поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.06.2011 Мәдәният

Ул хан дәвамчысы иде

Тормышта ниләр генә булмый. Татарстанның халык артисты Шәхсәнәм ӘСФӘНДИЯРОВА көнчыгыш халыклары исемен йөрткән. Ул Хива ханлыгы чорында соңгы хан Әсфәндиярның оныгы була. Бу хакта Шәхсәнәмнең әнисе Мөкәрәмә апа 30 нчы елларда Хәмзә исемендәге Үзбәк академия театрында эшләгәндә минем әти-әниемә сөйләгән.

Шәхсәнәм Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туып, Ташкентта үсә. Анда хореография училищесында белем ала. Үзбәк опера һәм балет театрының балет спектакльләрендә бии. Аның исемен Шаха дип кыскартып йөртә башлыйлар. Аннан соң Мәскәүдә театр институтында, Казанда театрдагы иптәшләре арасында ул «Шаха» булып кала. Узган гасырның 60 нчы еллары башыннан Казан театр училищесында һәм консерваториядә укыта.

 

...1942 елда Мөкәрәмә апа үзенең кызы белән Казанга килә. Шәхсәнәм Казан музыка училищесында укый башлый. 1944 елда Мәскәүдә беренче татар актерлары әзерли торган студиягә укучылар җыюларын ишеткәч, Шаха шунда керә. 1949 елда аны тәмамлап, Казанга кайта. Актерлар башта Яшь тамашачы театрында, бер елдан соң Г.Камал исемендәге театрда эшли башлыйлар.

 

Театр институты профессоры, режиссер А.Попов әлеге төркем турында болай дип яза: «Бу институтның иң талантлы студентлары булды». Празат Исәнбәт, Гали Хөсәенов, Рәфкать Бикчәнтәев, Дэллюс Ильясов, Гәүһәр Камалова, Рауза Әхмәрова, Асия Галиева... Аларның барысының да язмышы ал да гөл булмый. Әсфәндиярова әкияттәгедәй гүзәл, зифа буйлы, зур күзле, йомшак тавышлы иде. Чын сәхнә герое. Шаха тора-бара Г.Камал исемендәге театрның үзенчәлекле иҗаты белән аерылып торган талантлы артистына әверелә.

 

Аның Көнчыгыштан булуы холкында да чагыла иде. Ул бик хисчән, андагы хатын-кызлар сыман оялчан иде. Мәскәү белән Казан аны кунакчыл, аралашучан, интернациональ итте. Шаха театрда, Актерлар йортында узган бөтен кичәләрнең алыштыргысыз катнашучысы булды. Ул рус театрлары актерлары белән дә аралашып яшәде.

 

Шаханың шәхси тормышы барып чыкмады. Беренче ире белән аерылышканнан соң, икенче ире Ефим Каменецкийны башка яшь хатын тартып ала. Үзенә һөҗүм иткән бандиттан да чак кына исән кала ул. Шәхсәнәм яраткан кызы Җәмилә Әсфәндиярованы да артист итеп үстерде. Ул бүгенге көндә ире Рәшит Заһидуллин белән бергә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли.

 

Шаха, артист буларак, үзенең сәхнә юлын К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендә – Дилбәр, Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз»ында Хупҗамал кебек рольләрдән башлый. Театрда ул үзен төрле рольләрдә сыный. 1953 елда Н.Исәнбәтнең «Зифа» спектаклендә Эсмеральдасы аңа аеруча уңыш китерде.

 

Ш.Әсфәндиярова 1966 елда Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»ендә Хәдичә образын тудырды. Бу роль белән ул сынмас-сыгылмас хатын-кызның җанын аңлап, аның бөтен нечкәлекләрен үз йөрәге аша үткәреп башкарды. Хәдичә – бәхетсез, әмма тормышта һәрвакыт үз урынын, бәхетен эзләүче кеше. Әлеге роль өчен артист 1967 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды. Аның рольләре күпкырлы иде һәм алар тамашачыга нык тәэсир итте.

 

...1985 елда камаллылар, Ташкентка гастрольләргә баргач, Шаханы Әсфәндияр хан оныклары эзләвен әйткәннәр иде. Җәмилә белән икесен кунакка чакырып: «Әтисенең мирасына дәгъва итмиме?» – дип сорыйлар. Шаха аларга: «Юк», – дип җавап бирде.


Ильтани ИЛЯЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»