поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.08.2008 Могҗиза

СУЛАГАЙЛАР ТУРЫНДА

Акыллы табигать кешеләрне ике өлешкә бүлгән. Халыкның 90 %тан артыгы көнкүрештә уң кулга өстенлек бирсә, калган 10 %ы – сулагай. Азчылыкка керүче өлеш гомере буе җайсызлык сизәргә мәҗбүр. Тормыш “уң куллы” бит. Язу һәм аш-су бүлмәсе әсбаплары, ишек тоткасы һәм йозаклар... – әле болар көнкүрештә киң кулланылышта булган җайланмаларның кайберләре генә. Шуңа 1992 елдан Бөекбританиянең сулагайлар клубы башлангычы буенча, 13 август – Бөтендөнья сулагайлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне сулагайлар җитештерүчеләрнең игътибарын үзләре кебекләр өчен җайлаштырылган товарлар чыгаруга юнәлтергә тели.

 

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, милли китапханәнең редакция–нәшрият бүлеге хезмәткәре:

– Нәселебездә сулагай кешеләр булмаса да, мин тумыштан сулагай. 5 нче сыйныфта укыганда рәсем укытучысы Мидхәт абый Фәттахов кулга суга-суга уң кул белән рәсем төшерергә өйрәтте. Ул бик авыр бирелде. Шулай итмәсә, бәлки миннән шәп рәссам чыгар иде.

Мин бөтен эшне сул кул белән башкарам. Кашыкны да сул кулга тотам. Уңы белән ашасам, кулымнан әйбер төшеп китә, тамагым да туймый (көлә).

ЗАГСта туй балдаклары алышканда ялгыш аны ирем Азатның сул кулына кидерткәнмен. Шуны күреп, бөтен кеше “ах” итте. Елаучылар да булды. Бергә яши алмаслар дип, начарга юрадылар. Ә минем исем дә китмәде, Ходайга тапшырдым. Аллага шөкер, быел гаилә корып яши башлавыбызга 26 ел тулды.

 

Булат НИГЪМӘТУЛЛИН:

– Мәктәптә укыганда партадаш малай сулагайлыгымнан оста файдаланды. Контроль эш вакытында күчереп рәхәтләнә иде. Кармакны сул кул белән тотсам, балык әйбәт эләгә. Чүкеч, балта, кайчы, пычакны – уң, кул пычкычын сул кулга тотып эшлим. Ашаганда приборларны уң кулга тотам.

 

Габдрахман САФИН, пенсионер, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылы:

– Сулагайлыгым нәселдән килә. Әти дә шундый булган. Ул үлгәндә миңа 12 яшь иде. Бик оста куллы кеше, хуҗалыкта бар кирәк-ярак инструмент – агач эшкәртү станогы, башкалары үзендә булды. Базар ише әйбер юклыктан, барысын да әти үзе ясаган. Һәм, әлбәттә инде, бөтенесен дә сул кул белән эшләүгә көйләгән. Әтидән соң боларның барысы да миңа калды. Шулар белән эшләп өйрәнгәнгәдер, күрәсең, мин дә сулагай булып киттем. Хәзер генә бит ул балаларны кайсы кулы белән язса да ярый, дип әйтәләр. Ә мин кечкенә чакта алай түгел иде. Сул кулымдагы каләмне укытучы апаның кабат-кабат яныма килеп уңына тоттырып киткәнен хәтерлим. Шулай итеп, уңы белән яза, сулы белән эшли башладым. Хәзер дә шулай. Кимсенгәнем булмады, киресенчә мактыйлар иде. Армиядә вакытта, мылтыктан атарга өйрәнергә дип, тирга алып бара торганнар иде. Минеке һәрвакыт әйбәт килеп чыга. Уң кулы белән дә әллә ни майтара алмаганнарга командир: “ Әнә, Сафиннан үрнәк алыгыз!” – дип әйтә иде.

Инде хәзер, олыгайгач, сулагайлыгым белән әзме-күпме горурланып та яшәгән булам. Бөек кешеләрнең күбесе сул кул белән язган бит, дим.

 

Маргарита ГЛАДКОВА, “Телесемь” журналы хәбәрчесе:

– Мәктәпкә барганчы сулагай булдым. Моның өчен мине әрлиләр иде. Хәтерлим, әбием белән китап актарып утырганда, ул болай диде: “Менә, кызым, рәсемдә нинди матур бала. Сиңа охшаган. Әмма ул кайчысын дөрес кулда тота”. “Кайчыны дөрес кул белән тотмаганым өчен” үземне рәсемдәге баладан кимчелекле тоя идем. Һәрвакыт гаеп хисе булды күңелемдә.

Әти-әни, әбине дә аңларга мөмкин. Совет мәктәпләре сулагайларга каршы булган бит. Кем белә, бәлки, сул кул белән эшләсәм, миннән яхшы рәссам чыгар иде, чөнки рәсемне бик матур ясадым. Кызганыч, бу сәләтемне бастылар. Ә мәктәптә язуың ямьсез дип гел әрләп килделәр. Ничек матур булсын? Уң кулым минем өчен чит кешенеке кебек иде...     

 

Рәшидә АХМИРОВА, “Ирек мәйданы”ның дин бүлеге мөхәррире:

– Язудан кала бөтен эшне сул кул белән башкарам. Беренче сыйныфка укырга кергәч, укытучы мәҗбүри рәвештә уң кул белән язарга өйрәтте. Ләкин аңа карап кына сулагайлыгым бетмәде. Хәзер сызым сызганда карандашны сул кулга тотам. Токмач кискәндә дә, бәрәңге әрчегәндә дә, көрәк белән җир казыганда да сул кул белән эшлим. Моның бер уңайсызлыгын да күрмим. Энемнең кызы Гүзәл дә сулагай, унберенче сыйныф укучысының кулыннан гөлләр тама.

 

ФАКТЛАР

* Җир йөзендәге даһиларның 95 %ы сулагай.

* Тик статистика икенче төрле сан да китерә: психик тайпылышлары булган кешеләрнең 95 %ы сулагай икән.

* Җир йөзендә яшәүче ир-атларның чама белән 10 %ы, хатын-кызларның 8 %ы сулагай.

* Япониядә ире хатынының сулагай икәнен белсә, аерылыша ала.

* Борынгы мисырлылар өйгә сул аяктан атлап керүне яхшыга юраган.

* Леонардо да Винчины иң атаклы сулагай дип санарга мөмкин. Ул кәгазь битенең уңъягыннан башлап язган. Аның алдан күрү сәләтен чагылдырган язмаларының серенә күптән түгел генә төшенделәр. Аларны көзге белән укып була икән.

* Атаклы “Сулагай” (“Левша”) хикәятен язучы Николай Лесков үзе дә сулагай булган.

* 1980 елдан башлап АКШта барлык президентлар да сулагай. Джордж Буш, Рональд Рейган, Билл Клинтон һәм кече Джордж Буш.

* Борынгы Русиядә сулагайларга шикләнеп караганнар. Аларга судта чыгыш ясарга да ярамаган. Мондыйлар иблис сыңары дип саналган. Эскимослар әле дә сулагайларны сихерчеләр рәтенә кертә. Ә Совет заманында мәктәпләрдә андыйлар мәҗбүри рәвештә уң кулы белән язарга өйрәтелде. Бүгенге көндә дә баланы “дөресләргә” тырышкан әти-әни яки укытучыны күрергә мөмкин.

 

АТАКЛЫ СУЛАГАЙЛАР

Альберт Эйнштейн, Александр Македонский, Леонардо да Винчи, Юлий Цезарь, Пабло Пикассо, Наполеон, Марк Твен, Уинстон Черчиль, Жанна д,Арк,  Амадей Моцарт, Аристотель, Людвиг Ван Бетховен, Петр I, Чарли Чаплин, Сергей Рахманинов һ.б.

 

СУЛАГАЙЛАР – ИҖАДИ КЕШЕЛӘР

Бала сулагай икән, моннан фаҗига эзләргә кирәкми. Кеше баш миенең һәр ярымшары билгеле бер функция башкара. Уң кулга өстенлек бирүченең сулъяк ярымшары – сөйләм сәләте, уңъяк ярымшары хис-тойгы өчен җавап бирә. Ә сулагайларда киресенчә,  уңъяк баш мие зуррак үсеш ала. Аларның сиземләү сәләте югары, шунлыктан иҗади кешеләр булып үсәләр. Сулагайлар көчле холыклы булу белән дә аерылып тора. Шунлыктан аларның күбесе музыка, рәсем сәнгате, әдәбият, кыскасы иҗади һөнәргә өстенлек бирә.

 

РИЗЫКНЫ УҢ КУЛГА ТОТАРГА ӨЙРӘНСЕННӘР

Илдус ФӘИЗ, Болгар мәчете имам-хатибы:

– Үзен мөселман дип санаган һәркем эшне уң кул белән башкарырга тиеш, ашаганда да ризыкны уң кулга тоту мөһим. Сул кул пычрак эшләр өчен каралган, дип әйткән Мөхәммәд галәйһиссәлам. Бәдрәфтә вакытта бәдрәф кәгазен уң кулга тоту тыела. Гомумән, тормышта юлың, эшең уң булсын, уң аяктан атла, дияргә яратабыз. Бу юкка гына түгел. 

– Ә сулагайлар нишләргә тиеш?

– Кыен булса да, ризыкны уң кулга тотарга өйрәнсеннәр.


Зифа ЯХОВА
Ирек мәйданы
№ 7 | 15.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»