поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.06.2011 Ир белән хатын

“Исерек булса да яратам шул...”

Хәзер үк утырып язмасам, йөрәгемнең ярсуы басылмаячак дидем дә, кулга каләм алдым. Ә йөрәкне сакларга кирәк: алма кебек ике кызым бар.

Мин кияүгә яратып, шашып сөеп чыктым. Яхшы кеше, моның белән гомер итеп булачак дип уйладым. Әзрәк эчкәләгәнен белә идем, тора-бара басылыр дип өметләндем. Юк икән, эчкән кеше көннән-көн начарлана бара икән. Ике-өч көнгә бер эчә ул, ләкин мин көтеп алган ял көннәрендә эчкәнлектән, иремне күралмый башладым. Эчкәч, якынлык таләп итә. “Юк” дисәм, башкаларны эзләп китәр дип шикләнәм... Эчкәч, балаларны да ачулана, кыерсыта. Эчкән кеше туктамый икән иде ул. Үз теләге булмаса. Ә теләге булса, ихтыяр көче кирәк. Эчкече авыру ул, аның баш мие аракыга сатылган. Ул аннан башка эшли, яши алмый.

 

Юк, мин ирем эчә дип үземне таламыйм инде, газапланмыйм. Аны “төзәтү” өчен ниләр генә кыланмадым -- әйттем, үгетләдем, вәгазьләдем... 12 ел бергә яшәгәннән соң үзгәртеп булмаячагына, ниһаять, инандым. Хәзер шул исерек иргә яраклашып яшәргә өйрәнәм. Аерылу мөмкин түгел: балага -- әти, миңа -- ирле хатын булып яшәү кирәк. Чибәрлегем бар, башка ирләр сүз катып карыйлар, әмма исерек булса да иремне яратам шул, күңелем аңа гына тартыла. Сау-сәламәт балаларым булганга сөенеп, Ходайга рәхмәт әйтеп, бала хәсрәте бирмәсәң иде дип теләп яшим. Аллаһтан шулай ук иремне иманлы юлга бастыруын сорыйм, намаз укыйм. Балаларым исән-сау булса, үзем исәнлектә, ирем белән тигезлектә яшәсәм, бүтән теләгем юк. Әти-әнием дә исәннәр, Аллага шөкер, миңа авыр чакта ярдәмгә киләләр.

 

Кызлар! Яраткан кешеңә чыксаң барысына да түзәсең икән. Сабыр булырга кирәк. Эчүче ирең кул күтәрмәсә, өстеңнән йөрмәсә, сине хөрмәт итсә, түзәргә була. Исерек белән яшәргә өйрәнергә кирәк, киләчәгең хакына, балаларың хакына.

 

Элек елый идем, хәзер күз яше түгеп утырмыйм, намаз укыйм, кызыклы, мәгънәле яшәргә тырышам. Ходаем бүтән сынаулар бирмәсен дип түзәм. Әле исерек ирем янында каенана белән каената йөри, барысының да үзен көйләтәсе килә. Ләкин болары хакында соңрак язармын.


РӘЗИНӘ
Татарстан яшьләре
№ 69 | 07.06.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»