|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2011 Мәдәният
Тинчуринлылар театраль сезонны яптыК.Тинчурин театры үзенең театраль сезонын 17 июнь көнне Х.Ибраһимовның “Төн яна учакта” премьерасы белән япты. Сезон барышында Ш.Фәрхетдиновның “Шүрәле – online”, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакльләре, шулай ук Ю.Әминевнең “Өти балак Гөлүзә”, М.Гыйләҗевнең “Бала баласы балдан татлы” спектакльләре кабат тамашачыларга тәкъдим ителде. Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан әдипнең шигырьләреннән торган “Сөй гомерне” дип аталган әдәби – музыкаль әсәре Республикабызның район мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында да ел әйләнәсе уйналды.
Яз айларында театрыбыз Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллинның “Мәхәббәт баскычы” спектакле белән Себер якларында да булып кайтты.
Театр коллективы июль аенда чираттагы ялына китә. Яңа 78 сезонда театрның репертуары баштан алып ахырга хәтле яңартылачак. Яңа авторлар, шул ук вакытта яхшы әсәрләре белән К.Тинчурин театры репертуарын элек тә баеткан драматургларның пьесалары да дөнья күрәчәк. Бертөрлелектән качу өчен, читтән дә режиссерлар чакыртылып, спектакльләр куйдыру күз алдында тора.
|
Иң күп укылган
|