поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
03.06.2011 Мәгариф

Балаларыгыз кайда ял итә?

Җәй башланды. Мәктәп укучыларының каникуллары башлана. Ата-аналарның аларга шөгыль табу проблемасы туа. Ә сезнең балагыз быел җәен кайда ял итәчәк?

Илүсә СӨНГАТОВА, "Ватаным Татарстан" газетасы сәркатибе:

 

– Минем малай Казандагы 7нче номерлы лицей-интернатта укый. Ел саен шәһәрдәге татар-төрек лицейларының 7 сыйныф укучылары "Костер" исемле махсус лагерьга бара. Быел минем малай да шунда эләкте. Аларга бер атна дәвамында лицей укытучылары дәрес бирәчәк. Шунда балалар төрек телен тагын да шомартып, белем туплаячак. Укучылар белән бергә класс җитәкчесе, күп кенә лицей хезмәткәрләре дә бара. Гомумән, баланы лагерьга җибәрергә курыкмыйм, чөнки алар янында тәҗрибәле кешеләр булачак бит. Малайга да ул бары тик файдага гына булыр, дип уйлыйм.

 

Раил САДРИЕВ, Буа сатира театры директоры:

 

– Узган елда малай белән Франциягә барып кайткан идек, быел июньдә Чехиягә сәяхәт итәргә исәпләп торабыз. Июльдә исә ул сәләтле балалар өчен лагерьга барачак. Аннан соң инде август айларында авылда ял да итәр, эшләп тә алыр. Минемчә, бала җәй көне тик торырга тиеш түгел, ул һәрвакыт хәрәкәттә булса, сау-сәламәт булып үсә. Минем малай футбол ярышларында катнаша, быел җәен дә бу шөгылен онытмас, дип уйлыйм.

 

Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:

 

– Былтыр ике балам Сочида, Кырым якларында ял итеп кайтты. Быел исә Казан янындагы бер лагерьга барырга җыеналар. Алар икесе дә тхэквондо белән шөгыльләнә, шуңа күрә лагере да шул спорт төренә бәйле булачак. Балалар анда күнегүләр ясап, осталыкларын ныгытачак.

 

Зөлфәт ХӘЛИМОВ, полиция хезмәткәре:

 

– Минем кыз һәр елны төрле лагерьга бара. Быел исә инглиз һәм француз телен тирәнтен өйрәнәм, дип Түбән Новгород өлкәсенә китәргә җыена. Бер белмәгән җиргә түгел, анда минем бертуган сеңлем эшли. Ул аны инде соңгы ике ел дәвамында чакыра, быел менә шунда барырга уйлый. Мин каршы түгел, бала яшь вакытта күп нәрсәне өйрәнеп, үз күзе белән күреп кайтырга тиеш. Шуннан соң гына аның дөньяга карашы да яхшы якка үзгәрә, үзенә алга таба тормыш итүе дә җиңеләя. Иң мөһиме, теләсә нәрсә эшләп йөрмәсен һәм начар юлга кермәсен, калганына мин риза.

 

Мөршидә ГАЛЛӘМОВА, агрофирма хезмәткәре:

 

– Балаларга ял итү быел тәтемәскә дә мөмкин әле, чөнки яңа йортны яңартырга планлаштырабыз. Әлегә бик зур булмасалар да, эштә ярдәмнәре тими калмас. Былтыр исә берсе мәктәп лагеренда ял итте, икенчесе Мәскәүдәге туганнарда булып кайтты. Авылда эш күп шул хәзер, ял итү өлкәннәргә генә түгел, балаларга да эләкми. Әле менә олы малай минем белән агрофирмага эшкә йөри башлады, миңа ярдәм итә. Үзләре дә каядыр барырга әллә ни ашкынмыйлар, хуҗалыкта кирәк булуларын аңлыйлар. Ярый әле шундый балалар үсеп килә, юкса нишләргә дә белмәс идең.



Ватаным Татарстан
№ 100-101 | 03.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»