|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2011 Мәдәният
Беренче һәм берәгәйле СабантуйҮткән шимбәдә Новокуйбышевск шәһәрендә беренче тапкыр милли бәйрәмебез - Сабантуй уздырылды. 2002 елда уздырылган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, Новокуйбышевск шәһәрендә өч меңнән артык татар яшәп ята. Әмма үзгәртеп кору елларында күтәрелеп киткән татар хәрәкәтенә Новокуйбышевск татарлары никтер кушылмый калганнар. Ә татар концертларын, милли бәйрәмнәрне яратучылар күңел сусауларын Самарада уздырылган чараларда бастыру гадәтен алганнар.
Алты-җиде ел элек, Новокуйбышевск мәчете төзелгәч, халык Әхмәткәрим хәзрәт Миникаев тирәсендә җыела, үзара аралаша башлый. Һәм менә былтыр, ниһаять, биредә дә “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы барлыкка килүе турында хәбәр алдык. Аның рәисе итеп Ринат Ситдыйковны - яшь һәм татар тормышына битараф булмаган эшкуарны сайлап куйдылар. Ә аның тормыш иптәше Энҗе яшьләр үзәгендә татар теле дәресләре укытуны башлап җибәрде. Дөрес, үткән уку елында балаларның саны әллә ни күп булмаган, татар телен берничә укучы гына үзләштергән. Шулай да моны новокуйбышевлыларның алга китеше, дип атарга була.
Биредәге “Туган тел” оешмасына әле бер ел да тулмаган. Ә, кара син, нинди матур Сабан туе оештырганнар бит! Шәһәрнең “Дубки” үзәк ял паркында уздырылган милли бәйрәмне ачу тантанасына бик күп кадерле кунакларның, шул исәптән өлкә Диния нәзарәтенең баш мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинның, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиулловның, “Ипозембанк”ның директорлар советы әгъзасы Ильяс Шәкүровның килүе, шәһәр башлыгы Олег Волковның чын күңеленнән халыкны беренче Сабантуй белән котлавы, нефтьчеләр шәһәрендә эшләп килүче рус, чуваш, чегән иҗат коллективларының музыкаль бүләкләре бәйрәмгә дәрәҗә һәм ямь өстәделәр. Самарадан килгән “Ялкынлы яшьлек” иҗат коллективының, Казан артистлары Динә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның чыгышлары меңләгән новокуйбышевлылар өчен зур ачыш булгандыр, дип уйлыйм.
Сабантуй көрәшсез, милли уеннарсыз булмый, әлбәттә. Самара өлкәсенең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр арасында батыр булып самаралы Җәмил Шәмшетдинов танылды. Егетләр шулай ук армрестлингта һәм гер күтәрүдә көч сынаштылар. Мәсәлән, Рамил Уразмәтов исемле егет бер потлы герне 100 тапкыр күтәрә алды!
Шәһәр паркында эшләп торган аттракционнарда, милли ризыклар һәм милли сувенирлар сатыла торган урыннарда да халык күп булды. Гомумән, Новокуйбышевскиның өч мең татарының һәр икенчесе бу бәйрәмгә килде. Шуларның күбесенең йөрәгендә пыскып яткан татарлык чаткысы нәкъ шушы көнне кабынып китте, дигән өмет юк түгел.
Беренче Сабантуйны оештыруга матди ярдәм күрсәткән “Ак барс” банк, “Волжский социальный банк”, “Ипозем”банкларның хуҗаларына, “Волгопродмонтаж” ширкәтенә, активистлар Венера Җамалетдиновга һәм Зөлфия Кузяевага оештыручылар зур рәхмәтләрен белдерәләр һәм Новокуйбышевск халкын, мондый бәйрәм ел саен уздырылып торачак, дип ышандыралар.
Беренче һәм берәгәйле Сабан туе белән сезне, новокуйбышевлылар!
Сәхнәдә хөрмәтле кунаклар. Әхмәткәрим хәзрәт МИНИКАЕВ бәйрәм белән котлый.
Сабантуй батыры Җәмил ШӘМШЕТДИНОВ (сулдан өченче).
Автор фотосурәтләре.
Шамил ГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|