поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
08.07.2011 Җәмгыять

Аракыга тиң сыра

Сыраны төнлә сатуны тыярга җыеналар. Дәү­ләт Думасы депутатлары әнә шундый закон әзерләү белән мәшгуль. Документ кабул ителгән очракта, сыра һәм катылыгы 0,5 проценттан арткан башка эчемлекләр дә алкоголь продукция булып саналачак.

Чәршәмбе көнне әлеге закон проектын икенче укылышта кабул иттеләр. Әйтергә кирәк, беренчесендә документ ул дәрәҗәдә кырыс түгел иде әле. Әйтик, 22 февраль көнне кабул ителгән кагыйдәләр буенча төнлә сату тыелган алкоголь продукциясе исемлегенә катылыгы 5 проценттан арткан сыра гына эләкте. Әмма ике укылыш арасында документта тагын 30лап үзгәреш пәйда булды. Хәзер бу чикне 0,5кә төшер­гәннәр. Закон проекты авторлары әйтүенчә, Казахстан белән Беларусьта да 0,5 процентлы эчемлекләр алкоголь продукция санала. Ә Россия бу илләр белән, билгеле булганча, Таможня берлегенә керә һәм кагыйдәләр дә тәңгәл булырга тиеш.

 

Алкоголь эчемлекләрне җә­мәгать транспорты тукталышларында, базарларда, вокзал һәм аэропортларда, ягулык салу станцияләрендә, хәрби корылмаларда сату тыелачак. Дөрес, хәмерне бу урыннарда урнашкан туклану нокталарыннан алырга мөмкин булачак. Ә төбәкләргә чикләү вакытын үзләренчә үзгәртү мөмкинлеге бирелә. Документ кабул ителсә, үзгәрешләр 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Депутатлар закон проекты кабул итеп ятканда, Россия Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Аркадий Дворкович халыкны тынычландырырга ашыкты. "Хөкүмәт 0,5 градустан катырак, әмма алкоголь рәтенә кер­мәгән эчемлекләр исемлеген төзиячәк", – дип язган ул үзенең "Твиттер"дагы сәхифәсендә.

 

Закон проектының гамәлгә керәсенә шикләнмәскә була. Чөнки әлеге документ Хөкүмәт тарафыннан әзерләнде. Ә андагыларга бу эшне Дмитрий Медведев кушкан иде. Закон проекты әзерләүчеләр фикеренчә, үзгәрешләр алкоголь продукция белән сәүдә итү эшчәнлеген кү­зәтүне көчәйтү, аның сыйфатын һәм бюджетка керәсе салым күләмен арттыруны максат итеп куйган. Шул ук вакытта түрәләр яңа тәртип хәмер кулланучылар санын да киметер дип өметләнә. Алайса, Россиядә ел саен аракы белән агуланып 23 мең кеше үлә. Ә күп эчү аркасында авырып җан бирүчеләр өч тапкыр күбрәк.

 

* * *

 

Закон эчкечелекне киметерме?

 

Василий Бадин, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан шәһәре буенча күзәтү-инспекция бүлеге башлыгы:

 

– Мондый законны юктан гына кабул итмиләрдер инде. Әлбәттә, 1980 нче елларда кабул ителгән карарларның тиешле нәтиҗәсе булмады. Бу юлы ничек килеп чыгасын да чамалавы кыенрак. Әмма шунысын әйтә алам: сәүдә үзәкләренең күбесе соңгы вакытта кабул ителгән чикләү­ләрне үти. Хәзер исә безнең эшебез тагын да артачак. Әлбәттә, закон белән генә булмый. Халык сәла­мәт яшәү рәвешенә күбрәк игътибар бирергә тиеш. Моның өчен исә мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Нигә әле, мәсәлән, оешма һәм предприятиеләргә хезмәткәрләре өчен спорт белән шөгыль­ләнү өчен махсус вакыт билгеләмәскә? Бу шартны үтәмәү­челәрне исә ул көнне эшкә килмә­гән дип санарга мөмкин булыр иде. Ә җәза ысуллары белән генә нәтиҗәгә ирешеп булмый.

 

Габбас Төхвәтуллин, Республика наркология дис­пансерының баш табиб урынбасары:

 

– Сыра эчү куркыныч нәр­сәгә әверелде. Кеше үзе дә аңламыйча, бәйлелеккә дучар була. Җитмәсә, әти-әниләр дә күп очракта сыраны куркынычка санамый. Ә галимнәр шуны раслады: ул аракыдан да куркынычрак һәм аны дәвалавы да авыррак. Без табиблар, наркологлар бу проектны яклыйбыз. Агу сатуның кайчан яхшылыкка китер­гәне бар?! Әлбәттә, закон белән генә булмый. Кеше үзе туктамаса, файдасы булмый.

 

Рамил Курамшин, Татарстанның халык артисты:

 

– Андый законнар элек тә булгалады. Ләкин гасырлар буе эчкән халыкны ничек туктатасың? Барысы да культурадан тора. Әнә җиңгәңнең бакчада берничә шешә аракысы бар. Ә мин эчмим. Чөнки кирәкми. Аракыны бөтенләй тотмыйм, димим. Әмма чамасын белергә кирәк. Әллә минем эчү мөм­кинлеге юк иде дисезме?! Яшь чакта акча да бар, тәкъдим итүчеләр дә күп булды. Әмма сәр­хушкә әверелмәдем. Хәзер дә барыбер. Миңа ни, ник шунда тәү­лек буе сатмыйлар, бәясен төшермиләр. Кешенең үзендә акылы булса, бернинди закон да кирәкми. Анысы инде тәрбиядән тора. Әле хәтерлим, 50нче елларда авылларда эчкечеләрдән көлә­ләр иде. Хәзер исә андый кешеләр гадәти нәрсәгә әверелде. Цивилизация дип әллә кая киттек. Бу тө­шенчәнең файдасыннан тыш, икенче ягы да бар.

 

 Илназ Закиров, эшмәкәр:

 

– Сырага карата кырысрак җәзалар күрелү яхшы, әлбәттә. Чөнки хәзер аны су урынына эчәләр. Ә аның белән сәүдә итүчеләрне күзәтүе җиңелрәк булачак. Чөнки ялган сыра ясау бик кыйммәткә төшә. Ләкин яшьләр сырадан аракыга күчмәсме?



Ватаным Татарстан
№ 124-125 | 08.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»