поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.04.2024 Авыл

Альберт Шакиров: «Аптыратмасаң, авыл яши ул»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны журналист, блогер Альберт Шакиров белән бергә эзлибез.

– Иран белән Израиль бер-берсен куркыткан арада АКШта Зеленский режимына 61 миллиард доллар күләмендә ярдәм күрсәтү турында карар кабул иттеләр. «Соңгы кешегез беткәнче сугышыгыз» дигән сүзме бу?

– Дөресен әйткәндә, бу ярдәм генә нәрсәне дә булса үзгәртер дип уйламыйм. Миллиардлар – бер мәсьәлә, алар вәгъдә иткән кораллар да Россия армиясе белмәгән, күрмәгән нәрсә түгел. Ничек каршы торырга, юкка чыгарырга икәнен беләләр. Шуңа күрә бу ярдәмнең безнекеләр өчен ниндидер кыенлык һәм тоткарлыктан башка нәтиҗәсе булмас кебек. Киев ягы тоткасыз чемодан кебек, «нишләп әле Израильгә һәм Тайваньга акча бирәсез, ә Украина читтә кала, бу бит икеле стандарт» дип әйтмәсен өчен ничарадан бичара ясаган адым инде бу. Вашингтонның башка юлы юк. Гәрчә фронттагы хәлләр барысына да аңлашырлык булса да.

– АКШта сайлау якынлашуның йогынтысы зурмы?

– Әлбәттә, зур. Ике партия сайлаучылар өчен тарткалаша. Махсус хәрби операция башлангач, Россиягә каршы пропаганда алып бару өчен зур көч, танылган кешеләр кулланылды. Украина мәсьәләсе онытыла башлады, әмма сайлау якынлаша. Хәзер әнә шул көч һәм кешеләрне эчке сәясәттә файдаланырга маташалар. «Украинага ярдәм итмәгән Президент сезгә биргән вәгъдәсен дә үтәмәячәк» дигәнрәк фикер белән уйныйлар.

– Бу көннәрдә коррупциягә бәйле хәбәрләрне күп ишеттек. Татарстанда Тукай районы башлыгын кулга алдылар. Мәскәүдә исә Россия оборона министры урынбасарын. Моны тагын бер кат зур түрәләргә ныклы кисәтү, сигнал дип аңларга кирәкме?

– Беренче тапкыр кына кисәтмиләр. Киңәш рәвешендә дә әйтелде, каты сүзләр дә яңгырады, бу – эзлекле процесс. Оборона министры урынбасарының судтагы рәсемен күргәнсездер. Офицер формасын кигән килеш басып тора. Монысы да сигнал бит инде: дәрәҗәсенә, чинына, вазыйфасына карап тормаячаклар. Игътибар итегез: коллегия утырышыннан соң тоткарладылар аны, эш барышында. Формада басып тора икән, димәк, гаиләсе белән күрешергә дә, киемен алмаштырырга да өлгермәгән. Беркем дә кысыла, ярдәм итә алмасын өчен бик тиз эшләделәр. Алдан уйланган, сәяси яклары төгәл үлчәнгән, кирәкле урынга, тиешле кешеләргә хәбәр итеп башкарылган эш. Барысын да күреп торабыз дигән сүз бу.

– «Бердәм Россия»нең Дәүләт Советына сайлау алдыннан уздыра торган праймеризына гаризалар тапшыру дәвам итә. Теләк белдерүчеләр арасында без белгән кешеләр дә күп, белеп бетермәгәннәре дә бар. Исемлектә Россия Герое Рәсим Баксиков белән хоккейчы, дөнья чемпионы Данис Зарипов кебек танылган кешеләр дә игътибарны җәлеп итә. Парламентта үзгәрешләр көтәсеме?

– Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрне идарә органнарына кертүне күздә тоткан «Время героев» программасы бар бит. Аңлашыла инде, холык-характер, ватанпәрвәрлек мәсьәләсендә тикшерелгән, иләк аша узган кешеләр. Әмма идарәче-җитәкче булу өчен әзерлек тә кирәк. Программаның мәгънәсе әнә шуннан гыйбарәт. Рәсим Баксиковның да, Данис Зариповның да праймеризда катнашуы гаҗәп түгел. Бөтен кеше карап торган, танылган медиа-шәхесләр булырга тиеш инде ул. Россия Дәүләт Думасы моның белән күптән шөгыльләнә. Шул ук артистларны еш кулланалар. Ә яңаруга килгәндә, зур үзгәрешләр буласына шикләнәм. Без телгә алган аерым шәхесләр булса гына. Каяндыр, көтмәгәндә, тормышның төбеннән күтәрелгән кешеләр андый даирәгә килеп эләкми. Праймеризда үземнең дә катнашканым булды – шуңа әйтүем. Яңа фамилияләр булса да, эчтәлеге үзгәрер дип уйламыйм. Мәрхүм Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллиннар килеп чыгасына өметләнмим.

– Акыллы сорауларга акыллы җаваплар эзләп утырабыз. Бу көннәрдә авылдан кайтып кермәдең. Анда да без сөйләшкәннәр турында гәп куертмыйлардыр бит?

– Авылда тормыш үз җае белән бара. Авыл халкына тимәскә генә кирәк. Яшәргә мөмкинлек бирәсең икән, матур гына итеп сайлауга да баралар, дөрес итеп тавыш та бирәләр. Сөт һәм ашлык бәясе кешечә булып, салымнар күтәрелмичә, кирәкмәгән җирдән акча каерып ятмыйлар, экология һәм башка органнар вакытында түгелмәгән чүп, өеп куелмаган утын, бераз май табы ише әйберләргә каныкмый икән, рәхәтләнеп яшиләр. Ашарына ризыгы, асрарга малы булса, зур мәсьәләләргә кереп китмиләр авылда. Сезонында нинди эш бар – шул хакта борчылалар.

 
 

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»