|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2011 Бәйрәм
Сабантуйга бүләккә – яңгыр (ФОТО)
Саумы, июнь – cабантуйлар ае! Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан! Менә шулай матур яшәгез! – дип, Җыйдык әле сезне яңадан!
Үткән шимбәдә Похвистнево районының атаклы Гали авылы сәхнәсеннән яңгыраган шушы шигъри юллар 2011 елгы Сабантуйны башлап җибәрделәр.
Зурлап-данлап биредә үткәрелгән Бөтенроссия авыллар Сабан туеннан соң бер ел гомер сиздерми генә үткән дә киткән. Шушы вакыт эчендә Гали авылы тагын да матурлана төшкән, халык тагын да тырышыбрак дөнья куган һәм шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнергә дә онытмаган. Бер ел эчендә авылда 6 яңа йорт калкып чыккан, 17 бала дөньяга килгән, 10 пар яшьләр кушылган, 5 алтын туй уздырылган, авыл “Өлкәнең иң яхшы поселениесе” исеменә лаек булган, иҗат коллективлары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Җырлыйк әле!” тапшыруында, “Уйнагыз гармуннар!”, “Әйлән-бәйлән” төбәкара фестивальләрендә катнашып, үзләренең эштә генә түгел, җыр-биюдә дә оста булуларын күрсәтеп кайтканнар...
Галилеләрне бәйрәм белән котлаганда Похвистнево муниципаль районы башлыгы Александр Ларионов та, Гали авылы җирлеге башлыгы булып быел инде өченче тапкыр сайланган Идрис Муллабаев та, Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы рәисе, танылган эшкуар, “Халык тануы” конкурсының “Мәрхәмәтлелек һәм кайгы уртаклаша белү” номинациясе лауреаты Расих Латыйпов та, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да, Оренбург өлкәсе Әсәкәй районының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов та, Камышлы муниципаль районының администрация аппараты җитәкчесе Раил Шәкүров та биредә яшәүчеләрнең уңган-булганлыкларына, динлелек-иманлылыкларына сокланып, рәхмәтләрен әйттеләр, исәнлек-саулык, малларына бәрәкәт теләделәр.
“Май чүлмәге тышыннан күренә”, - дип бәяләде бу авыл халкын Раил Шәкүров. Һәм күрше татар районы вәкиленең бу сүзләре аларга иң зур мактау булып яңгырады. Шунысы кызыклы, һәр котлауда, былтыргы корылык кабатланмасын, чәчелгән икмәкләрне өтеп алмасын дип, хәерле яңгырлар теләү сүзләре яңгырады.
Гали авылы үзебездә генә түгел, Татарстанда да абруйлы төбәкләрнең берсе булып санала. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты биредә уздырылган бәйрәмгә беркайчан да үз вәкилләрен җибәрми калганы юк. Менә бу юлы да матбугат үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи һәм “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында “Халкым минем” тапшыруын хәзерләүче Ләйсәнә Садретдинова белән бергә бер төркем танылган сәхнә осталары да килгән иде. Бәйрәм барышында җырчылар Вил Усманов, Фердинанд Сәлахов һәм Гөлшат Имамиева моң-назларын һәр татар күңеленә җиткерергә тырыштылар. Шулай ук авыл үзешчәннәренең, бигрәк тә яшь сандугач Ислам Кәлимуллинның чыгышы да бик матур һәм үзенчәлекле яңгырады.
Гөлназ Шәйхи Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлауларын укып үткәннән соң, Сабантуйның төп өлеше – көрәш, ат чабышлары, татар халык уеннары һәм, әлбәттә инде, концерт башланып китте.
Дөрес, беренче булып мәйданга көрәшчеләр түгел, ә Гали авылында бер ел элек кенә эшли башлаган каратэ түгәрәгенә йөрүче балалар төркеме чыкты. 14–15 яшьлек яшүсмер егетләр дә, 7–8 яшьлек малайлар-кызлар да бу төр спорт белән бик мавыгып киткәннәр. Богырыслан шәһәреннән атнасына берничә тапкыр бирегә килеп алар белән күнегүләр үткәрүче Петр Иванович Астафьев балаларның түгәрәккә бик теләп йөрүләре, кыска гына вакыт эчендә бик күп нәрсәгә өйрәнүләре турында сөйләп торды. Моны каратистларның шактый вакытка сузылган чыгышларыннан да күреп була иде - спортчылар башкарган һәр алым төгәл, бердәм һәм җиренә җиткереп эшләнгән.
Ә мәйданның икенче почмагында Хәйдәр ага Гәрәев тәрбияләгән баһадирлар татар көрәшенә әзерләнәләр. Әнә алар бәйге алдыннан тренерларының соңгы киңәшләрен йотлыгып тыңлыйлар. “Менә шушы егетләрнең берсе сарык тәкәсен алып китәчәк бүген!” - дип аркаларыннан сөйде тренер. Аңа аталарына караган кебек карыйлар Гали егетләре: кирәккәндә кырыс, ә күп вакытта кайгыртучан ул - спорт мастеры, баш тренер һәм югары категорияле судья Хәйдәр Гәрәев. Шушы көннәрдә генә 11 сыйныфны тәмамлаган галиле Фаил Нуриевка спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелергә булышкан өчен аңа өлкә гранты бирелгән.
Ә көрәш бәйгесе нәтиҗәләренә килгәндә, 2011 елның абсолют батыры булып шушы авыл егете Рифат Саликов танылды, һәм ул сарык тәкәсен күтәреп мәйданны әйләнде. Ә төрле үлчәүләрдә җиңүчеләр барысы да әсәкәйлеләр- яшүсмерләр арасында Денис Закиров, 75 килограммга кадәр үлчәүдә – Рамил Гаязов, 85 килограммга кадәр – Халит Миннуллин, 100 килограммга кадәр үлчәүдә – Тимур Абрамов.
Гали сабантуйларының асылы, әлбәттә инде, ат чабышлары. Былтыргысын оештырырга Самара ипподромы белгечләре алынгач, чабышның күрке югалыбрак киткән иде. Быел исә бу хата төзәтелгән –Богырыслан шәһәреннән килгән комментатор Александр Горюхин бик оста итеп чабыш атларын асрау, бәйгегә әзерләү, аларның хуҗалары һәм җайдаклары турында микрофоннан сөйләп торды, һәм халык чираттагы чабышкыларның финишка килгәнен көткән арада аны бик зур кызыксыну белән тыңлады. Заездларның саны сигез булуга карамастан, чабыш тәмамланмыйча, бер кеше дә урыныннан кузгалмады, тузан йотып, атларны да, җайдакларны куәтләп, кычкырып, алкышлап торды. Заездларда җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнделәр, ә менә тамашачылар симпатиясе призын Гали авылының аксакалы Әбүбәкер Латыйпов алды.
Көрәш белән параллель рәвештә капчык киеп, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, аркан тартышу һәм капчык белән сугышу уеннары да оештырылган иде. Җиңүчеләрнең берсе дә бүләксез калмады бу бәйрәмдә. Гали авылының эшкуарлары Камил һәм Рәфгать Исхаковлар, Равил, Рафаил һәм Салават Галимуллиннар, Равил һәм Рамил Мостафиннар, Сәйфулла Маннанов, Илдар Юнысов, Мөдәррис һәм Расих Латыйповлар, Мөсифулла Саяров, Равил һәм Илфат Курамшиннар, Наил Баһаутдинов, Ильяс һәм Наил Арыслановлар, Дания Хәсәншина-Тулова, Наил Галимуллин, Самараның “Мир колес” фирмасы директоры Илдар Галиев һәм башкалар бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Ә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин Гали авылы урта мәктәбе директоры Мохтар Алтынбаевка мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен телевизор бүләк итте.
Сабантуй – ул туганнарның очрашу бәйрәме дә бит әле. Әнә мәйдан читендә ярышлар карап талчыккан авылдашлар яшь ат итеннән кыздырылган шашлыкны үзләренең теплицаларында үстерелгән помидор-кыяр белән баетып, ашап-эчеп, дуслары белән гәпләшеп утыралар. Былтыр биредә үткәрелгән Бөтенроссия авыллар Сабан туенда авыл халкы килгән кунакларны сыйлап- көйләп хәлдән тайган булса, быел чын-чынлап ял итте. Алар, һичшиксез, моңа лаек.
Ә яңгыр теләүчеләрне Ходай ишетте бугай. Кичкә болытлар күк йөзен каплап алды, һәм яңгыр төне буе иркенләп теплицаларның пленкаларына да, бакчаларда яшелләнеп килүче суган һәм кишерләргә дә, кырлардагы игеннәргә дә мул булып яуды. Әлхәмдүлиллаһи шөкер, быел игеннәр уңарга охшаган. Күз генә тимәсен.
Гали Сабан туе белән район башлыгы Александр ЛАРИОНОВ котлый.
Каратэ белән шөгыльләнүче кызлар.
Тренер Хәйдәр ГӘРӘЕВ үзе тәрбияләгән баһадирлар арасында.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
Самара – Гали – Самара.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|