поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
19.08.2008 Җәмгыять

ТАТАР ХӘЙРИЯЧЕСЕ КАҺАРМАННАР ҺӘЙКӘЛЕН АЛЫШТЫРМЫЙ

1552 елда татар дәүләтчелеген саклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына, ниһаять, һәйкәл булачак. Инде һәйкәлнең макеты әзер. Конкурс комиссиясе Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Нияз Хаҗиәхмәтов тәкъдим иткән проектны кабул иткән. Дөрес, әлегә бу һәйкәлнең төгәл урыны һәм кайчан куеласы мәгълүм түгел. Татар милли хәрәкәте күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр белән чыкса да, һәйкәл урынында таш кына ята. Һәм дәһшәтле 1552нче елны искә төшергән октябрь аенда хәтер көнендә катнашучылар шул нигез ташы янында гына дога кыла. Шулай да һәйкәлнең макеты белән Кремль янында танышырга мөмкин.

 

Аның каравы, татар җәмәгатьчелеге икенче бер һәйкәл тирәсендә бәхәсләшеп алды. Шәһәр хакимияте, әгәр матбугаттагы язуларга ышансаң, Кремль белән цирк арасындагы Ярминкә мәйданында иганәче Әсгать Галимҗановка һәйкәл куйдыртмакчы. Белгәнегезчә, Әсгать Галимҗанов Колхоз базарында эшләгән чорында азык-төлек калдыклары белән дуңгыз үрчетеп, акчасын ятимнәргә тапшырган кеше. Аның ярдәмен балалар йортлары бүген дә тоеп яши. Ул чынлап торып зур хөрмәткә лаек татар карты. Әмма Ярминкә мәйданында, 1552 елда шәһит киткән бабаларыбыз рухына һәйкәл куеласы урында, Әсгать Галимҗановка һәйкәл кую күпләрне аптырашта калдырды. Татар җәмәгатьчелегендә әлеге шәхескә карата аның игелеклелегенә мөнәсәбәтле бәхәс юк, ә менә ата-бабаларыбызның каны тамган тарихи изге урында урнаштыру мәсьәләсе күпләрне борчый. Бу нисбәттән, татар милли лидерларының берсе, язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белдерүләр белән дә чыкты.

 

Әсгать Галимҗановка багышланган һәйкәл проекты үзенчәлекле. Анда Әсгать ага җигүле атта, ә арба тулы яланаяклы балалар. “Бу сурәт татарны мескен итү, крестьян итеп күрсәтү өчен эшләнә. Мәскәүнең Кызыл мәйданында урыслар мондый эчтәлектәге һәйкәл урнаштырыр идеме икән?! – дигән сорауларны укырга була Матбугат.ру оештырган форумда. – Әсгать Галимҗановка һәйкәл кирәк. Ул моңа лаек. Ләкин аның урыны Бауман урамы, Колхоз базары яны, Казансу аша салынган Миллениум күпере янындагы калкулык булырга мөмкин... Кыскасы, һәйкәл эшмәкәрләр, зыялылар күпләп үтеп йөри торган урында һәм шушы һәйкәлгә карап үзләрендә йөрәкләрен эретерлек хәйриялек чаткыларын уятырлык эчтәлектә булырга тиеш”, – ди форумлылар.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 33 | 20.08.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»