поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.06.2011 Җәмгыять

Паспортны яңарталар

Ил Хөкүмәте наркоманнарга эшкә урнашырга тыелган һөнәрләр исемлеген раслаган. Алга таба эш эзләүчеләрдән наркотик куллануга тест та сорый башларга мөмкиннәр. Түрәләр моңа әзер булырга киңәш итә.

Татарстанда яшәүчеләр дәррәү кубып чит илгә китмәкче, ахры. Федераль миграция хезмәтенең республикадагы идарәсендә чит ил паспорты ясатырга теләү­челәр саны күплегенә шаккатканнар. Кыйммәтрәк булса да, халык яңа паспортка өстенлек бирә икән. Тиздән исә эчке, ягъни га­дәти паспорт­ка да үзгәреш кертәчәкләр.

 

Алдагы ел белән чагыштырганда, республикада чит ил паспорты ясатырга те­ләү­челәр саны берничә тапкыр арткан. Ида­рәнең чит ил паспортлары ясау бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Садриев әйтүенчә, татарстанлылар күбрәк биометрик документка өстенлек бирә. “Заманча паспортны хәтта бер яшьлек сабыйларга да ясаталар. Ел башыннан бирле 50 меңнән артык биометрик документ тапшырдык”, – ди­гән ул. Мәгълүм булганча, яңа чит ил паспорты ясату 2 мең 500 сум тора. Аны гариза тапшырганнан соң, бер ай эчендә әзерләп бирәләр.

 

Тиздән исә ил гражданины паспортын да яңартачаклар. Премьер-министр Владимир Путин карары ниге­зендә, доку­ментның өченче битендә паспорт иясе турында өстәмә мәгълүмат пәйда булачак. Хә­зер фамилия күрсәтелгән урын­да буш юллар бар. Өстәмә мәгълүматны әнә шунда урнаштырачаклар. “Машина укый алырлык мәгълүмат”ның урыны алдан ук уйланылган иде, дигәннәр илнең федераль миграция хезмәтендә. Анда ке­шенең исем-фамилиясе, туган елы, паспорт мәгъ­лү­матлары булачак. Бу – төрле ве­домст­воларның эшен тизләтү өчен эшләнә, дип аңлаткан белгеч­ләр. Яңа паспорт га­мәлгә кергәч, кеше турында кирәкле мәгъ­лүматны белү өчен паспорт­ның өченче би­тенә махсус җай­ланма куеп карау да җитәчәк. Мондый төр документны быелның 1 ию­леннән үк бирә башларлар, дип көтелә. Хәзерге паспортлар да гамәлдә булу вакыты чыкканчы кулланышта калачак.



Ватаным Татарстан
№ 99 | 01.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»