поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.06.2011 Җәмгыять

“Балаларыбызның бәхетле булуын телибез”

Кайбер кешегә язмыш шуның кадәр сюрпризлар ясый, шаклар катасың. Сарман районы Морбаш авылында яшәүче Люция һәм Инсаф Сөнгатуллиннарның гаилә тарихы нәкъ менә шундыйлардан. Люция — Инсаф абыйның икенче хатыны. Беренчесе Лена белән аерылышканнар.

— Лена белән икебез дә бер районнан, — дип сүз башлады Инсаф абый. — Чаллыда танышып, йөреп киткән идек. Бер ел очрашканнан соң, туйлап өйләнештек. Колхозда эшләдек. Мин агроном идем, Лена сыер сауды. Өйләнешкәч үк диярлек ике якның да ярдәме белән зур йорт җиткездек. Бер-бер артлы 3 балабыз туды. Лена менә дигән хуҗабикә булды. Эшендә дә җитеште, йортны, балаларны карады, тәмле итеп ашарга пешерде. Кай арада юлдан язгандыр, төгәл әйтә алмыйм. Аерылыштык, балалар әниләре белән китте.

 

Өй тулы балалар, кайнар аш, гаиләдә яшәп күнеккән ир-атка бер көн эчендә япа-ялгыз калу зур стресс була, әлбәттә. Төшенкелеккә бирелеп, баш югалтып аракы эчкән көннәре дә булган Инсаф абыйның.

 

— Ләкин ничек кенә авыр булмасын, эшне ташламадым. Балалар белән гел аралашып тордым, — ди ул.

 

Люция дә Сарман кызы, Катышкаран авылыннан. Район ашханәсендә пешекче булып эшли. Яшьли кияүгә чыгып аерылган. Инсаф абый белән танышкан вакытта әниләре йортында Алсу исемле кызы белән яшәгән чагы булган.

 

— Инсафның авылдашы Илгизә апа белән бергә эшләгән вакыт иде. Ашарга кергән саен бу апа үтереп Инсафны мактый. “Салмыш икәненә карама син аның! Аерылгач кына шулай кыланып йөри башлады. Бер дигән ир булырлык кеше”, — ди. Инсафның да теле-телгә йокмый. Шуннан берничә тапкыр очраштык та, бергә торырга булдык, — дип искә ала Люция.

 

Алсуның 1 нче сыйныфта укыган чагы була. Баштарак әнисен чит абыйга бик көнләсә дә, тора-бара ияләшеп киткән, “әти” дип дәшкән.

 

— Без өйләнешкән елны ук каникулга Инсафның кызы Эльвира килде, — дип сөйли Люция. — Алсу белән яшьтәш алар. Җәй буе бездә торды. Август ахырында, кире әнисе янына китәр алдыннан муенга сарылды да елый, китмим-китмим, сездә калам, ди. Нишләтергә дә белмибез баланы. Ул елый, аңа карап без елыйбыз. Суд аша Эльвираны үзебезгә алдык. Анда: “Кем белән яшисең килә?” — дип сорадылар. Ә ул: “Әти белән”, — диде.

 

Бер гаилә булып тора башласак та, Эльвира миңа озак ияләште. 1-2 ел Люция апа дип йөртте. Ә хәзер шуның кадәр якын, бер “әни” дип әйтәсе урында икене кабатлый. Алсу белән гел бергә алар.

 

— Берничә айдан соң Лениногорскида училищеда укып йөргән җиреннән Эльвир кайтып керде, — дип сүзне Инсаф абый дәвам итә. — Әнисенә, укытучыларына берни әйтмичә чыгып киткән. Яшерен-батырын түгел, урам малаена әйләнеп беткән иде. Сезнең белән яшим, дигәч, хәтта куркып калдым. Ничек тәрбияләргә, рәткә салырга бу малайны дип уйлыйм. Бала-чага түгел бит, тавыш күтәреп тә, куркытып та булмый. Без аны эш белән җиңдек, хезмәт белән тәрбияләдек. Люциягә “әни” дип әйтә алмады, ләкин алар хәзер бик дус. Миңа сөйләмәгән серләрен аның белән уртаклаша. Безнең йорттан армиягә китте, монда әйләнеп кайтты. Хәзер Сарман аграр көллиятендә укыта. Аның өчен җан тыныч.

 

Ике баланың документларын менә генә җайлап бетердек дигәндә, тагын Лена яшәгән авылдан шалтыраталар: “Ник Зөһрәне дә алып китмәдегез?” — диләр. Җомга көн иде ул. Ялларның ничек узганын хәтерләмибез дә. Дүшәмбе иртән, машина яллап, кабат Лениногорскига киттек. Юлы да ерак бит әле аның. Зөһрәнең 11 яшьлек чагы, 4 нче сыйныфта укый иде. Туп-туры мәктәпкә килдек. Безне озатырга мәктәп директоры, участковый, авыл советындагылар җыелды, — дип сөйли әти-әни. Татар кызларына хас чем кара чәчле чибәр Зөһрәнең бу көннәрдә мәктәпне тәмамлап йөргән чагы.

 

Алда сөйләшенгән “зурлар темасы” балалар каршында барганга, миңа ничектер уңайсыз булып китте. Аларга авырдыр, дим Люциягә.

 

— Без беркемнән берни яшермибез. Ничек бар, шулай сөйләшәбез, — ди ир белән хатын. — Чыш-пышка урын юк. Балалар гаилә драмасын ишетеп үсәләр. Нишлисең, шулай килеп чыкты инде. Ак белән караны аерырга бала-чага зурлар сөйләшүеннән дә өйрәнергә тиеш.

 

Балалар дигәннән, Лена икенче иреннән тагын 3 бала — Рүзилә, Раил һәм Гөлназны таба. 3 ел элек социаль яклау оешмасында эшләүче бер ханым Инсаф абый янына килә дә, әлеге балаларның 6 ай инде приютта яшәгәнлекләрен сөйли, әгәр теләгегез булса, сезгә бирәчәкбез, ди.

 

— Башта бик каршы булдым, — дип сөйли Инсаф абый. — Тын да алмый мине тыңлап утырган өйдәгеләргә: “Нәрсә, хәзер бөтен республика баласын үземә тәрбиягә алыйммыни?! Әйттем — кабатлап тормыйм. Бүтән бу турыда сүз кузгатасы булмагыз”, — дидем. Ул сүзләрне, бәлки, мин үзем түгел, ә ир горурлыгы сөйләгәндер дип уйлыйм хәзер. Бертуганнар бит алар. Әни бер, аталар башка. Балалар бер-берсен беләләр. Алар бергә яшәгән. Аерылгач, сагынышкан да булганнардыр. Алсу белән Эльвирага 18 яшь, алар бөтен нәрсәне аңлыйлар. Икесе дә минем белән тәмам сөйләшмәс булдылар. Эльвирның армиядә чагы. Ул берни белми, аңа бу турыда әйтмәдек. Бер көн эчендә өйдәгеләр белән үзеннән үзе ике якка бүлендек. Бер якта мин, икенче якта балалар. Люция уртада. Икенче көнне төшке ашка дип кайтсам, минсез генә хәл итеп куйганнар. Балаларны приютта калдырмыйбыз, вәссәлам! Соңрак үзем дә йомшардым, әлбәттә, алып кайтыйк, дидем.

 

— Алты бала арасыннан иң йомшагы Рүзиләдер, мөгаен, — дип сөйли Люция белән Инсаф абый. — Безгә ияләшергә авыр булды аңа. Беренче көннән үк “әти-әни” дип йөртсә дә, үз әти-әнисен белә, хәтерли бит ул.

 

Үтә дә тыныч, тыйнак, оялчан Рүзилә 3 нче сыйныф укучысы. Гел “5” ле генә ала икән. Бик оста итеп рәсем төшерә.

 

Ә Раил 2 нче сыйныфта укый. Яратып мал карый, сәгатьләр буе тимер-томырда актарынып утырырга мөмкин икән.

 

— Раил — Эльвирның кечкенә чактагы копиясе, — дип сөйли әти кеше. — 1-2 ай аңа шулай дип дәштем хәтта. Берзаман үзе: “Син миңа гел шулай башка исем белән дәшәрсеңме, әти?” — дигәч кенә уңайсыз булып китте. Раил шук малай. Сыйныф җитәкчесе бик ярата үзен, тик ничек түзә торгандыр?! Ертылган мәктәп сумкалары, сазга баткан чалбарлар дисеңме! Исәбе юк!

 

Кечкенә Гөлназ турында Инсаф абый бертуктамый көннәр буе сөйли ала торгандыр, мөгаен. Кызчык үзе дә бик иркә, әтисеннән бер адым калмый. Килеп утырса, итәгеннән төшми, торып китсә, аягына сарыла.

 

— Төпчекләр шулай була торгандыр инде, — ди әтиләре. — Бик акыллы бала ул, белмәгән әйбере юк.

 

— Берничә ел эчендә тормышыбыз шулай үзгәрер дип башыбызга да килеп карамады, — ди ир белән хатын. — Чынлап та Сарман Санта-Барбарасы булды бу. Авылда төрле сүзләр йөрде. Нәрсә, акча кирәк булганга берьюлы 3 бала алып кайттыгызмы, диючеләр табылды. Игътибар итмәскә тырышсак та, андый сүз ишетү авыр.

 

Уртак балалары булмау сәбәпле, берничә ел элек Люция белән Инсаф абый приюттан ятим бала алып үстерү турында хыялланганнар.

 

— Берне алырга теләгән идек, Ходай безгә берьюлы алтыны бирде! — ди Инсаф абый. — Кайвакыт кичләрен өй тутырып шаярышып уйнаганда, әниләре дә балаларны сагына микән, дип уйлап куям. Ничек кенә булмасын, аңа ачу тотмыйм. Кызганам гына. Кеше буларак, хатын-кыз, ана буларак. Якты дөньяга 6 бала китергән әни бит ул. Балаларны беркайчан аңа каршы котыртмыйбыз.

 

Эльвира белән Алсуның үз тормышлары. Беренчесенең ире участковый, икенчесенеке Чаллыда янгын сүндерүче булып эшли икән.

 

— Бөтен балаларны үз йортыма җыйганыма хәзер сөенеп бетә алмыйм. Дөньяда алар булмаса, никадәр күңелсез икән, дим. Бүген матур яшәсәк тә, шундый очракның булуы бер дә күңелле хәл түгел. Ләкин бу тормыш, язмыш. Балаларныкы да, безнеке дә. Моңарчы зурлары өчен дә, кечерәкләр өчен дә кызарырга туры килмәде. Киләчәктә дә шулай булсын дибез, балаларыбызның бәхетле булуын телибез, — ди әти-әни.


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 27.05.2011
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»