|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2024 Шоу-бизнес
Винера Ганиева: «Йөрәгем түзмәс, сатмыйм!..»Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева ТНВда чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Алып баручы Лилия Кадыйрова сорауларына җавап биреп, ул бик авырткан темаларга да тукталып үткән. «Ирем Камилнең вафатына 3 ел булды. Бүгенге көндә зур өйдә берүзем, кайсы почмакка барсам да аның белән бәйле, бакча да аны хәтерләтә, аның машинасы… Минем шкафта костюмнары, күлмәкләре тора, шкафны ачам да берничә минут башымны тыгып иснәп торам. Өйдә булганда, ул гел янымда кебек, иртә-кич догаларымны укыйм. Аның юклыгына ияләшеп булмас инде, чөнки аны искә төшермәгән сәгать юк, минут юк… Йортны сату турында уйлап та карадым, минәйтәм – юк. Йөрәгем түзмәс, ничек тә шушы йортта олыгаерга инде. Сатмыйм, Камил истәлеге бу йорт, минем өчен бик кадерле йорт», – дип уртаклаша Винера Ганиева.
--- |
Иң күп укылган
|