|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2011 Интернет
«Билайн» сайты татарча "сөйләшә" башлады“Билайн” татар телендәге сайтын сафка кертте. Хәзер анда керүчеләр, Казан шәһәрен сайлап алып, мобиль элемтәгә кагылышлы тарифлар һәм хезмәтләр, роуминг хезмәтләре турында рус яки татар телләрендә тулы мәгълүмат алачак. “Региональ сайтның татар телендәге сәхифәләрен булдыру – “Абонетларга татар телендә комплекслы хезмәт күрсәтү” проектын тормышка ашыруның мөһим бурычы. Әлеге сайт – гаммәви мәгълүмат чарасы, шуңа күрә сәхифәләренең эчтәлегенә, дөреслегенә, мәгълүматның вакытында урнаштырылуына аеруча игътибар итәбез. Татарстандагы абонентларыбызга мобиль элемтә хезмәтләре турындагы мәгълүматны алу тагын да уңайлырак булуына шатмын”, – дип әйтеп үтте Андрей Юдов, “ВымпелКом” ААҖның Казан филиалы директоры. Сайтны булдыру эше абонентларга татар телендә хезмәт күрсәтелә башлаганнан бирле алып барыла, ул алга таба да дәвам итәчәк. Сайт битләрендә яңалыклар, мөһим мәгълүмат рус һәм татар телләрендә инде бер үк көнне урнаштырыла. Алга таба Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең сайт битләрендәге бөтен мәгълүмат рус һәм татар телләрендә булачак. Искә төшерик әле: “Абонентларга татар телендә комплекслы хезмәт күрсәтү” проекты 2010 нчы елның 30 нчы августында – Татарстан Республикасы көне уңае белән сафка кертелә. “Билайн” – Татарстан абонентларына рус һәм татар телләрендә хезмәт күрсәтүче беренче оператор. Һәр абонент хезмәт күрсәтү һәм сату офисларында, Клиентларга ярдәм итү үзәгенә 0611 һәм 2535353 телефоннары буенча мөрәҗәгать иткәндә, "ВКонтакте" сайтында “Билайн”ның рәсми төркемендә туган телендә аралашырга мөмкин. “Билайн” тәкъдим итә торган төп хезмәтләргә кагылышлы материаллар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә чыгарыла. * * * "ВымпелКом" группасына Россиядә, Казахстанда, Украинада, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Грузия һәм Армениядә, Кыргызстанда шулай ук Вьетнамда һәм Камбоджада – барлыгы 340 миллион кешелек территориядә хезмәт күрсәтә торган компанияләр керә. Хезмәтләр “Билайн” товар знагы астында күрсәтелә. “Вымпелком” ААҖ – Нью-Йорктагы кыйммәтле кәгазьләр биржасы листингына кертелгән беренче Россия компаниясе (NYSE). Компания акцияләре анда VIP символы белән билгеләнә.
--- |
Иң күп укылган
|