|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2011 Авыл
Колхозда, да?Татарстан авылларының иң матуры булган Имәнкискәне республикабызда гына түгел, Россиядә дә күпләр беләдер. Чөнки авыл уртасыннан Оренбург федераль трассасы уза. Авыл аша үткән машиналарны көненә меңәрләп кенә саныйлар. Имәнкискәнең бер башыннан икенче башына чаклы ара ике чакрымга сузылган. Шушы ике чакрымны җәяүләп эшкә йөри авыл халкы, кибетенә, почтасына, кассасына, мәктәбенә бара, көтүен куа. Казанга баручы йә кайтучы машинада, сирәк-мирәк булса да, таныш-белешләрең очрап куя. Йә киң итеп елмаеп, баш селкеп, йә кул болгап уза алар. Ашыгыч эшләре булмаганнары туктап сөйләшеп тә ала.
Шулай бервакыт кызу җәй көнендә чират көтүе көтеп, 250 баш сыерны олы юлга чыгармаска тырышып, юлның әле бер ягына, әле икенче ягына куа-куа Сыерчык тавыннан кайтып киләбез. Машиналарның арттан килгәннәре дә, каршыга килгәннәре дә кычкырта-кычкырта авылны тизрәк узарга тырыша. Уздың ди, көтеп тор. Сыер әле ул надан сыер гына түгел бит, 12-15 литр сөт тутырып, үз дәрәҗәсен белеп кенә кайтып килүче малкай да. Йорты сул якта икән, ул уң яктан юлны аркылы кистереп үз ягына чыгасын белә. Юл аркылы үз көенә генә атлап чыгып баручы сыерны куам шулай. Бик кәттә генә машинадан бер ир-ат миңа кул болгый берзаман. Әйбәтләбрәк карасам, күптәннән күрешмәгән, Себердә яшәүче туганым икән. Җылы итеп күрешкәннән соң: «Гөлфия, ә син кайда работаешь, колхозда, да?» – дип русчалап сорап куйды бу. Көне буе кояш астында янып пешкән, тузанга баткан битемнән болай да оялыбрак тора идем, колхоз сүзен ишеткәч, начар эш өстендә тотылган кебек, бөтенләй каушап төштем.
Көтүдән кайткандагы бу очрашу күңелдә уелып мәңгегә истә калды. Югары белемле математика укытучысы була торып тузан туздыра-туздыра сыер куып кайтып килүем туганым алдында хурландыргандыр инде. Җүләр булганмын икән, дип уйлап утырам хәзер. Ул чорлардагы чәчәк атып яшәүче колхозларда колхозчы булуың дәрәҗә булган лабаса. Моның шулай икәнлеген дәлилләп бик күп мисаллар китереп була. Әйдәгез, гади колхозчыдан башлыйбыз.
Көтүче һәм сыер савучы. Сиксәненче еллардан туксанынчы елларга чаклы колхозда иң күп акча алучылар алар иде. Хезмәтләренә күрә шулай тиеш тә иде. Механизаторларны алыйк. Алар йөрткән тракторлар, машиналар колхозныкы саналмый иде, хәтта бакларындагы бензиннары да үзләренеке булды. Кемгә күпме кирәк, шулкадәр бушка бирәләр иде алар ягулыкны. Авыл хуҗалыгы белгечләренә күчик. Алар бик үрчеде ул елларда. Агрономнар, инженер-механиклар, зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре – барысы да дүртәр-бишәр булды. Һәрберсендә папка, колхоз транспорты, һич югы кәҗә мотоциклына атланып йөрде белгечләр. Бухгалтерлар, экономистлар, кассирлар унбиш кеше иде бер колхозга. Колхоз рәисе, аның урынбасары, партком сәркатибе – болары колхозның элитасы. Эшләделәр дә, рәхәт тә яшәделәр ул елларда колхозчылар. Матур-матур йортлар тергезделәр. Колхоз исәбеннән мәдәният учаклары, мәктәп, балалар бакчалары төзелде. Балалар бакчасына балаларны өч-дүрт еллап бушка йөрткән дә истә. Колхоз тракторлары бәрәңге җирен бушка эшкәртә, утырта, ала, печән, салам китерә иде.
Ә яшьләр өчен дип күпме колхоз өйләре төзелде! Суы, газы, уты бушка кертелде ул йортларга. Үзебез дә, рәхмәт яусын, менә 26 ел инде колхоз биргән өч бүлмәле йортта яшибез. Бик күп санадым, ахрысы, колхозның яхшы якларын. Шулары җитеп торыр. Әмма ни хикмәт, колхозчы сүзе чыгуга, бер башка түбәнрәк кеше турында сүз барган кебек иде ул вакытларда. Ә хәзер ничегрәк?! Сезнең фикер ниндидер, ә мин теге Себердән кайткан туганымның соравына оялмыйча, горурланып: «Да, колхозда», – дип җавап бирер идем.
Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш, Имәнкискә |
Иң күп укылган
|