|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Медицина
ДИСБАKТЕРИОЗНЫ ҖИҢӘБЕЗДисбактериоз проблемасы бүген бик нык өйрәнелә һәм дарулардан тыш башка төрле дәвалау юллары да табылып тора. Алар арасында иң киң таралганы — составында сөт микрофлорасы булган ризыклар куллану. Монда әчегән сөт ризыкларын гына түгел, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә кертергә кирәк. Чөнки алар безнең организмга эләккәч, әче сөт бактерияләренең таркалуына ярдәм итә.
Дисбактериозны дәвалауда яшел тәмләткечләр — укроп, петрушка һәм сельдерей да кулланыла. Эчәклек микрофлорасына тәэсир итү белән беррәттән, аларның башка файдалы яклары да күп. Укроп төнәтмәсен дисбактериоз билгеләре күренә башлау белән күкрәк сабыйларына да эчерергә ярый. Төнәтмә, бердән, эчәклектә һава ясалуны киметә, икенчедән, әкренләп микрофлора балансын көйли. Шуның өстенә укроп сидек куучы, эчне йомшартучы һәм какырыкны кузгатучы булып та санала. Ул гипертонияне дәвалаганда да ярдәм итә. Төнәтмә әзерләү өчен 1 аш кашыгы вакланган укроп орлыгына 1 стакан кайнар су коеп, 15 минут кайнатырга. Сөзәргә һәм көненә 3 мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә. Петрушка да микрофлорага уңай тәэсир итә. Аның шулай ук сидек һәм үт суын куу, антисептик үзлеге бар. Составында петрушка булган даруларны күрем циклы, ашкайнату системасы эшчәнлеге һәм сидек бүлеп чыгару процессы бозылганда, эч кабарганда, простатит вакытында билгелиләр. Петрушканың төнәтмәсен дә, согын да кулланырга була. Тик шуны онытмагыз: петрушка согы организмга бик зур тәэсир ясый, аны тәүлегенә 50 мл дан артык эчәргә ярамый. Петрушка төнәтмәсе өчен 1 аш кашыгы киптерелгән үләнгә 300 мл кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә. Көненә 3-4 мәртәбә аз-азлап эчәргә. Сельдерей дисбактериозны дәвалый һәм аны кисәтә. Сельдерейлы препаратлар бавыр һәм бөер эшчәнлеген нормага сала, аппетитны ача, аллергиягә каршы көрәшә, авыртуны баса, тынычландыра. Гомумән, дисбактериоз аркасында килеп туган барлык төр авыруларны да дәвалый ала. Төнәтмә өчен 100 г яңа җыелган сельдерей тамырына 300-400 мл кайнар су коеп, 2 сәгать төнәтергә. Көн дәвамында аз-азлап эчәргә. Дәвалану өчен сельдерейның согын яки вакланган яфракларын кулланалар. Көненә 3 мәртәбә 1-2 шәр чәй кашыгы сок эчү дә җитә. Сельдерей яфрагын һәм тамырын шул килеш ашарга, салатларга, ашларга кушарга тырышыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|