поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
17.06.2011 Мәгариф

«Тел ачкычлары» яки әбиләргә киңәш

Аркага букчаны асып, һәр иртә мәктәпкә чыгып киткәндә дә, университетта укый башлагач, зачет-имтиханнарга барыр алдыннан да әбием гел: «Ходай тел ачкычлары бирсен», – дип озатып кала торган иде.

Мәктәпләрдә андый ук дәрәҗәгә барып җитмәде бугай әле, ә югары уку йортларында белем алучы студентларга «тел ачкычлары»ның кирәге хәзер торган саен кими бара. Чөнки күп университетларда «тел ачкычлары»на алмашка ришвәт килде. Килде генә дә түгел, ул инде күптән күп җирдә имтихан бирүнең ышанычлы да, уңайлы да төп ысулларының берсенә әверелде.

 

Пакетка күчтәнәчләр тутырып кертү, зачет кенәгәсе эченә акча кыстыру, төркем белән җыешкан акчаны конвертка салып, укытучының өенә илтү – болар төрле институт-университетларда укучы студент дусларымнан ишеткән очраклар. Хәзерге заман өчен бу гадәти күренеш бугай инде. Минем басымны шуңа ясыйсым килә: гадәттә бу эш яшерен-батырын, декан-ректорлардан, башка укытучылардан кача-поса башкарыла. Куркынычсызлык максатларында, кайбер укытучылар ялган, күрсәтмә имтиханнар үткәрергә, күз буяу өчен сорауларга җавапларны кәгазь битенә яздырып алырга да мөмкиннәр.

 

Якын дустым сөйләгән бу очрак исә югары уку йортларында ришвәтчелекнең тагын да чәчәк атуын, аның, «идән астыннан чыгып», ачыктан-ачыкка әверелә башлавын дәлилләп килә. Дустым Мәскәүнең бер университетында читтән торып укый, сессия саен яшәүгә һәм зачет-имтиханнарына ике сессия арасында эшләп алган бөтен хезмәт хакын бетереп кайта. Дәресләр исемлеге тактасына язып ук эленмәгән булса да, университеттагы «тариф»лар һәр студентка билгеле, аларны укытучылар үзләре билгели икән.

 

Дустым бу язгы сессиясенә дә акчасын туплап барып, имтиханнарын сатып алган, соңгы көнне бер фәннән генә имтихан тапшырасы калган. Аның төркеменең яртысы өлгеррәк булып, ул предметтан «5»леләрне алдан ук 5 меңгә сатып алып куйган булган. Калган студентларга укытучы: «Берәм-берәм килсәгез – 10ар мең, бөтенегез бергә булсагыз – 5әр мең», – дип белдергән. Икенче көнне өенә кайтып китәргә төнге поездга билет сатып алып, тулай торакта бүлмәсен тапшырып, зачет кенәгәсе эченә 5 меңен кыстырып, дустым иртүк университетка юнәлгән. Укытучы студентларның зачет кенәгәләре белән акчаларын җыеп, өстәл тартмасына ыргыткан да, көтәргә кушып, башка эшләре буенча киткән. Көтә-көтә төш, аннары кич тә җиткән, поездга да берничә сәгать кенә вакыт калып бара икән. Дустым үзе шикелле поездга ашыгучы өч төркемдәше белән башка укытучы аркылы теге хатынны эзләп табып, хәлләрен аңлатканнар. Ашыктырганнары, тәмләп чәй эчүдән бүлдергәннәре өчен, укытучы аларның дүртесенә дә «3»ле билгеләре куеп чыгарган. «Өч»леләргә ризалашырга мәҗбүр булган студентлар өйләренә таралышкан, калганнары акчалары түләнгән «5»ле билгеләрен соңга кадәр, укытучының «эше» тәмамланганчы көткәннәр.

 

Бу вакыйгада университеттагы ришвәтчелекнең ачыктан-ачык булуы, аның күләмнәре, укытучының тотылудан курыкмавы шаккатыра. Ришвәтнең суммасын турыдан-туры кычкырып әйтү, студентлар җыеп биргән акчаны өстәл тартмасына салу, «килешү»не үтәргә ашыкмавыннан чыгып, ул хатынның кулыннан эләктермәячәкләрен төгәл белгәнен аңлап була. Озак еллар буе ришвәт алуы, бу кара эштә зур тәҗрибәсе булу аңа үзен шулай иркен тотарга мөмкинлек бирә, күрәсең. Шул тәҗрибәсеннән чыгып, ул студентларның да үзен сатмаячагын, полициягә мөрәҗәгать итмәячәген белә. Чөнки дәреслекләр уку, лекцияләргә йөрү, имтиханга әзерләнүгә караганда, акча түләп кенә билге куйдыруны күпчелек студентлар кулайрак күрә, ә төркемдәге калганнары шул күпчелеккә иярә.

 

Бу күренешне ничек атарга да белмәссең. «Оятсызлыкның чигенә чыгу» дияр идең, ул чикне укытучы ришвәтне сорап ала башлаган чакта ук атлап чыккан була инде. Бер сүз белән генә әйтеп тә булмый. Монда барысы да бар: ришвәтнең күләмен үзе билгеләп, үзе сорап алудан тартынмау, тотылудан, җәзага тартылудан, Ходай каршында җавап тотасы булудан аз гына да курыкмау, студентларны үз кубызына биетү, аларны мыскыл итү, үзен әллә кемгә кую, намус, оят хисләрен оныту. Хәзерге заман югары уку йорты укытучысының йөзен шушы төшенчәләр билгелиме икән әллә? Юк ла, үзем белем алган КФУның татар журналистикасы кафедрасының ярдәмчел, гадел укытучыларын искә төшерәм дә моның алай түгеллегенә инанам.

 

Укытучы исеменә тап төшерүче теге хатынга килгәндә исә, аңа карата бөтен көтүне пычратучы сыер турындагы әйтемне кулланасы килә. Хәер, дустымның сүзләренә караганда, ул «көтү»дә бер ул гына түгел, күпчелек укытучылар, хәтта аларның «көтүчесе» дә пычранудан да чирканмый, үзләре пычратудан да бер дә тартынып тормый икән. Университет исемен йөртүче бу ришвәт оясына яхшы гына «генераль җыештыру» – бер тикшерү җитми.

 

Белемне акчага сатып алу системасыннан укытучылар да, студентлар да канәгать булганга, югары уку йортларында ришвәтчелек елдан-ел үсеп кенә калмый, хәзер ачыктан-ачыкка әверелә бара. Шуңа күрә, әбиләр, имтиханга барыр алдыннан оныкларыгызга тел ачкычлары теләгәндә, алар сезгә: «Әй, әби, пенсияңне бирсәң, күпкә яхшырак булыр иде», – дип җавап кайтарсалар, бер дә аптырамагыз.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»