поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
14.07.2011 Җәмгыять

Мәнди анасы белә. Ә без?

СССР таркалганнан соң элеккеге союздаш илләр бер-бер артлы НАТО, БСО - Бөтендөнья сәүдә оешмасы кебек берләшмәләргә керергә омтыла башлады.

Хәер, Россиянең үзендә дә, әйтик, БСО га керү теләге моннан унҗиде елга якын элек үк барлыкка килгән иде. Һәм менә 2012 елда Россия­нең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү ихтималы бар. Бел­гечләр аптырашта. Ил җитәкчелеге­нең дә уй-фикерләре әледән-әле үзгәреп тора. Кем әйтмешли, теләк тә бар, шикләндерә дә. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына ке­рүе кемнәргә кирәк? Бу га­мәлнең ил халкына файдасы булырмы?

 

Моннан берничә ел элек РФ финанс министры Герман Греф Россиянең әлеге оешмага керүе ил икътисадына дистәләрчә миллиард доллар өстәмә керем бирәчәге турында әледән-әле кабатлап торды. Янәсе, Россия ил капкасын чит дәүләтләргә киңрәк ачкан саен, товар җитештерүчеләр арасында конкуренция арта. Кибет киштәләре төрле товарлардан сыгылып торгач, аның бәясе дә төшәчәк, янәсе. Чит ил банклары кредитны да, үз ил­ләрендәге кебек, Рос­сиянең теләсә кайсы кешесе­нә аз процентларда бирергә мөмкин икән. Тот капчыгыңны! Бирер­ләр, бирмичә ни.

 

Беренчедән, чит ил магнатлары иң элек үз мәнфә­гать­ләрен кайгыртачак. Актаныш якларында әйтелгәнчә, бу ка­дәресен Мәнди анасы да белә булыр. Кибет киштәләре түбән сыйфатлы, кеше организмына файдасыннан зыяны күбрәк, әмма бәясе арзанрак булуы нәтижәсендә халык кырылып алачак чит ил товарлары белән шыгрым тулып торуы да үзе­бездәге җитештерүчеләрнең тез астына сугачак. Аннан килеп, чит ил байлары Россиядә алган табышларын да читкә чыгару турында кайгыртачак. Ни өчен икәнлегенә тарихта шактый гыйбрәтле хәлләр аша җавап табарга була. Рус халкы бит түзеп-түзеп тора да, узган гасырның унҗиденче елла­рын­дагы кебек, илнең астын өскә китерүе дә бар. Хәер, фе­дерациядә яшәүче башка милләтләрнең дә ачуы чыгудан Ходай сакласын!

 

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү Россия авыл хуҗалыгын да нигезеннән какшатачак. Сер түгел, алга киткән илләрдә үз авыл хуҗалыгына ярдәм бездәгегә караганда утыз-кырык тапкырга күбрәк! Җитештерелгән продук­циягә бәя дә шуннан чыгып билгеләнә. БСОга кергәч, те­ли­сеңме, теләмисеңме, базар капкаларын каерып ачып куярга кирәк булачак. Чит ил­ләрдәге товар җитештерү­че­ләр нәкъ менә шул турыда хыяллана да инде. Үзебездә үстерелгән яшелчә-җимеш, ит, сөт һәм башка күп төрле продукцияләр чит илдән ки­тертелгән товар бәяләре алдында тәмам югалып калачак бит. Әле болай да дистә ел буена таланып, таркалып кил­гән Россия авыл хуҗалыгы мондый хәлдә тәмам хәлсезлә­нәчәк, билгеле. Моңарчы да дәүләт биргән ярдәм белән генә тернәкләнеп, көч-хәл бе­лән очын-очка ялган яшәгән Россия авыл ху­җалыгына ясин чыгасы гына калачак...

 

Шулай да ни өчен әле ун­җиде ел буена Россия җитәкчелеге Бөтендөнья сәүдә үзә­оешмасына керү турында хыяллана? РФ фәннәр академия­сенең Икъ­тисад институты җитәкчесе Руслан Гринберг раславынча, “Россиянең Бө­тендөнья сәү­дә оешмасына ке­­рүе илдә яшәүче һәркемгә дөнья базарына юл ача”. Ачуын ачадыр да бит. Тик менә дөнья базарында нинди товарларыбыз бе­лән мактана алырбыз икән соң? Русның “матрешка”­лары беләнме? Яисә татар кә­лә­пүшләрен тәкъ­дим итәсе булырмы икән? Хәер, кәләпүшне дә хәзер кытайлар җитеш­тереп сата башлаган шул. Ни генә дисәк тә, Рос­сиядә җитеште­релгән товарлар сыйфаты бе­лән дә, бәя­ләре белән дә чит илне­кеннән күпкә калышуы бәхәссез. Дө­рес, чит илләргә нефть, газ, металл кебек чимал сатучыларга дөнья базарында үзләрен ир­кенрәк тота башларга мөмкинлек туа. Аны сату күләме дә бермә-бер артыр инде. Тик менә булганны сатып бетереп, ки­ләчәк буыннарга үзебездән соң ни калдырырбыз? Бу ка­дәресен дә онытмыйсы иде бит.

 

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү Россия сәнәгатенә, авыл хуҗалыгына гына түгел, илдә яшәүче һәр кешенең (бу кадәресе олигархларга, бәлки, әллә ни кагылмыйдыр) кесә­сен шактый саегайтырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, барлык төр энергиягә, җылылык чыганагына дөнья базары бәя­­лә­­реннән чыгып түли­се була. Россия кебек ел­ның яртысыннан артыгында салкыннардан өшегән илдә бу ка­дәресе дә үзен нык сизде­рәчәк.

 

Россиянең танылган икътисадчылары, шул исәптән академик Леонид Абалкин да илнең алга таба үсешендә Бө­тендөнья сәүдә оешмасының роле зур булачагына басым ясый. Шулайдыр. Әмма мо­ның өчен тигез шартлар булуы зарури. Шулай булмаганда без дә Балтыйк буе илләре хәлендә калуыбыз ихтимал. БСО иллә­рен беренче чиратта аларда җитештерелгән сәнәгать товарлары да, авыл хуҗалыгы продукциялә­ре дә түгел, ә чимал кызыксындыра икән. Россия дә Бөтендөнья сәүдә оешмасына кереп, алга киткән илләрнең чимал базасына гына әйләнеп калмасмы?


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 128 | 13.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»