поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.04.2024 Мәдәният

Кариев театры беренче тапкыр гастрольләр белән Ханты-Мансийскида булып кайтты

2024 елның 16-18 апрелендә беренче тапкыр Ханты-Мансийскида Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре узды. Гастрольләр «Большие гастроли» программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә РОСКОНЦЕРТ ФДБУК тарафыннан оештырылды.

Кариев театры «Обск-угор халыклары театры» сәхнәсендә өч спектакль – «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кәҗүл читек» (режиссеры Ренат Әюпов) һәм «Алтын битлек» илкүләм театр премиясенең лонг-листына кергән «Гөлчәчәк» спектаклен (режиссеры Булат Гатауллин) күрсәтте.

«Ләйлә вә Мәҗнүн» һәм «Кәҗүл читек» спектакльләре «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына куелды.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова гастрольдән алган тәэсирләре белән бүлеште.

«Спектакльләребез Ханты-Мансийск тамашачысында зур кызыксыну тудырды. Татар җәмәгатьчелегенә бик рәхмәтлебез – алар шушы өч көн дәвамында безнең белән булды, бер бер гаилә, дигән хис туды, ә моны тою бик кадерле. Якын арада коллегаларны үзебездә дә кабул итәрбез дип өметләнәбез. Аларның гастрольләре татар тамашачысының дөньяны күзаллавын киңәйтәчәк һәм төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытачак», – диде ул.

Кариев театрының Ханты-Мансийск сәхнәсендә узган өч көнлек гастрольләрен җирле тамашачы яратып кабул итте. «Солнце» театры директоры Евгений Захаров Кариев театрына рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде, дип яза "Татар-Информ" МА.

«Ханты-Мансийск халкы төрледән-төрле чаралар белән иркәләнеп беткән, әмма Кариев театры спектакльләренә яратып йөрделәр, тамашачы көннән-көн күбрәк килде. Кариев театрының энергетикасы Ханты-Мансийскины тутырды. Залда урыннар калмады диярлек, билетлар сатылып беткән иде», – диде ул.


---
Кариев театры
№ --- | 23.04.2024
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»