|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2011 Мәдәният
“Алмаз – холдинг” – безгә ярдәмчел компания!“Алмаз – холдинг” компаниясе ул, затлы металлдан ясалган хәзинәләр иҗат итүче, чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләрен халыкка таратучы киң колачлы оешма. Алтыннан, көмештән ясалган колак алкамы, йөзек – беләзекме, затлы ташлар белән бизәлгән муенса булсынмы, бүләк итеп тапшырасың икән, балаларыңның балаларына ядкәр, мирас булып күчә торган байлык та ул. Еллар үткән саен аның бәхәсе үсә генә бара. “Алмаз – холдинг” компаниясенең соңыннан төрле төбәкләрдә дә йөзләгән кибет – салоннары ачылгач, затлы бизәнү әйберләренә гашыйк кешеләргә, сайлап алырга җиңеллекләр туды. Безнең К.Тинчурин театрында ачылган кибет – күргәзмәдә йөзләгән бизәнү әйберләре белән спектакль булган көннәрдә тамашачыларыбыз таныша тора. Инде ошаганын таба икән, саллы гына ташламалар белән сатып та алырга мөмкин. Телисең икән, үзеңнең хыялыңда йөргән әсәреңне ясата аласың.
Бүген Россия җирлегендә ялган ташлар, металлар юнәтеп халык алданганда, “Алмаз – холдинг” компаниясенең генераль директоры, Татарстанның зәркәнчеләр берләшмәсенең рәисе – Фәрит Фәһим улы җитәкләгән берләшмә намус белән эш алып бара. Алар җитештергән товарлар Мәскәү, Казахстан, Белоруссия, Германия, Англия базарларына үтеп кереп, зур мактауларга лаек булды. 70кә якын номинациядә алынган 150 дән артык дипломнар, үзе генә дә шул турыда сөйли. Фәрит әфәнде һәм аның тирәсендәге җитәкче даирәләр үз алларына баштан ук: “намус белән сатып алучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт итәргә” дигән канун – максат куйганнар. Шуңа күрә аларның бизнесында ике генә җиңүче бар: сатучы һәм сатып алучы. Эшеңнең чәчәк атуын телисең икән, намус, вөҗдан дигән күңел байлыкларын сакларга да сакларга кирәк. Шул чакта гына ике як та канәгать кала. “Алмаз – холдинг” компаниясе халкыбызның тарихына багышланган әсәрләр дә иҗат итә. Халык төрле җирләрдә ачылган кибет салоннарында, “Яхонт”, “Гранат” дип аталган төп сату залларында да якыннан таныша. Ел саен К.Тинчурин театры Себер юлы өстендәге шәһәрләргә гастрольгә чыга. Безнең реклама материалларында “Алмаз-холдинг”ның символы балкый. Чит җирдә яшәүче тамашачыларыбыз да алар җитештергән бизәнү әйберләре белән таныша бара, кызыксына, ә кызыксынган кеше тора – бара хыялын тормышка ашыра.
Татар халкы гомер бакый бизәнү әйберләре ясаган, шул ук вакытта үзе дә затлы әйберләрне киеп, тагып йөрергә яраткан. Егерменче гасырда барлыкка китерелгән мохтаҗлыкка “бүгенге көндә чик куелды”. “Алмаз – холдинг” ширкәте җиң сызганып эшли, иҗат итә. Алар безнең К.Тинчурин театрының ярдәмчел дуслары.
Рәдиф СӘГЪДИ |
Иң күп укылган
|