|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2024 Хәвеф-хәтәр
Салават нефть заводына беспилотник һөҗүм иткәнСалават шәһәрендә “Газпром нефтехим” заводына беспилотник һөҗүм иткән. Предиприятие корылмаларының берсендә куе төтен чыгуы күзәтелгән. Завод гадәттәге режимда үз эшен дәвам итә, дип язды SHOT Telegram-каналы. Бу хәбәрне рәсми чыганаклар да раслады. Республика Башлыгы, Башкортстанның гадәттән тыш хезмәтенә сылтанып, бу хакта хәбәр итте. Радий Хәбиров белдерүенчә, предприятие штаттагы режимда эшли. Каза күрүчеләр юк.
“Көндез 13.00 сәгать тирәсендә БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча Баш идарәсенә Салават шәһәрендәге “Газпром нефтехим Салават” предприятиесе тирәсендә пилотсыз очучы аппарат күргәннәр. Шунда ук төтен учагы барлыкка килгән. Предприятие җитәкчесе доклады буенча, завод штаттагы режимда эшли. Әлеге вакытта көч ведомстволары җитәкчеләре вакыйга урынына юлланды, арытаба бу хакта хәбәр итәрбез. Бу чираттагы тапкыр безнең бәйрәмебезне бозарга маташу. Шулай да без провокацияләргә бирелмик. Безнең брлык хезмәтләр тиешле режимда эшли. Барыгызны да тагын бер тапкыр Җиңү көне белән!” – диде Радий Хәбиров.
Фото: скриншот
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|