поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
16.07.2011 Җәмгыять

Казанның казаны

Бер яратмыйм базарга йөрергә. Ике аягымның берсен атламас идем – көтеп алган җиләк чорым бар. Бакча җиләге дисеңме, җир җиләге белән каенныкы дисеңме – үләм дә китәм. Менә бу юлы да базарга юл алуымның сәбәбе шул исе белән үк исертүче татлы җимеш булды. Колхоз базары тукталышына төшү белән тоеп аласың да мультфильмдагы тычкан баласы кебек күз йомып «борынга ияреп» барасы гына кала.

Сырт көя, чиләк тула

 

Бөтенесендә диярлек бер үк бәя – бакча җиләге «Виктория»нең килосы 150-180 сум. 200 тәңкәлеге дә бар. Әмма болар теге муляж җиләк кенә диярсең – кыяфәте шалкан кебек кәперәеп тора, тәме исә ташка үлчим. Чөнки бөтенесе диярлек читтән алып киленгән матурлык – ничек, нәрсә сибеп үстерелгәндер ул, әмма дә ләкин бакчада үсүче җиләк тәме юк анда. Ә матурлык өчен генә 200 тәңкә түлисе килми...

 

Менә болары инде, чыннан да, табигать үзе биргән тәмле матурлык – җир җиләге белән каен җиләге сатучылар янында хуш истән башлар әйләнә. Бу җиләкләргә акча жәллисе юк – каен җиләгенең 1 литры 230 сум, җир җиләгенеке 150 тәңкә. Алар яныннан кеше дә өзелми – чират торып сатып алучылар да җитәрлек. «Адәм талыйлар!» – диде бер шәһәр әбисе, җиләк сатучылар яныннан узганда. Мари ягыннан килгән сатучы апа аптырап төшмәде:

 

– Иртән-иртүк тор да, җанашым, көтүеңне кугач та болынга мүкәли-мүкәли җыярга бар. Кояш күкнең кыл уртасына күтәрелеп, сыртыңны көйдерә башлауга бер чиләк җыеп була ул. Менә анысы бөтенләй бушка булачак.

 

Эшсез торсам – үләм

 

Колхоз базарына барып, җиләктән башканы күрмәгән икән бу, димәгез тагын. Күрдем, нишләп күрмим ди: карбызны әнә 30 тәңкәдән саталар, «Колхозница» сортлы кавынның килосы – 60, «Торпедо» дигәненеке 100 сум. Баклажанны 180 сумга алып була, башлы суган – 30, бәрәңге – 40-45, борыч – 70 сум...

 

– Кишер ал, балам, – диде төп-төзек тешләре белән балкып елмаючы өлкән яшьтәге апа. – Менә бу бәйләме 25 сум, редиска да шул бәядән, кыярым – 45 тәңкә.

 

– Үзегезнең бакчаданмы, – дим апага, үзем аның саткан урынының да, товарын төяп килгән сумкасының да чисталыгына игътибар итеп.

 

– Үземнеке, Отар бистәсеннән алып киләм, – ди апа, үзен Александра Ивановна дип таныштырып. – Атнага ике тапкыр киләм, калган көннәрдә бакчада эшлим. Менә урын өчен генә кычкыртып талыйлар – әле яз башында гына 50 сум түләтә иде базар администрациясе, хәзер 100 сум ала. Мин бит пенсионер, 70 яшьлек кортка.

 

– Җитмәүчелек чыгардымы базарга?

 

– Юк, балам, үзем шундый кешедер инде мин. Эшсез торсам, үләрмен кебек. Кышын да телевизор каршысында тик утыра алмыйм, шөгыль кирәк булганга мунчала үрәм. Аларны яз башында ук базарда сатып бетерәм. Утырып кына тора алмыйм – мине хәрәкәт яшәтә. Яшьләр кебек, «ник эшләргә, аны сатып та алып була бит инде», дигән карашны кабул итә алмыйм – бәндә үз кулы белән эшли, шул эштән тәм табып яши алганда гына бәхетле була ала. Мин гомерем буе «Радиоприбор» заводында эшләдем, хәзер 9 мең пенсия алам. Аңа рәзе җан асрап була?

 

– Базарда менә болай басып торып күпме акча эшләп була?

 

– Мең сумнан да аз акча алып кайтканым юк. Кичә, өченче көн сатып алучы күп иде – 2500 сум чыкты.

 

Чабаталы бизнес

 

Талдан үрелгән кәрзиннәренә дә түгел, кәрзингә элеп куелган чабатага күзем төште. Бу ни галәмәт тагын? Чабатаны бит инде күптән музей экспонаты итеп кенә кабул итә идек – ә монда аны сатуга чыгарганнар!

 

– Аны сувенир буларак алалар, – диде Александр Титов. – Алучысы сирәк булса да, 80 яшьлек әбиебез һаман үрә бит шуны. Ә бу кәрзиннәрне исә хатыным, кызым белән бергә үрәбез. Кечкенәләре 200-250 сум, зурлары – 450. Аларны яратып алалар – шәһәр кешесенә бакчага йөрү өчен уңайлы ул.

 

Александр Йошкар-Оладан килгән. Бер ай буе сату итәбез инде диде. Базарда алар икәү – хатыны җиләк, гаилә башлыгы исә кул хезмәте белән сату итә.

 

– Җиләк чорында гына Татарстанга киләбез, – ди Титов. – Сездә бит республикада халык бай, бездә хәерчелек хөкем сөрә. Бездә берәү дә 150-200 тәңкәгә җиләк алмый инде.

 

Кешегә бил бөксәң

 

Мин исә рәт араларыннан киттем. Мондагы халык теге кырмыска оясындагы кебек – беркемнең беркемдә эше юк, әмма һәркемнең үз шөгыле. Кемдер сатулаша, кемдер сүзгә дә килеп ала. Нәрсәдер өчен ләң-ләң әрләшкән әбине шактый оста гына тынычландырган сатучы апаның сабырлыгына игътибар итеп туктап калуымны сизмәгәнмен дә.

 

– Мондыйлары да була, – диде сатучы. – Болары сатып алучының тормышка булган зәһәрен

сиңа түгәм дип килүчесе. Алар белән талашу мәгънәсез, матур гына итеп борып җибәрергә кирәк.

 

– Күптән эшлисезме базарда?

 

– Күптән инде, күптән. 1989 елда эшсезлек куып чыгарган иде, әле һаман менә прилавка артында кешегә бил бөгәм, – диде Тәзкирә апа. – Монда чыкканчы тәмәке фабрикасында эшләгән идем, аннан кыскарттылар да, ярык тагарак алдында калдым. Башта авылга кайтып төпләнеп, сыер саварга чыккан идем. Ул хезмәтнең авырлыгы! Юк, мәйтәм, мин лутчы юылмаган бәрәңге сатам. Менә 22 нче ел сатам инде шул яшелчә дигәнен. Көнгә 400 тәңкә акча эшлим, кассадан көн саен йөз тәңкә әбәт ашарга алырга ярый. Бер-ике кишере, бәрәңгесе, помидор-кыяры ияреп кайта шунда.

 

– Алайса язмышка үпкәләмисез?

 

– Үпкәлим, әлбәттә, бу тормышмыни? Ялы юк, яме юк, бәйрәмнәре юк дигәндәй. Мин бит инде бала-чага түгел. 51 яшь – теге җир сызлый, бу җир авырта. Совет чорын сагынам мин – без анда кеше идек. Ә хәзер без зур машинаның шөрепләре генә – кешелектән чыгу белән, сине алып ыргытачаклар да башканы борып урнаштырачаклар.

 

Тәгәри китте йомгагым...

 

Базарны сату-алу урыны итеп кенә карап булмый шул инде – бу да шул тормыш әлифбасының бер бүлеге. Кемнәргәдер зур акча эшләү трамплины, кемнәргәдер җан асрау чыганагы, кемнәргәдер әшәкелек подвалы. Кайнап-гөрләп торучы әлеге казан юкка чыкмаячак. Элек тә булган, хәзер дә бар, иртәгә дә эшләячәк. Сатып алучыга теләгәнен алырга акча булсын да, аягүрә көннең-көн буена сәүдә итүчегә сәламәтлек кенә җитсен...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»