|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2011 Милләт
Ил корабын җил сөрәБерничә көн элек ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең җыелышлар залында Русия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге идарәсе рәисе, КФУдагы Тарих институтының ватан тарихы кафедрасы мөдире, ТФА академигы Индус Таһировның “Ил корабын җил сөрә”, “На стремнине времени” китапларын тәкъдим итү кичәсе булды. Табигый, безне беренче чиратта татар укучысына атап чыгарылганы җәлеп итте. Билгеле, авторга үз хезмәтенә объектив бәя бирү кыен. Залда җыелганнар фикере буенча, бу эшне ТФАнең Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов бик яхшы башкарып чыкты.
– Әлеге китапның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Галим хезмәте генә түгел, илебездә, республикабызда барган иҗтимагый процессларда актив катнашкан, республикабызга суверенитет яулап алу өчен башланган көрәшнең алгы сафында торган, БТК башкарма комитеты беренче рәисенең күп еллык эш нәтиҗәсе бу. Берничә дистә ел КДУда тарих укытып, йөзләрчә шәкертләр әзерләгән мөгаллим әле хәзер дә иҗтимагый тормышыбызның төрле өлкәләрендә җиң сызганып эшләвен дәвам итә. Татар дәүләтләре барлыкка килү, яшәү тарихларын да ул яхшы белә. Бу китап татарда дәүләт төзелеше, милләтебезнең рухи тормышы турында бик күп мәгълүмат бирә. Биредә көн кадагында торучы барча мәсьәләләргә диярлек җавап табарга мөмкин.
Галимнең һәр китабы ниндидер яңа фикер алып килә, көтелмәгән сюжет, фикер борылышлары белән истә кала. Борынгы Русь вакытында ук бу җирлектә федератив дәүләт элементлары булган, Русия дәүләте формалашканда әлеге федератив башлангычлар аның нигезенә салынган. Реакция чорларында, унитарлык омтылышлары шактый нык баш күтәргән вакытларда да җирлегебездә яшәүче халыклар узмышын, борынгыдан килгән мәдәниятен, телен яхшы хәтерләгән, үз дәүләтен тергезү нияте белән яшәгән. Җәмгыятебездәге хәзерге тенденцияләргә каршы килә торган караш бу.
Шәхсән мин үзем мөстәкыйль дәүләт булдыру хыялы татарда беркайчан да сүнмәгән, онытылмаган дип элек тә уйлый идем. Алтын Урда заманындагы, урта гасырлардагы булмышыбыз – моңа яхшы дәлил. Әмма тарихчы бүгенге заман чынбарлыгын да исәпкә алырга тиеш. Без дистәләрчә халыклар гомер сөрүче, төрле мәдәниятләр, төрле диннәр булган Русия Федерациясендә яшибез. Безнең бурыч – биредә гомер сөрүче татар, урыс һәм башка халыкларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алган дәүләт кору. “Бәйсезлек үзмаксат түгел. Иң мөһиме – халыклар яхшы, дустанә, тату яшәсен”, – дип юкка гына әйтмәде бит беренче Президентыбыз. Индус ага да шушындый рухта язган. “Иң мөһиме – бәйсезлек түгел, үзара мөнәсәбәтләрнең гармониясе”, – дип белдерә ул.
Китапны беренче мәртәбә кулына алган кешеләр, аның исемен күргәч, мөгаен, шомланып калгандыр. Чынлап та, ил корабын җил сөрә икән, ниндидер хәвеф көтмиме безне? Илебез инкыйлаб алдында тора, дип әйтүчеләр дә аз түгел бит хәзер. Минемчә, Дәрдмәнд шигыреннән алынган бу шигъри юлны, совет заманындагыча, инкыйлаб мәгънәсе салып аңлату дөрес түгел. Индус ага үзе дә, бу хакта сүз чыккач: “Бу шигъри юл Дәрдмәнд фәлсәфәсенең тирән тарихилыгын, шагыйрьнең төрки тамырларыбызны яхшы белгәнен күрсәтә. Татар тормышында яңа тетрәнүләр булачагын сизгән ул. Әйе, узмышыбыз фаҗигале. Әмма шул ук вакытта Дәрдмәнд оптимист булган, алгы көнгә, киләчәккә ышанып яшәгән”, – дип белдерде. Мин үзем дә шом-хәвеф күрмим. Китапның образлы аталышы гына бу. Дөрес, бу атама катлаулы татар тарихын төгәл чагылдыра.
Узмышыбызда ак көннәр дә, кара көннәр дә, биеклекләргә менгән, тапталган, кысылган вакытларыбыз да шактый күп булган. Шуңа карамастан, без исән, дип хезмәтне укудан алган тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|