поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.06.2011 Мәдәният

Бразилиялеләргә – футбол тубы, россиялеләргә – китап?..

«Бразилиялеләргә футбол тубы никадәрле якын булса, Толстой, Чехов иле өчен әдәбият шул дәрәҗәдә үз иде. Ә бүгенге буын язучыларын Европада белмиләр диярлек.

Китап базарында Россиянең тоткан урыны үзгәртеп кору чорындагы кибет киштәләрен хәтерләтә», – дип яза Испания журналисты Даниэль Утрила. Ел саен апрель аенда Лондонда үткәрелә торган халыкара китап ярминкәсендә Россия быел да кунак буларак кына катнашты. Анда инглиз теленә тәрҗемә ителгән 15-20 исемдәге китап урын алган. Алар арасында Борис Акунин, Людмила Улицкая, Владимир Сорокин, Виктор Пелевиннар бар. Шулай да җирле матбугат чаралары Россиягә зур игътибар биргәннәр, әлеге уңайдан шактый гына мәкаләләр дөнья күргән. Язучыларыбызның: «Без халыкара китап дөньясына чыга алмыйбыз, чөнки илдә тәрҗемә начар куелган», – диюенә, чит ил тәнкыйтьчеләре: «Яхшы әсәрләр булса, эш тәрҗемәдән генә калмас иде», – дип җавап бирәләр. Безгә дә республикабызда, үз даирәбездә, яхшы китап булса, укучысы табыла, дигән фикерне даими ишетергә туры килә. Әлеге сорауга төрле яктан килеп, төрлечә җавап бирергә була. Кем өчен нәрсә яхшы бит?!. Республикада менә 20 ел инде «Ел китабы» бәйгесе үткәрелә, бәяне китап укучылар бирә, нәтиҗәне исә китапханәләр ясый. 119 китап арасыннан Мөхәммәт Мәһдиевнең биштомлыгы беренче урынны алган булса, Зифа Кадыйрованең «Көтеп узган гомер» китабы икенче урынны яулаган. Узган җәйдә авылда әлеге китапны укырга чират хасил булуы чынбарлык. Кибеттә әлеге китапның бәясе 300 сум булуга карамастан, сатып алып кайтып бирүне сораучылар да табылды. Күрәсең, башка җирлекләрдә дә шундый ук хәл булгандыр, китап юкка гына икенче урынны алмаган бит инде. Мин әлеге авторга бәя биреп, аны классиклар белән чагыштырырга җыенмыйм. Иң мөһиме – ул кызыксындыру уяткан, кешеләрне китапка, китапханәгә тарткан. «Китапханәләргә кеше йөримени?» – дигән сорау бимазаласа, әллә нигә бер булса да, аның ишеген ачып керү хәерлерәктер. Без дә нәкъ шулай эшлик әле.

 

Нәрсә? Кайда? Кайчан?    

 

Балтач районының үзәк китапханәсендә быел кыш буе райондагы оешмалар, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын үткәреп, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашканнар. Банк хезмәткәрләре, газ оешмасында эшләүчеләр, эчке эшләр бүлеге һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, укытучылар – барлыгы 16 коллектив һәр атнаның пәнҗешәмбесендә китапханәнең уку залына җыйналган.

 

– Эшне район хакимияте аша мәҗбүри итеп куйгансыздыр инде? – дип сорыйм Балтач районының үзәк китапханә мөдире Резеда Зариповадан.

 

– Сүз дә юк, район җитәкчелеге белән килешенеп эшләнде, ләкин бернинди дә басым белән түгел. Һәр коллективка барып, аңлатып, сөйләшеп чыктым, каршылар булмады диярлек. Әлеге уеннар шул тикле кызыксыну уятыр дип көтмәгән дә идем. Карарга килгән тамашачылар да көне белән иллегә җитте. Иң яшь тамашачыбыз 2 нче сыйныф укучысы Ильяс Хәкимҗанов бер уенны да калдырмады, күп кенә сорауларга үзлегеннән җавабын да табып утырды. Менә шундый зирәк егетләребез үсеп килә. Быелгы уеннар тәмамланды, инде бүгеннән үк киләсе сезонда уйнарга теләк белдерүчеләр бар.

 

– Димәк, бүген халыкны тамаша белән генә җәлеп итеп була, дигән фикерне кире кагасыз.

 

– Чорлар белән һәрнәрсә үзгәреш кичергәндә, китап та, аның укучысы да гел бертөсле генә булып кала алмый. Әлеге үзгәрешләрне белеп, кешеләрнең ихтыяҗын тоеп һәм шул ук вакытта китапның дәрәҗәсен дә үз югарылыгында тота белеп эшләгән китапханәчегә ямансулап утырырга вакыт та калмый, аның яныннан кеше дә өзелми. Бүгенге китапханә – кешеләрнең аралашу, фикер алышу урыны. Китабы да, китапханәсе һәм китапханәчесе дә халыкка бик кирәк.

 

* * *

 

Үткән атнада Балтач үзәк китапханәсендә Зифа Кадыйрованың укучылар белән очрашуы булып үткән. Язучының иҗат итә башлавына әле өч кенә ел. Ул бүген дә төзелеш оешмаларының берсендә хезмәт куя. Яза башлавы да көтмәгәндә генә булган кебек. Мин нигәдер Гарри Поттер китабының авторы Джоан Роулингны уйлап куйдым. Аңа да китап язу фикере кинәттән генә, поездда барганда килә. Җиде кисәктән торган бу китап бүгенге көндә 64 телгә тәрҗемә ителеп 325 миллион данәдә басылып чыккан. Иң мөһиме – аны халыкка җиткерү буенча бернинди дә реклама акцияләре алып барылмаган. Беркемгә дә билгеле булмаган язучының әсәрләрен халык, кулдан-кулга, телдән-телгә йөртеп, үзе тараткан. Кем белә, безнең Зифа Кадыйрованы да ни көтәдер әле?!


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»