|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2011 Милләт
Тел озынмы, әллә хәтерме?..Автовокзалда автобус көтә идем. Мәҗит Гафури урамы чатыннан берәү килеп чыкты да миннән сорый: “Яңа Бистәне урламаганнардыр бит? Тапмадым”. Ачуымны чыгарды бу кеше. Карап торырга ару гына кешегә охшаган үзе. Күн тужурка, Жириновскийныкы кебек фуражка кигән. Турист икән бу. Безнеңчә сукаламаса, тамчы да сөйләшмәс идем үзе белән. Ничек инде бистә хәтле бистәне урласыннар? Безнең эштә полиэтилен торба ябыштыра торган аппаратны урлаган иделәр. Гаугасы ярты елга җитте. Акчасын эшләүчеләрнең хезмәт хакыннан тотып калгач кына тындылар.
Вакытым булгач, иренеп тормадым. Бу кешенең терсәгеннән тотып, әле генә үзе килгән Мәҗит Гафури урамы чатына китереп терәдем.
– Менә бусы – Порт урамы, – мин әйтәм. – Девятаев дигәне белән ул аралаш, кәнишне. Икесе бер урам. Синең кебек аптырап йөрүчеләр, кабаланмыйча гына эзләсә, таба инде үзенә кирәкне.
– Анда тагын Зайцев, Мехчылар урамы да бар. Аларны таптым, – ди бу.
– Соң, сиңа ни кирәк тагын?
– Яңа Бистә юк бит. Бар да бертөсле сары йортлар гына. Агачтан салганы, теге гасыр уртасында гына гөрләп торганы кая?
– Ал мәчет тирәсенә сырышканнарын сорыйсыңмы? Нахальныйлар бетми. Әнә Төньяк бистәсе төзелгәнче анда бәрәңге утырта иделәр. Хәзер Караганда белән Челюскин урамнары арасында тар сукмак кына калдырдылар.
– Алар кызыксындырмый мине. Яңа Бистә кая күчте? Элек татар зыялылары яшәгән тирәне сорыйм.
– Ә-ә, сиңа Әмирханнар, Дулат Алилар, Сардар Вәисевләр яшәгән тирә кирәк икән. Хәзер күрсәтәм. Менә шул урам белән аз гына барсаң, бөтенесе тезелеп киткән.
– Мемориаль такталар күрмәдем. Берне дә.
– «Зәңгәр мәчет»не күрдеңме? Шуның каршында гына Әмирханнар нигезе тора. Капка баганасы аумагандыр әле. Бәлки, мемориаль такта да бардыр шунда.
– Берни юк анда. Әмирханнар йорты кая киткән соң?
– Череп беткәндер. Хуҗасы булмаган йорт тиз бетә.
– Бер дә туганнары калмадымы икәнни? Яңартып төзергә.
– Тү-тү. Кем рөхсәт итә аларга? Бездә бит түнтәреш тә үзгәреш. Хуҗалар һәркайсы үзләренчә эш итә.
– Бу тирәдә яшәгән башка кешеләр кая китеп бетте соң?
– Күптән түгел Вәисевләр яшәгән ике катлы агач йортның бер фатирында яшәгән Рафаэль Еникеевны очраткан идем. Шул сөйләде мондагы халыкның кая китеп беткәнен. Иң соңгы кеше булып Әмирханнарның уң як күршесендә яшәгән Сара апа күченгән, ди.
– Йә әйт инде, кая күчергәннәр аларны?
– Кая булсын? Билгеле инде, кайсын кая. Күктән бәхет ишелеп төште бит үзләренә. Тузган торак программасы буенча Казанның төрле почмакларына тараттылар.
– Алай булгач урлаганнар икән шул бистәне, – дип, турист карт көрсенеп куйды.
Рәис ИДРИСОВ |
Иң күп укылган
|