поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.06.2011 Мәгариф

Мәктәптә уку түләүсез булачак

Россия – күп милләтле ил. Бездә барлыгы 170 төрле милләт һәм этнос төркемнәре яши. Һәрбер кеше әнисе биргән кадерле бүләкне – ана телен гомер-гомергә саклап килә, нәселенең шәҗәрәсен төзи, халкының тарихын өйрәнә, илнең иминлеге өчен сугышта батырлыклар күрсәткән якташлары белән горурлана, туган туфрагында үсеп чыгып, буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәргә тырыша.

Россия Федерациясе Конституциясенең 26нчы маддәсендә дә “Һәр кеше ана телен кулланырга хокуклы” диелгән. Кызганыч ки, кайбер дәүләт органнары даирәләре моның белән санашырга теләмиләр. Унитар илдә яшибезмени: Дәүләт Думасы депутатлары, халык фикерен белешмичә, милли мәгариф компонентын юк итү турында закон кабул иттеләр. Тик киң катлам җәмәгатьчелеге аңа каршы чыкты. Әлеге норматив документның дөнья күрүенә шактый вакыт узса да, әле һаман бу дөрес түгел закон кире кагылмаган.

 

Билгеле булганча, 2014 елда чираттагы Кышкы Олимпиада уеннары үткәреләчәк. Халыкара комиссия комитеты бу җаваплы чараны Сочи шәһәрендә уздыруны кулай тапкан. Анда зур спорт корылмалары төзелә. Халык арасында шундый имеш-мимешләр таралды: янәсе, хөкүмәт Олимпиада чыгымнарын бюджет акчасы белән каплаячак, шуңа күрә киләчәктә мәктәпләрдә уку түләүле булачак.

 

Бу шомлы хәбәр ата-аналарны кайгыга салды, билгеле. “Әнә, байлар үзләренең балаларын чит илләрдә укыталар. Элеккеге Мәскәү шәһәре башлыгы Юрий Лужков хатыны Елена Батурина белән, миллион доллар түләп, чит илләрдә зур йортлар төзеткәннәр, кызларын Лондонга укырга җибәргәннәр. Ә безгә, хезмәт хакын очын-очка ялгап яшәүчеләргә, балаларыбызны укыту өчен кайдан акча алырга?!” - дигән сүзләрне ишетергә була.

 

Россиянең мәгариф министры Андрей Фурсенко бу четерекле проблемага ачыклык кертте кертүен. Ул телевизордан чыгыш ясап, атнага 36 сәгать дәвамында дәресләрнең түләүсез үткәреләчәге турында белдерде.

 

Дәүләт даирәләре арасында югары уку йортларын финанслауга каралган сумманы кисүгә омтылучылар да юк түгел. Мәсәлән, президент ярдәмчесе А. Дворковичны алыйк. Ул студентларга стипендия түләүне туктату мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Аның бу кара гамәле аяз көнне яшен яшьнәвен хәтерләтте. Әле дә стипендия күләме зур түгел. Ә бу бюрократ аны да студент кулыннан тартып алырга тели! Дворкович фикерләвенчә, студент акчаны үзе эшләп алырга тиеш.

 

Ә бит студент латинчадан “укучы” мәгънәсен аңлата. Югары уку йортының бусагасын атлап кергән яшьләр “фән гранитын кимерергә” тиешләр. Ә инде иртән лекцияләр тыңлаган, төштән соң исә эшкә йөгергән студентның китапханәдә утырырга вакыты калмый. Ул семинарларда сабакташларының чыгышларын тыңлау белән генә чикләнә. Имтиханда да аның җавабы лекциядә истә калган мәгълүматлардан гына тора. Шулай булгач, проблемаларның мәгънәсезлеге аңлашыладыр.

 

Без Камышлы педагогия училищесында Бөек Ватан сугышы елларында укыдык. Хөкүмәтебезгә ул чорда никадәр чыгымнар тотарга туры килә иде. Тик илебез зур авырлыклар кичерсә дә, безгә стипендияне өзлексез биреп бардылар. Уку йортының ашханәсе дә бар иде. Анда без төшке аш ашый идек, һәр көнне 500 грамм ипи дә биреп тордылар.

 

Яшьләрнең хыялы мәктәптә бөреләнә, ә һөнәри уку йортларында чәчәк ата. Шуңа күрә мәгарифкә акчаны жәлләмәскә кирәк. Акчаны кызгансак, оттырачакбыз гына. Моны тормыштан кире кагалмаслык күпсанлы мисаллар китереп дәлилләргә була.

 

Бүген игътисадны модернизацияләүгә зур әһәмият бирелә. Ә бу җитди бурычны заман таләпләренә җавап бирердәй әзерлек алган белгечләр генә үти алачак.

 

Язмамны студентның күңелен күтәрерлек яңалык белән тәмамларга булдым. Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин агымдагы елның 1 сентябреннән стипендия күләмен 9 процентка индексацияләү турында игълан итте. Дөрес, бу зур сумма түгел. Шулай да, студент аның белән кайбер вак-төяк чыгымнарын каплый алачак.


Минзакир НУРЕТДИНОВ, педагогик хезмәт ветераны
Бердәмлек
№ 24 | 11.06.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»