поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.04.2024 Авыл

Чүпрәле районында терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,  министр урынбасарлары Гелүс Баязитов, Рафаэль Фәттахов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.

“Безнең республиканың мөмкинлекләре бүгенгегә караганда күпкә югарырак. Без сезнең белән терлекчелек продукциясен җитештерүне күпкә арттыра алабыз. Моның өчен барлык шартлар да бар. Фермерларга һәм безнең инвесторларга мөрәҗәгать итәм. Терлекчелек фермалары - безнең авыл халкы өчен төп эш урыны. Терлекләр санын киметеп, без бу авылларның киләчәген куркыныч астына куябыз”, – диде Марат Җәббаров.

Бүгенге көндә республикада тәүлеклек сөт җитештерү күләме 4 мең 855 тоннадан артып китә, бу узган елгы дәрәҗәдән 281 тоннага күбрәк (106%).

Гелүс Баязитов үз чыгышында 433 мең тонна сөт җитештерелүен билгеләп үтте, узган елга карата үсеш 8%. Сөт җитештерү күләме буенча төбәкләр рейтингында республика 1 урында тора. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 22,5 кг тәшкил итә, 1,5 кг-га артык. Монда без төбәкләр арасында 29 нчы урында гына, гәрчә бер ел эчендә 4 позициягә күтәрелсәк тә.

1 апрельгә эре мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр һәм кош-кортлар саны узган елгы дәрәҗәгә кадәр төшкән. Шул ук вакытта дуңгызлар һәм атлар саны буенча уңай динамика күзәтелә, үсеш 1 %.

Һәр районда терлекләр санын арттыручы хуҗалыклар бар, аларның санын киметүне дәвам итүчеләр дә бар. Буа районында Авангард һәм Ямбулат хуҗалыклары яхшы динамика күрсәтә. Кайбыч районының Туган як-Агро хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр буенча да, сыерлар саны буенча да яхшы динамика. Шул ук вакытта Тәтеш районы хуҗалыкларында да сыерлар санын тотрыклы тоталар.

Аннары ул районнарда сарыклар һәм атларга тукталды. Югары Ослан, Апас һәм Тәтеш районнарында сарыклар саны узган елдагыдан арткан. Зеленодольск һәм Чүпрәле районнарында атлар саны буенча хәл тотрыклы. Буа районында шактый арткан – +212 баш, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.


---
«Элита»
№ --- | 25.04.2024
«Элита» печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»