|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2024 Хәвеф-хәтәр
43 кешене исән килеш тапканнар - 2 баланы эзләү дәвам итә“ЛизаАлерт” эзләү отряды волонтёрлары быел апрельдә югалган һәм табылган кешеләр турында статистика мәгълүматларын бастырып чыгарган. Ирекмәннәр хәбәре буенча, отрядка апрельдә Башкортстан буенча 63 кеше югалды, дип мөрәҗәгать иткәннәр. Шуларның 43е исән килеш табылган, бишесе – үлгән килеш. “Табылмаганнарны эзләүләр дәвам итә: ориентировкалар таратыла, шаһитларның хәбәрләре тикшерелә. Әгәр сезнең якын кешегез югалды икән, тиз арада полициягә һәм “ЛизаАлерт”ның тәүлек әйләнәсенә эшли торган бушлай кайнар линиясенә: 8(800)700-54-52 шалтыратыгыз”, – диләр эзләүчеләр.
30 мартта югалган 13 яшьлек Павел Паличев белән 14 яшьлек Дамир Әдһәмовны эзләүләр дәвам итә. 1 май көнне коткаручылар катерда Агыйдел елгасы акваториясен һәм яр буйларын тикшереп чыккан. Кызганычка каршы, эзләүләрнең 33нче көне дә бер нәтиҗә дә бирмәде.
Фото:Ирина Хәмидуллина.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|