңлатты). Ул тимер кисәген алка дип әйтергә тел әйләнми инде анысы. Менә шул "тоннель"ләр зурлыклары буенча 16 миллиметрдан алып, 34 миллиметрга кадәр булалар икән. Аларны зурлыкларына карап, 16 лы, 22 ле, 34 ле дип йөртәләр икән. Ә колактагы тишекне зурайтыр өчен “расстяжка” тигән “чөй” тыгып куялар. Аның зурлыгын күрсәгез сез! Ул 34 ле "тоннель"не кертер өчен колакның тишеге хайран гына зурлыкта булырга кирәк шул. Ул "тоннель"не асып та йөрисе бар бит әле, чыдаган колакларына рәхмәт.

 

Яшьләр арасында борынга тага торган тимер кисәкләре киң таралган, аларны "смайлик" яки "омега" дип йөртәләр икән. Кашларын тиштергән яшьләр исә "банан" дигән алка тагалар. Боларына күз күнекте инде. Ә менә телләрен яисә иреннәрен тиштергән кешеләрне һич тә аңлый алмый. Сөйләшкәндә, ашаганда ничек комачауламый икән ул аларга?! Телгә тага торган алка "штанга" һәм "монро" дип, иренгә тага торганы "лабретта" дип атала икән.

 

Хәзер яшьләр шул кадәр азды, әхлак дигән нәрсәне онытты ки, хәтта җенси органнарына да тимер тагып куя башладылар. Кемдер ипи белән майга акча җиткерә алмый интегә, кемдер мелаллоломга йөзәрләгән сум акча чыгарып сала. Хәер, 15-17 яшьлек бу балалар (бала дисәң хәтере калыр), үзләре эшләп, тир түгеп тапкан акчаларын туздырмыйлар бит. Атасының иртән биштә торып эшкә чабуын, анасының икешәр смена тир түгүен аңлый торган булса, акчаны саклап тотарга өйрәнер иде бәлки.

 

Ләйсән эшли торган киоскта алкалардан тыш төрле беләзекләр, футболка, муенса ише әйберләр, сумкалар да саталар. Һәр көн саен иптәш кызым ким дигәндә өч меңлек товар сата, кайбер көннәрдә җиде меңгә җиткәне дә бар. Ихтыяҗ булгач, товарны да кибет хуҗалары ике атна саен төрләндереп, баетып кына тора. Шундый шырдый-бырдый сатып та Казанда акча эшләп була икән! Иренннәрен, кендекләрен, борыннарын тиштереп торучылар булганда нишләп эшләмәскә ди әле.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 7 | 16.07.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»