|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда коточкыч юл фаҗигасендә җәяүленең аягы өзелгәнФаҗига Казанның Ямашев проспектында килеп чыккан. Казан Дәүләт автоинспекциясендә кичә кичке 10 тирәсендә “Химиклар” сарае янында Ямашев проспектында булган коточкыч юл фаҗигасе турында тәфсилләбрәк сөйләп үткәннәр. Бу хакта “KazanFirst” яза. Башланыч мәгълүматларга караганда, “Pegeout” кроссоверы (рулендә 30 яшьлек ир-ат булган), гаять югары тизлектә килеп, юл аша тиешсез урыннан чыгып баручы ир-атны таптаткан. Бик көчле бәрелүдән 40 яшьлек ир-ат машинадан берничә метр ераклыкка читкә “очкан”, иномарканың тәрәзәсе коелып төшкән. Җәяүле шундук җан биргән. Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|