поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.06.2011 Мәдәният

Хәлвә тәмле икән – ашаганнарын күрдем

Узган ел Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең бер шатлыгы белән уртаклашты – алар Россия Федерациясенең халыклар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән коллективлар өчен бирелә торган грантын отканнар иде. Бер ел үттеме-юкмы, яңа хәбәр килеп иреште: ансамбль «Президент гранты»на мультимедиа проекты әзерләп тә өлгерткән.

«Хәзинә» дип аталган ике дисктан торган комплект татарлар күпләп яшәгән өлкәләргә таба юл алган да инде. Альбомнарның рус телендә булуы да дөрестер, мөгаен. Беренче чиратта ул татарлар яшәгән төбәкләргә озатыла. Аларга русча диск белән эшләве уңайлырактыр. Русча чыгарылган әзер материалны, кирәк булса (әлбәттә, кирәк булырга тиеш!), татарчага да, инглизчәгә дә тәрҗемә итү кыенлык тудырмас кебек. Ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева киләчәктә аның татарча чыгасына ышана. Әлегә ул «Хәзинә»не иясенә, ягъни читтәге татарларның милли-мәдәни мөхтәриятләренә җиткерү белән шөгыльләнә.

 

Проектны тормышка ашыру өчен, ансамбль җитәкчелеге, чыннан да, зур көч куйган. Биредә коллективның директоры Юрий Жуковның урыс милләтеннән булып та татарлар өчен тырышып йөрүен, грантка аның башлангычы белән заявка бирелүен билгеләп үтәргә кирәктер. Альбомда милли байлыгыбызның иң матур үрнәкләре урын алган. Милләтебезнең йөзек кашы булган шәхесләр – ансамбльнең баш хормейстеры Венера ханым Гәрәева, баш балетмейстеры Раилә Гарипова үзләре гомер буе шөгыльләнгән татар җыры һәм татар биюенең серләрен ачалар, татар милли киемнәре турында музейлар аша табылган мәгълүмат та гаҗәеп бай эчтәлекле. Кыскасы, «Хәзинә»дә зур хәзинә тупланган. Ләкин…

 

Ләкин мин бер нәрсәне аңламыйм. Нигә ул пар диск (мультимедиа+CD) 1000 данә тираж белән генә чыгарылган соң? Җавап гади: димәк, грант акчасы шушы кадәр дискка гына җиткән. Иң мөһиме, грант хисабына зур эш эшләнеп калган: материал сайланган, тупланган, араланган, чистартылган, дисклар формасына кертелгән. Әмма 1000 диск татар халкы өчен бер тамчы ләбаса.

 

Мәгълүм бер мәзәктәге кебек.

 

– Әни, хәлвә тәмле икән, – дигән бер малай.

 

– Ашап карадыңмыни?

 

– Юк, фәләннең ашаганын карап тордым.

 

Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте (ТФМММ), былтыр булса кирәк, «Тамырлар» этник-мәгълүмати проектын тәкъдим иткән иде. Проектның ни дәрәҗәдә әһәмиятлелеген ТФМММ советы рәисе Илдар Гыйльметдинов үзе аңлатты. «Халкым мирасы» коллекциясе балалар өчен татар телендә чыгарылган ун аудиодискны тәшкил итә иде. Аның кайсыберләрендә әкиятләр, кайсыларында җырлар һәм шигырьләр тупланган ди. Татар тарихы сәхифәләрен хөрмәтле галимебез Фаяз ага Хуҗин язган. Ул Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен әзерләнгән һәм милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчеләре аша аларга таратылды. Әлеге проект өчен РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы грант рәвешендә 1 миллион сум чамасы акча бүлеп биргән. Шушы 1000 000 сумга 500 (биш йөз) (!) данә диск чыгарылган. Бу – бөтен тираж. Коммерция файдасы алуга корылмаган проект никадәр күбрәк кешегә таралса, шулкадәр яхшырак түгелмени соң? Аның максаты да шул ләбаса. Әллә түгелме?!.

 

Без аш пешергәндә кәстрүлгә итне һәм суны аны күпме кеше ашыйсын чамалап салабыз. Кунак табыны әзерләгәндә дә ризыкны бөтенесенә җитәрлек итеп исәпләп алабыз. Кыскасы, эш башлаганчы, башта планлаштырабыз. Совет иле дә бишьеллык планнар белән яшәде, бүгенге сәүдә дә плансыз бармый. Шунысы аңлашылмый: нигә хөкүмәт «бер уч ярма сибеп, бер ишегалды тавыкны сугыштырып» маташа соң? Менә сиңа грант, сиңа да бар, көт, янәсе. Ярар, грант иң лаеклыларга бирелде ди. Әйтик, быел бу коллектив лаеклы, икенче елга – икенчесе. Бу лаеклы булырга, тырышырга стимул бирә дип саныйк, ягъни иҗади премияләр кебек. Тик кулланучының кайсысы лаеклырак икәнен ничек билгеләргә соң? Акча янчыгы белән билгеләнә алмый, чөнки «грант шарты» буенча «грант товары» («Тамырлар» да, «Хәзинә» дә) бушка таратыла. Димәк, Чувашиядә яшәгән Алинә минем Сәлимәдән лаеклырак булып чыгамы?

 

Инде, ярар, Россия гранты белән эшнең зур өлеше башкарылган икән, бәлки, Татарстан Республикасы үз өлешен кертеп өстәмә тираж ясамасмы, дигән ышаныч бар. Югыйсә күптән «по умолчанию» эшләнәсе эш иде бит инде ул ансамбль тарихын аудио һәм видеоязмаларга күчерү, татар биюләре, җырлары һәм костюмнары буенча мәгълүмати җыентык булдыру.

 

Мин Дәүләт ансамбленең «Хәзинә»сен хисап бирү өчен чыгарылган «Тамырлар»га тиңләштерергә җыенмыйм. Ансамбль җитәкчелегенең, иганәчеләр табыштырып, мультимедианы татарчага һәм инглизчәгә тәрҗемә иттереп, коммерция проекты буларак, сатуга чыгарасына да өметләнәм. Ул вакыт, бәлки, сиңа да, миңа да, Мөхәммәтәмингә дә җитәр…


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»