|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2011 Сәясәт
Быел 4 шәхескә “Казан шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелү турында карар кабул ителдеАның билгеләре 30 август – Республика һәм Шәһәр көнендә, аннары, шушы исем бирелү турындагы положение буенча, бер тапкыр акчалата бүләк тапшырылачак. Бүген Казан Ратушасында барганКазан шәһәре икенче чакырылыш Думасының VI сессиясендә, иң беренче булып, быел 4 шәхескә “Казан шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелү мәсьәләсе каралды. Аның буенча тәкъдим чыгышы белән мэр Илсур Метшин чыкты.
Казан шәһәренең иң югары бүләкләренең берсе булган әлеге Мактаулы исемгә композитор София Гобәйдуллина, 131 нче лицей директоры Иван Савельев, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры Кев Салихов, “Татэлектромонтаж” ААҖ генераль директоры Юрий Солуянов лаек дип табылган. Депутатлар да моны хуплап, карар кабул итте.
“Казан шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме Татарстан Республикасы башкаласының үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткәннәргә бирелә. Быел шундый Мактаулы исемгә лаек булганнарга исә таныклыклар, тасмада “Казанның Мактаулы гражданины” билгесе, грамоталар, 30 август – Республика һәм Шәһәр көнендә, аннары, шушы исем бирелү турындагы положение буенча, бер тапкыр акчалата бүләк тапшырыла.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|