поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.07.2011 Җәмгыять

Чыгымлы кичәләр

Быелгы яз да табигатьнең һәм күңелләрнең яшәрүе белән генә түгел, чыгарылыш кичәләре белән дә истә калды. Бу чаралар элек патша сараенда яки байлар йортларында уздырылган, без кинолардан күреп кенә белгән балларны хәтерләткән. Әмма чыгарылыш кичәләрен бу кадәр зурдан кубып үткәрү, шулкадәр купшылык кирәк микән? Ата-анага күпме акча чыгарып салырга туры килә бит!

Гомумән, соңгы елларда бәйрәмнәрне киң колач белән үткәрү модага керде. Бу тикле кылану аз керемле гаиләләрне бик кыен хәлгә куя. Хәтта балалар бакчаларындагы чыгарылыш кичәләре дә байтак чыгым сорый. Подъезд төбендә гәп сатып утыручы хатыннар беркөнне шушы теманы кузгаттылар.

 

– Университетны тәмамлаганда да моның кадәр акча җыешмаган идек, – дип зарланып алды Камилә. – Бакчада май аенда узачак чыгарылыш кичәсенә акчаны ни өчендер декабрьдә үк сорадылар: вакытлыча файдаланып торырга ниятләгәннәрдерме? Кызым тәрбияләнгән төркемдә егерме биш бала иде, һәр ата-ананы “кыскач”, хәйран сумма җыелуы көн кебек ачык. Шул исәптән, тәрбиячеләргә алтын беләзекләр алып бүләк иттек. Акчаларның калганы кем кесәсенә шугандыр – белгән юк. Дөрес, тәрбиячеләр үзләре дә “расхутландылар”: нәниләргә каләм, дәфтәр ише уку әсбаплары өләштеләр. Фотоальбом эшләтү, үземә һәм кызыма затлы киемнәр алу, чәчтарашханәдә икебезнең дә чәчләрне матурлау өчен тотылган акчаларны исәпкә дә алмыйм әле. Нихәл итәсең, башкалардан калышырга ярамый. Бакча коллективына да тел-теш тидереп булмый: менә бу баланы да шунда илтергә туры киләчәк бит, – диде Камилә, бала арбасын тирбәтә-тирбәтә.

 

– Бакча белән хушлашу – гомергә бер була торган вакыйга, аны зурлап уздырсаң да гаеп түгел, – дип сүзгә кушылды Сәрия. – Менә минем оныгым быел беренче сыйныфны тәмамлады. Бәйрәм ясадылар, әлбәттә: укытучылары балаларны затлы кафега алып барды. Кафе хуҗасы кайсыдыр ата-анасының дусты икән, әлеге бәйрәм шуларның тәкъдиме белән оештырылгандыр инде. Аптырыйм: бала ничек шулкадәр суммага ашый алсын? Ата-ананы сыгарга гына торалар хәзер. Элек укытучы апабыз уку елы тәмамланганнан соң безне табигать кочагына алып чыга, төрле уеннар, спорт ярышлары оештыра иде. Үзем белән әни әзерләгән тәм-томнар, ә эчәргә компот яки лимонад алып барганымны хәтерлим. Балалар өчен җитештерелә торган шампан шәраблары, кәефне җиңелчә күтәрүче коктейльләр юк иде ул чакта. Табигатькә чыгулар күңелле дә, файдалы да үтте, зур чыгымнар да сорамады.

 

– Әйтмә дә инде, – дип эләктереп алды сүзне көчеген кочаклап тоткан Ралия әби. – Дүртенче сыйныфтан соң чыгарылыш кичәсе үткәрүне нинди акыллы баш уйлап тапкан тагын? Балалар әллә кая китмиләр, укуларын шул ук мәктәптә дәвам итәчәкләр ләбаса! Монысы да ата-ана кесәсенә нык кына суга торган бәйрәм. Ничә сум җыясы икәнен белгәч, күзләр маңгайга менде.

 

– Мондый чараларны үткәргәндә байлыкларына чыдаша алмаган ата-аналар башлап йөридер ул, – диде икенче әби. – Зур акчалар алып эшләүчеләр белән бергә очын-очка көчкә ялгап яшәүчеләр дә күтәрергә тиеш бит шул ук чыгымнарны. Һәм хәлле ата-аналар әйткән тәкъдим белән алар тешләрен кысып булса да ризалашырга мәҗбүр: кемнең “ак карга” буласы, башкалардан аерылып, баласын ким-хур итәсе килсен? Авызың тулы кан булса да төкермә, ди халык. Барыбыз да тигез яшәгәндә, берзаман байлар, ярлылар барлыкка килүен кабул итү безгә бик авыр әле...

 

Әбинең сүзен җөпләгәндәй, шулвакыт баш очында күк күкрәде. Берничә минуттан эскәмия бушап калган иде. Моң-зар ияләренең бушаган күңелләре кебек. Зарланудан ары уза алмыйбыз шул без...


Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.07.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»