поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
23.06.2011 Могҗиза

Каргыш төшкән авыл

Мәет тиешенчә җирләнмәсә, урын таба алмый йөри диләр. Безнең районыбызда шундыйрак хәл булган иде. Инде ун еллар элек авылда эчкече гаилә яшәде. Аларны гаилә дип тә атап булмый. Кайдадыр бер-берсен очратып, ирле-хатынлы ташландык бер йортта көн күрә иде болар. Ире безнең авылдан. Уралышып, шешә сатып, эчеп яшәде. Берзаман хатыны юкка чыкты моның. Киткән дип сөйләделәр аны. Берара сөйләштеләр дә оныттылар.

Шул хәлдән соң авылда бер-бер артлы урта яшьтәге хатын-кызлар җан-тәслим кыла башлады. Барысының да үлем сәбәбе — ямаш шеш. Авылда гомердә дә бу зәхмәттән дөнья белән хушлашканнары юк. Тик торганнан халык кырылыра бит —кинәт кенә эче авыртып киткән хатыннарның авылга мәете генә кайтарылды.

 

Бу хәлләр авылдагыларны шактый борчуга салды — муллалар авылның төрле урыннарына барып, әрвахлар рухына да дога кылды, кешеләр зәхмәт килмәсен дип, өйләрендә Корьән укытты.

 

Үлем-китем туктамагач, кешеләр моннан китү ягын карый башлады. Төрле имеш-мимешләр чыкты.

 

Авылда бөтен хатыннар да гүр иясе булмыйча, бу тукталмас дип курыктылар. Шул чакны юкка чыккан теге хатынны искә төшерүчеләр табылды. Кемдер кайдандыр белешкән — аны ире кыйнап үтереп күмеп куйган ди. Рухы рәнҗеп, авыл өстенә бәла-каза китерә.

 

Халык җыелышып, теге ташландык бакчаның, якын тирәдәге чокыр-чакырларның астын-өскә китерде, ләкин берни таба алмады. Әфәтнең төене берничә айдан, авылда яшәүчеләр бу хәлләрдән тәмам аңгырайгач кына, чишелде. Теге хатын мәетен каршы яр буеннан көтүче этләре актарып чыгарган. Карарлыгы калмаса да, аның юкка чыккан кеше икәнен аңлап була иде. Бу вакытка аның «ире» күптән авылдан сызган иде инде. Авыл халык җыелышып, мәетне тиешенчә җирләгәч кенә, үлем-китем туктады.

 

Авылларда гадәттә эчүчеләр күп була. Заманында безнең авылга килгән афәттән соң күбесе хәмердән баш тартты. Диндә рөхсәт ителмәгән гамәлнең әнә шундый хәлгә китерәсен үз җилкәсендә татыды инде алар...


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы